Берлек Күплек

I з. бар-ма-м бар-ма-быз

II з. бар-мас-сың бар-мас-сыз

III з. бар-мас бар-мас-лар

-мас/-мәс кушымчасы этимологик яктан ике кисәктән тора:-ма-с; -мә-с; Биредә с – з ның саңгыраулашуы һәм тарихи р-з тәңгәллеге чагылыш таба.

–ыр/-ер кушымчалы заман сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләрне белдерә. Киләчәктә булачак эшне

б и л г е с е з л е к төсмере белән белдерүе –ачак/-әчәк кушымчалы катгый киләчәк заманга капма-каршы куйганда ачыграк күренә: Мин анда барырмын – Мин анда барачакмын.

П а р а д и г м а т и к (төп) мәгънәдә, шул рәвешле, бу заман киләчәктә булачак эш-хәлләрне белдерә, һәм ул үзендә катгыйлык төсмере булмау белән характерлана: заман белдергән мәгънә б и л г е л е дә, б и л г е с е з дә булырга мөмкин:

Мин китәрмен дә кайтырмын да Төрле чак булыр. (Г.Ибраһимов)

Җырлый-җырлый үләрменмин үлгәндә дә, Дәшми калмам газраилне күргәндә дә ... (Г.Тукай). Сабаныңны да ташып бирербез, бер дә борчылма (И.Гази). Очрашырга кил син, яшьлегем... Бер карауда сине табармынмин, Бер карауда сине танырмын... Ә син мине таба алмассыңдыр, Юк, син мине таный алмассың: Тик аз гына синең төсле чалны Үзең итеп саный алмассың (Х.Туфан).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр:

а) бу заман формасы киләчәктә булачак эшне фараз кылу рәвешендә, билгесезлек төсмере белән белдерә:

Энекәш, онытма бу сүземне: мин дә мәңгелек персидәтел түгел, бер көнне эшемнән китәрмен.... Кем белә, бәлки укып кеше булырсың да син минем урынга утырырсың(Р.Сибат). Аннары тагын шул хәтерендә: әтисе мәрхүм Хәлимне шәһәргә алма сатарга җибәрү турында бик тәмләп сөйли торган иде. Имештер кәләпүшен кырын салып, алма ящиклары өстенә утырырда шәһәр базарына алма сатырга чыгып китәр. Ә карт белән карчык сөенечләреннән авызларын җыя алмыйча, аның артыннан карап калырлар(И.Гази). Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк – Шундый чагы әле җанымның (Зөлфәт);

б) тарихи рәвештә - ыр (-мас) кушымчалы заман хәзерге заман мәгънәсен белдергән. Күпчелек төрки телләрдә ул хәзер дә х ә з е р г е- к и л ә ч ә к заман дип йөртелә. Татар телендә заманның бу мәгънә төсмере нигездә стиль чарасы буларак кулланыла:

Әйе, болай үзе һич ялындырмас, шул ук вакытта үзенең базарын да тота белер. Әйтмичә һич уртага чыгып утырмас. Бер әйттеләрме, икенче әйткәнне көтмәс, чыгар тыз-быз гына басып (Ф.Хөсни). Мәгъсумә апа акыл иясе бит ул, сабыр, ипле кеше, ул әйтә икән, дөресен сөйләр, хагын әйтер! (Р.Сибат). Өч наданга алмашынмасбер язу белгән кеше, Мәгърифәт эстәр, иренмәс, һич кеше булган кеше (Г.Тукай).

К ү ч е р е л м ә мәгънәдә билгесез киләчәк заман эшкә кушу, боеру мәгънәсен белдерә:

Мин китеп торган араларда совет башында син калырсың. Ризамы? Көндәлек эшендә Кызыл гвардия отрядына таянырсың (И.Гази). Мәсьәләне сезнең карамакка куябыз. Якын арада карап, хәл кылып куярсыз(Ф.Хөсни).

§ 82. Катгый киләчәк заман хикәя фигыль.Катгый киләчәк заман фигыль нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала. Тартыкка тәмамланган нигезгә –ачак/-әчәк кушымчасы, сузыкка тәмамланган нигезгә -ячак/-ячәк кушымчалары ялгана: бар-ачак, кил-әчәк, укы-ячак, йөре-ячәкһ.б.

Аерым очракларда, бигрәк тә сөйләм телендә, бу кушымчаларны бутау күренеше бар. Әйтик, булыячак, әйтәячәк рәвешендә. Мондый хата ясамас өчен, фигыльнең нигезен дөрес билгеләү мөһим: бул-ачак, әйт-әчәк,сөйлә-ячәкһ.б.

Катгый киләчәк заман шулай ук тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә: