Берлек Күплек

I з. - -

II з. (син) бар, кил! (сез) бар-ыгыз, кил-егез

III з. (ул) бар-сын, кил-сен (алар) бар-сыннар, кил-сеннәр

I затның булмавы семантик яктан сөйләүченең үз-үзенә боера, эш куша алмавы белән аңлатыла. Мәктәп гармматикаларында I зат боерык фигыль урынына китерелгән барыйм, барыйкформалары асылда теләк наклонениесенә карый. Грамматик формалары буенча да алар боерык фигыльдән аерыла – аларның наклонение күрсәткече –ый, -и кушымчасы: бар-ый-м, кил-и-м.

Боерык фигыль кыек наклонениеләргә керә, ул, э ш к ә к у ш у, б о е р у, ү т е н ү кебек модаль мәгънәләрне белдерә. Боерык фигыль белдергән эш-хәл асылда киләчәккә карый. Семантик яктан боерык фигыльнең мәгънә төсмерләре гаять киң. Ул к а т г ы й б о е р у д а н башлап, й о м ш а к с о р а у, ү т е н ү г ә кадәрге булган арадагы күп төрле мәгънәләрне белдерә, һәм бу мәгънәләр барысы да боерык фигыльнең төп, ягъни парадигматик мәгънәсе булып санала.

Боерык фигыльле җөмләдә эшкә кушу сөйләүче (адресант) тарафыннан икенче бер адресатка юнәлтелә, һәм күпчелек очракта эшкә кушу, боеруның төсмерләре эш кушучы белән эшне үтәүче арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле була.

П а р а д и г м а т и к мәгънәләр:

а) эшкә кушу к а т г ы й б о е р у рәвешендә белдерелә: Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: - Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр (Г.Тукай). Хөррияткә тел тидерәсе булма! (Ф.Хөсни);

ә) боеру к о м а н д а рәвешендә башкарыла: ... Ияреннән егылып калган Албуга, алар шулай шаулашканда, яңадан ияренә менеп утырды. – Туктагыз!- дип кычкырды ул үзенең егетләренә... – Таралыгыз! Җибәрегезаны! - диде Албуга боерып (Н.Фәттах);

б) боеру э ш к у ш у, й о м ы ш т а п ш ы р у мәгънәсен белдерә: Кунаклар чакырырга кирәк. Кияүләргә, Матвей Яковличларга алдан әйтеп куегыз. Үзеңнең дус-ишләреңә киленнең дусларына әйт (Г.Әпсәләмов). Сәлам тапшыр бөдрә болытларга, Ерганакта көймә агызучы Малайларга – ерак оныкларга (Зөлфәт). - Ә хәзер ....әйдә, әзерлән. Плакчиха урманына буралык агач кисәргә барабыз (Р.Сибат).

Боерык фигыль югарыдагыча катгый боеру, приказ бирү, эшкә кушу мәгънәсендә булганда, эш кушучы адресант гадәттә адресаттан б ә й с е з, өстен хәлдә була. Эш кушучы (сөйләүче) эш башкаручы адресат белән т и г е з дәрәҗәдә булганда, боеру, йомшаграк, яг

ъни нейтраль төсмер ала:

а) боеру к и ң ә ш мәгънәсен белдерә: Тынма,эшлә, и сабый, бел,тәңредән эшләргә көн... (Г.Тукай). Килсә кулдан шат кыйл һәр җанны, кем ханлык будыр (Дәрдемәнд). - -Үзеңне изүеңнән тотып күтәрергә маташма, башкалар сине күтәрсеннәр (Р.Сибат). Исең китмәсен искән җилләргә! (Р.Фәйзуллин).

ә) эшкә ю л к у ю, р ө х с ә т итүне белдерә: Мин дә Зәриянең безнең комбайнда эшләвен бик тә телим. Шул турыда уемны Хәлил абыйга ачып салам. Ул ризалаша: - Килсен әйдә! Йөрсеншунда! Монда эш җиңел түгел, ну, күңеле тартыла икән, эшләсен... (Р.Сибат)

Боерык фигыль еш кына й о м ш а к б о е р у, с о р а у, ү т е н ү мәгънә төсмерләрен ала. Мондый очракта боерык фигыль үзе генә дә кулланыла (а), әмма ул ешрак –чы/-че кушымчасы белән яки әле, инде кебек кисәкчәләр белән килә (б):

а) Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын ... (Г.Тукай). Әйдә утыр көймәгә, Карама су тирәнгә... (Н.Арсланов). Юк китмә, кирәкми... Мин сине Аралап алырмын кышлардан (Зөлфәт).

ә) Кил әле Иделнең җиләс җиле, Юлларга чәчәкләр сип әле (Х.Туфан). Якуб чокырын каплап, чынаягын этәреп куйды. – Бир, тагын берне ясыйк. Бигрәк аз эчтең, бир инде (И.Гази). Чыкчы, и фикерем кояшы! Китсенөстеңнән болыт. Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың белән җылыт! (Г.Тукай).

§ 86. Боерык фигыльнең функциональ-семантик кыры.Боерык фигыль үзенең төп, категориаль мәгънәсеннән тыш, контекстта өстәмә мәгънәләрдә дә кулланыла, шулай ук боеру, чакыру, үтенү кебек мәгънәләр башка фигыльләр ярдәмендә дә белдерелә ала.

I. Боерык фигыльнең к ү ч е р е л м ә мәгънәләре:

а) II зат берлектә һәм күплектә боерык фигыль еш кына т е л ә к мәгънәсен белдерә: Сау бул инде, мәңге күреп туймас, Мәңге йөреп туймас болыным ! (С.Хәким). Ярый, исән-сау яшәгез, бәхетле булыгыз (Сөйләм теле). Һәммәгез дә минем Теләктән уңыгыз, Бәхетле булыгыз! Бәхетле булыгыз! (Р.Миңнуллин);

ә) II зат боерык фигыль иде ярдәмче фигыле белән килеп, беркадәр үкенеч катыш к ө ч л е т е л ә к н е белдерә: Нократ өстеннән пароход үтеп бара... Мин хыялланам: “Менә утыр идең дә шушы аккоштай ак пароходка, чит-ят җирләрне күреп, бер сәяхәт кылып кайт идең (Р.Сибат);

б) III зат формасында шулай ук т е л ә к мәгънәсе белдерелә: Әйе, гел менә шулай булсын; каршыда әле генә судан алсуланып чыккан шушы матур кыз басып торсын, өстә иртәнге кояш балкысын, күк шулай зәңгәр, әйләнә тирә шулай иркен булсын! (Ф.Хөсни). Калсын юллар туймас моңнар булып, Калсын алсу таңнар сызылып (Зөлфәт). Иртәгә көн матур булсынһәм бик аяз, Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз, Шаян энем курчакларга тимәсен лә... Бигрәк монсын ләүхелмәхфүзгә яз! (Г.Тукай);

в) теләк мәгънәсендә шул ук форма иде ярдәмче фигыле белән дә килә: килсен иде, сөйләсен иде; юклыкта: сөйләмәсен иде, күрмәсен иде һ.б.

Юк, купмасын иде тагын сугыш... Кыңгыраулар нигә кагарга! (С.Хәким).

г) II зат боерык фигыль контекстка бәйле рәвештә беркадәр канәгатьсезлек төсмере белән т и е ш л е к, к и р ә к л е к модаль мәгънәсен белдерә: Бер очып әйләнер шулай, ике очып әйләнер, өченчесендә яшь тырнаклары арасына кыстырып, алыр да китәр. Аннары бар, күккә карап йөринде син. Сора, кияү булган кешенең күңелен күр, бергә оешыйк, карт ояны ташламыйк, диген (Ф.Хөсни).

д) III зат боерык фигыль к и р е ш а р т мәгънәсен белдерә:

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсеняшен, Төн буена нинди каты җил исмәсен – Ни булса да, бары да бер аның өчен – Уянмый ул, селкетми дә борын очын (Г.Тукай).

II. Б о е р у, ч а к ы р у, э ш к ә к у ш у мәгънәсендә контекстта башка фигыль формалары килә:

а) йомшак боеру мәгънәсен хикәя фигыль заманнары белдерә: зачетка әзерләнеп киләсез(килерсез), әйдәгез, киттекһ.б.

Ул килеп җитте,минем онытылгандай һаман карап торуымнан, ахрысы, уңайсызланыбрак: Киттекме?” – диде (Ә.Еники);

ә) шулай ук йомшак боеру мәгънәсендә -ыр иде формасы кулланыла: Авылга кайтып, туган-тумачаның хәлен белеп, аларны шатландырып килер идең бер (Сөйләм теле);

б) инфинитив формасы команда рәвешендәге боеруны белдерә: кузгалырга, атуны туктатырга, тупланырга һ.б.

Албуга меңбашы Кәлтәгә борылып карады. – Ату уенын туктатырга! Тупланырга, боерык булганны көтеп торырга, - диде (Н.Фәттах);

в) –са/-сә кушымчалы шарт фигыль кисәкчәләр белән килеп, шулай ук боеруның төрле төсмерләрен белдерә ала: Мәсьәләне сезнең карамакка куябыз. Якын арада хәл итеп куйсагыз икән (Ф.Хөсни). - Әй ташласагыз ла! – Миңнулла тагын урыныннан сикереп торды. – Аюны әле тотканыгыз юк, ә инде тиресен бүлә дә башладыгыз (И.Гази).