I з. барган-ым бар барган-ыбыз бар
II з. барган-ың бар барган-ыгыз бар
III з. барган-ы бар барган-нары бар
Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Г.Тукай) . ....иң авыр минутларда әллә ничек пошаманга бирелеп: “Минем көрәшәсем килми!” – дип кычкырырга омтылганым бар (Р.Сибат). Безнең әле анда булганыбыз юк. (сөйләм теле).
Бу форма тартым кушымчаларыннан башка да кулланыла, эшнең кайсы затка караганлыгы бу очракта контексттан аңлашыла: Бәхет белән очрашканбар йөзгә-йөз, Үлем белән карашкан бар күзгә-күз ... (М.Кәрим)
Шигъри әсәрләрдә -ган бар (юк) әйләнмәсе инверсияләнеп тә килергә мөмкин:
Учакта калган күмергә бармы өргәнегез, Ерактагы янган утны эзләп йөргәнегез? (М.Әгъләм).