Берлек Күплек

I з. барачак-мын барачак-быз

II з. барачак-сың барачак-сыз

III з. бара-чак барачак-лар

Заманның юклык формасы –ма/-мә кушымчасы белән белдерелә, әмма еш кына ул исемнәрдәгечә түгел кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин: бармаячак ~барачак түгел.

Юк, булмас бу, кичәге мәхәббәтемне мин бүген аяк астына салып таптатмаячакмын... Ләкин барыбер мин Хафазаның бу эшен каберемдә дә онытачак түгелмен (Ә.Еники).

Киләчәк заманның бу формасы киләчәктә, ягъни сөйләү моментыннан соң булачак эшне к а т г ы й л ы к төсмере белән белдерә:

Теләкләрем минем сезнең чорда, Сезнең кырда чәчәк атачак, Җансыз гәүдәм шушы теләкләргә Азык булып җирдә ятачак... (Һ.Такташ). Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр, хәзер җыр башланачак (М.Мәһдиев).

- Син мине көтәрсеңме, Зәрия?

- Ә син кая китәргә җыенасың?

- Киләсе көзгә армиягә алачаклар бит, дим.

- Ә-ә-ә... Сиңа, унсигез яшь кайчан тулачаксоң? – ди ул, әллә ничек хәвефләнгәндәй итеп, гүя унсигез тулгач, миңа мөгез чыгачак (Р.Сибат).

-ачак кушымчалы заман татар теленә соңрак, язма тел аша кергән форма булып санала, шуңа күрә аның контексттагы өстәмә (синтагматик) һәм күчерелмә мәгънәләре телдә киң таралмаган. Әмма аерым язучылар телендә аның стилистик яктан үткәндәге эшләрне җанландырып күрсәтү рәвешендә к ү ч е р е л м ә мәгънәдә кулланылуы очрый:

Мин көлдем... Мин әле “язмыш ханымны белмим, - нәкъ егерме елдан соң җәйнең бер көнендә тугыз яшьлек улым велосипедка утырып, шәһәр урамына чыгып китәчәк. Моны кич белән генә мин эштән кайткач, иптәш малайлары әйтәчәк. Малайның югалуына сигез сәгать дигәндә, мин калтыранган кулым белән телефонга тотынып, милициягә, ашыгыч ярдәм станциясенә, моргларга чылтыратачак.... шул көнне минем чәчләрем агарачак... (М.Мәһдиев).

§ 83. Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль.Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль –ачак кушымчасы һәм иде ярдәмче фигыле белән ясала: барачак иде, саклаячак иде, күрәчәк иде, сөйләшәчәк иде; кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә: