Берлек Күплек

I з. бара иде-м бара иде-к

II з. бара иде-ң бара иде-гез

III з. бара иде бара-лар иде, (бара иде-ләр)

Мисаллардан күренгәнчә, бу очракта иде ярдәмче фигыле төрләнә, бары тик III зат күплектә генә зат-сан кушымчасы төп фигыльгә дә ялганып килергә мөмкин: киләләр иде, килә иделәр.

Сөйләм телендә, күбрәк гади сөйләмдә, зат-сан белән төрләнгәндә, төп фигыльгә -дыр,-дер кушымчасы ялгана һәм иде фигыле төп фигыль белән кушылып әйтелә: барадырыем-барадырыйм (бара идем), киләдерием-киләдерим (килә идем) һ.б. Сирәгрәк әдәби телдә дә төп фигыльгә -дыр/-дер кушымчасы ялганып килергә мөмкин. Яшь чагында мин дә шулай җырлыйдыр идем бит (Ш.Камал).

Семантикасына килгәндә, бу заманның шулай ук төп (парадигматик) һәм контексттагы (синтагматик һәм күчерелмә) мәгънәләре аерылып карала.

П а р а д и г м а т и к мәгънәләр:

а) тәмамланган үткән заман сөйләү моментыннан а л д а булган,

ү т к ә н н е ң б и л г е л е б е р м о м е н т ы н д а процесс рәвешендә башкарылган эш-хәлләрне белдерә:

Кара Чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә кулубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. (М.Мәһдиев). Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан гына әрәмәгә чыгып китә идек тә, яшел аланда рәхәтләнеп әүмәкләшә идек. (Г.Мөхәммәтшин). Монда эштән туктаган арада еш кына шашка уйнап маташалар иде, әмма картка каршы уйнаучы юк иде (Ш.Камал);

ә) заманның бу мәгънәсендә контекстта үткәннең билгеле моментына ишарәләүче сүзләр булып вакыт рәвешләре, яки –ды, -ган, -ганда формалы фигыльләр килә:

Музыка һаман тын гынв уйный, балкон ишегенең ак пәрдәләре һаман тирбәлә иде (Г.Әпсәләмов). Ул килгәндәсоңгы сүзен сөйли иде Фәйрүзә... (М.Җәлил). Йөгерә-йөгерә озатырга килдең, Җилдә йөгерә иде үзәннәр... (М. Әгъләм). Туңгак алып капка янындагы каравыл өендә йоклап ята иде, аны шундук уяттылар (Н.Фәттах).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр:

а) ч и к с е з фигыльләрдә бу заман формасы эшнең д ә в а м л ы булуын белдерә:

Җиһанша бабай сокланып үстергән улларын уйлый иде дә: - Мин сәвиткә ике арыслан бирдем! - дип, күңел эченнән тирән бер хак белән мактана, шуның белән авыр тормыш астында иелгән башы бераз күтәрелгән кебек булып куя иде... (Г.Ибраһимов). Фәхрине яраталар иде. Үз итеп, авыр йөккә төптән җигелеп өстерәүче итеп яраталар иде... (Г.Ибраһимов). Әйе, мин Сафиуллинга борылып карадым. Зәңгәргә буялган биек коймалы, имән баганалы, урыс капкалы өйдә яши иде ул (Т.Миңнуллин).

Контекстта бу заман формасы кабатланып килгәндә иде ярдәмче фигыле гадәттә аларның соңгысына гына ялгана:

Һәм Рәхилә Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде (Ә.Еники). Җиһанша уллары дигәндә, тирә-як кызларының дәртле йөрәкләре яна, башлары әйләнә иде (Г.Ибраһимов).

ә) ч и к л е фигыльләрдә үткәндәге к а б а т л а н г а н, г а д ә т и эш-хәлләр белдерелә:

Сары коңгырт төлке якалы пальтосына борынын яшереп, бер кочак дәфтәр күтәреп, иртән училищега йөгереп килә иде (М.Мәһдиев). Син минем исемне сүз саен кабатлый идең, синең исемең дөньяда иң матур исем, дип әйтә идең (Т.Миңнуллин);

б) үткәндәге эшне с у б ъ е к т к а х а с б и л г е итеп белдерә:

Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга яраталар иде (Ф.Яруллин). Сафиуллин институтка укырга китте. Минем дә теләк зур иде, ләкин әни аркасында калдым. Чирли иде ул, җиде-сигез ел инде туктаусыз чирли иде (Т.Миңнуллин).

К ү ч е р е л м ә мәгънәләр: аерым очракларда тәмамланмаган үткән заман сөйләү моменты белән туры килгән эш-хәлне белдерә, ягъни х ә з е р г е з а м а н мәгънәсендә кулланыла:

Апайның өсте-башы матур, йөзендә шатлык уйный. Ул хәзер берәүдән дә битен яшермичә, мактаганга кинәнеп, бөтенесенә елмаеп тора иде (Г.Бәширов). Учак сүнеп бара, вагонның ишеге яртылаш ачык, ишек янындагы абзыйның башы тирәсендә тәмәке уты җемелди иде (М.Мәһдиев). Сине көтеп тора идем әле (сөйләм теле). Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде (Ә.Еники).

§ 79. Күптән үткән заман хикәя фигыль.Күптән үткән заман хикәя фигыль –ган кушымчалы – нәтиҗәле үткән заман һәм иде ярдәмче фигыле катнашында ясала: барган иде, килгән иде, кайткан иде, киткән иде; II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә: