§ 85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.Боерык фигыльнең махсус грамматик күрсәткече юк, ул нуль формада килә, һәм тышкы яктан фигыль нигезе белән охшаш була: (син) бар, эшлә, укы, яз..
Боерык фигыль II һәм III зат формаларында, берлектә һәм күплектә кулланыла, боеру наклонениесенең үзәген II зат берлек сан формасы тәшкил итә.