Берлек Күплек

I-з. барган иде-м барган иде-к

II-з. барган иде-ң барган иде-гез

III-з. барган иде барган-нар иде (яки барган иде-ләр)

П а р а д и г м а т и к мәгънәләр:

а) күптән үткән заман үткәннең б и л г е л е б е р м о м е н т ы н д а булган, т ө г ә л л ә н г ә н, сөйләү моменты белән бәйләнешле (контактлы) эш-хәлләрне белдерә:

Акка вак-вак кына кызыл бөрчекләр төшкән күлмәген киеп.. үзенең иптәш кызы Халидә янына барган иде Тәзкирә. Халидә дә бик киенгән иде ул көнне (Ф.Хөсни). Тамаша карарга бу аланга байтак кеше җыелган иде (А.Гыйләҗев). Шул тынлыкта басып торуы рәхәт, чамасыз рәхәт иде. Менә теге елны торналар шушы тирәгә төшкән иде. Менә бу тирәдә генә без борчак төяп йөргән идек (М.Мәһдиев);

ә) үткәндәге и к е н ч е б е р эштән а л д а булган эш-хәлләрне белдерә. Заманның бу мәгънәсе аның атамасында да чагылыш тапкан: “күптән үткән заман”. Бу заман белән мөнәсәбәтле контексттагы икенче үткән заман күбрәк –ганда, -ды, -ган формаларында килә:

Нәсимә эшкә бару өчен урамга чыкканда, буран басылган иде инде (К.Нәҗми). Аның йөрәге әнисен кызганудан сызлана башлады... Ләкин ул күптән түгел генә нинди ашкыну, дулкынлану белән үзләренең станциясенә якынлашкан иде, ничек үтенеп командирыннан бер генә сәгатькә булса да авылга җибәрүен сораган иде (Ә.Еники). Промыселларда эшләр әле кызыпкитмәгән, шулай да гомумән җыену хәрәкәте башланган иде (Ш.Камал);

б) сөйләмдә -ган иде формасы күбрәк үзе мөнәсәбәткә кергән фигыльдән с о ң килә (югарыдагы мисалларны карагыз). А л д а н килгән очракта ул күбрәк икенче бер эшне дәлилли яки башка мәгънәләр белдерә, сөйләм тәмамланган төсмер ала:

Хәсәнгали бабай урынына барып ятарга теләгән иде, нидер ишетеп туктап калды (Т.Миңнуллин). Тактика дөрес сайланган иде. Инспекторның яңак сөяге бер калкып, бер батып алды(Ф.Яруллин).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр: Д.Г.Тумашева бу заман формасының синтагматик мәгънәләренә түбәндәгеләрне кертә [Тумашева, 1986: 47-50]:

а) үткәндә булган әмма сөйләү моментына караган эш хәлләрне белдерә: Сезне студентлар сорап кергән иде, концультациягә дип .... (сөйләм теле);

б) сөйләү моменты белән бәйле үткәндәге эшне беркадәр эмоциональ төсмердә белдерә: Хәлегезне белергә дип килгән идек (сөйлщм теле).

-ган иде формасының шарт фигыльле җөмләдә булуы м ө м к и н эш-хәлне белдерүе к ү ч е р е л м ә мәгънәгә кертелә. Бу очракта ул шартлы теләк мәгънәсен белдерә: Лейтенант килеп кермәсә аларның тормышы куркыныч астында калган иде (Р.Ишморат).

§ 80. Кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль.Кабатлаулы үткән заман –а торган иде формасында килә, ул –а торган формалы хәзерге заман сыйфат фигыльгә нигезләнә, иде ярдәмче фигыле белән ясала: бара торган иде, килә торган иде, укый торган иде, сөйли торганиде. Төрләнеше: