Берлек Күплек

I з. бар-с-ам, кил-сә-м бар-са-к, кил-сә-к

II з. бар-са-ң, кил-сә-ң бар-са-гыз, кил-сә-гез

III з. бар-са, кил-сә бар-са-лар, кил-сә-ләр

Шарт фигыль заман белдерми, башка кыек наклонениеләрдәге кебек үк, ул белдергән эш гадәттә киләчәккә юнәлтелгән була. Әмма шарт фигыль сөйләмдә -ган булса, -а торган булса, -р/-мас булса, -асы булса кебек тасвирлама формаларда да кулланыла. Мондый очракларда шарт фигыль контекстка бәйле рәвештә өстәмә заман мәгънәләрен һәм төрле модаль мәгънә төсмерләрен дә белдерә ала. Җөмлә эчендә шарт фигыль һәрвакыт икенче бер фигыльгә бәйле рәвештә кулланыла, һәм бу очракта бу фигыльләр арасында ш а р т –н ә т и җ ә мөнәсәбәте барлыкка килә:

Һавалар тын торганда, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә чыгып тыңласаң, авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни).

Семантикасы буенча шарт фигыль, икенче бер э ш н е ң ү т ә л ү е

ө ч е н к и р ә к л е ш а р т мәгънәсен белдерә, һәм контекстта шарт фигыльнең кулланылышы, аның мәгънә төсмерләре төп фигыльнең нинди грамматик формада килүенә дә бәйле була. Соңгы вакытта чыккан грамматик хезмәтләрдә шарт фигыльнең өч төрле мәгънәсе аерып тикшерелә башлады. Алар: р е а л ь шарт, ф а р а з ы й шарт һәм и р р е а л ь шарт мәгънәләре.

Р е а л ь шарт билгеле бер шартлар булганда эшнең үтәләчәген, үтәлү мөмкинлеге реаль булуны белдерә. Бу очракта нәтиҗәне белдергән төп фигыль күбрәк к и л ә ч ә к к ә, яки киңәйтелгән х ә з е р г е заманга карый. Бу очракта шарт фигыльнең түбәндәге мәгънә төсмерләре барлыкка килә:

а) төп фигыль –ачак/-әчәк, -ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман хикәя фигыль формасында килсә, төп фигыль белдергән эшнең үтәлүе реаль, ышанычлы:

Әгәр без Котельниковлар башлангычын бөтен заводка җәелдерсәк, аны бөтен коллектив күтәреп алса, без яңа эшчеләр алмыйча да... планны тутыра алачакбыз (Г.Әпсәләмов). Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман (Г.Тукай). Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен... (М.Җәлил).

ә) төп фигыль б о е р ы к фигыль формасында булса, шарт фигыль шулай ук реаль шартны белдерә: Авырлык төшсә түз, сер бирми-нитми; Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми (Г.Тукай). Каршы искән җил капланса тынга, Нык бул: син генә, тик син җанымда (Зөлфәт);

б) төп фигыль х ә з е р г е заман формасы белән бирелгәндә, шарт фигыль гадәти, кабатланган реаль эш-хәлләргә күрсәтә: Агач яфраклары коелып бетмәсә, ел авыр килә (М.Мәһдиев). Валентин бик кыстаса, кайсы көннәрне Фәрхетдин дә физзарядкага чыккан була (Ш.Бикчурин). Ә инде бетон подвалдагы су җылына башласа, аны астагы торба аша Таулар елгасына агызалар... (Р.Сибат). Менә шундый алтын көздә урманнарга килеп керсәң, төз наратлар тагын да төз күренә, мәңге яшел пирамидаль чыршылар тагы да яшелрәк сыман.... (Р.Сибат);

в) төп фигыль ү т к ә н заманда килгәндә дә төп эшнең үтәлүе реаль төсмер алырга мөмкин:

....телен тешләп бер эшкә тотынса – аңа эш чыдамады (М.Мәһдиев).

г) –ган булса формасында эшнең үтәлүе өчен кирәк булган шарт үткәнгә карый, әмма төп эш гадәттә шулай ук киләчәккә юнәлтелгән була: килгән булса, керсен, хәзерләнгән булсаң, имтиханны яхшы бирерсең (сөйләм теле).

Ф а р а з ы й шарт –са, -ган булса; –асы булса формалары белән белдерелә һәм төп фигыль гадәттә ү т к ә н г ә карый: –ыр иде, -ачак иде формаларында була.

Әткәй фатихасын бирсә, җиреннән, малыннан әзерәк өлеш чыгарса, мин туган илгә кайтып, үземә бер оя корыр идем (Г.Ибраһимов). Фаразый шарт булган җөмләдә, шул рәвешле, билгеле бер шартларда киләчәктә булуы мөмкин булган эш турында фараз ителә.

И р р е а л ьшарт контекстта –са, са иде, -ган булса формалары белән белдерелә. Төп фигыль гадәттә ү т к ә н з а м а н формаларында килә: -ачак иде, -а иде, -ыр (-мас) иде, -ган иде, -ган булыр иде һ.б. Бу очракта билгеле бер шартлар булмау аркасында үтәлми калган, инде үтәлүе мөмкин булмаган эш-хәлләр белдерелә:

Чакыручы булган булса, мин дә барган булыр идем (Ф.Хөсни). И, хәтәр дә көлде инде Зәрия. Билләһи менә, әгәр яңгыр явып китмәсә, җиргә ятып, чирәмгә аунап көләчәк иде (Р.Сибат). Аның китапта чыгасын белсәм, мин моны гына сөйләгән булыр идем мени? (М.Мәһдиев).

К и р е ш а р т фигыль –са да, -ган булса да формасында да/дә кисәкчәләре белән килә: килсә дә, күргән булса да, чакырса да һ.б. Кире шарт фигыльле җөмләләрдә каршы килә торган шартлар булуга карамастан, эшнең үтәлүе белдерелә: Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби... (Г.Тукай). .... чөнки авыл балалары булсак та, табигать кочагында үссәк тә, күп кенә үләннәрне, кош-кортларны аерым карау, танып белү сәләтебез нигәдер юк (Р.Сибат). Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга “сез” дип кенә эндәшә (М.Мәһдиев).

§ 88. Шарт фигыльнең функциональ-семантик кыры. Функциональ-семантик җәһәттән шарт фигыльнең һәр и к е юнәлештә (формадан – мәгънәгә һәм мәгънәдән – формага) контекстта үзенчәлекле мәгънә төсмерләре барлыкка килә.

I. Шарт фигыльнең контексттагы ө с т ә м ә мәгънәләре (формадан – мәгънәгә юнәлеше):

а) шарт фигыль төп эштән алда булган, тиз алышынган эш-хәлләрне белдерә:

Беркөн кырлар ягына күз салсам, күрәм: арыш серкә очыра. Шундый да матур күренеш бу, күрсәң – исең китәр! (Р.Сибат). .... Мин туктасамтуктый, Арышлардан Тагын тавышы килә тартарның (С.Хәким);

ә) шарт фигыль иде ярдәмче фигыле икән, -чы/-че кисәкчәләре белән килеп, теләк, үкенү, җиңелчә шелтәләү кебек модаль мәгънәләрне белдерә: килсә иде, әйтсәңче, әйтсәң икән һ.б.

Тик булса иде ирек! (М.Җәлил). Гөлләр яфрак ярган заманда Ерактагы моңлы бер көй булып, Ишетелсәк иде һаман да ... (Зөлфәт). Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде... (Г.Зәйнашева); - Син, иптәш Зөбәеров, бу кеше тирәсеннән читтәрәк торсаң икән, - диде кадрлар бүлеге начальнигы, - шикле бәндә... (И.Гази);

б) шарт фигыль төрле катып калган әйләнмәләрдә кулланыла: әйтсә әйтер, килсә килер, әйтсәм әйтим, ишетмәсәң ишет, булса кирәк һ.б.

II. Шартны белдерү өчен башка фигыль формаларының кулланылышы (мәгънәдән – формага):

а) контекстта шарт мәгънәсен белдерү өчен хәзерге заман хикәя фигыль икән кисәкчәсе белән килә - а/-ә икән:

Үләм икән, үкенечле түгел, бу үлемнең миңа килүе... (М.Җәлил). Көлтә йөгендә утырып кайтасың икән, бодай башы уып ашыйсың (М.Мәһдиев). - Ә син, - диде Хәлил абый. –Мыегыңа чорнап куй! Кирәкле әйбереңне теләсә кемгә бирмә! Берәүләр файдаланып торырга берәр нәрсәңне алалар икән, эш бетүгә, рәхмәтләр әйтеп шундук кертеп бирәләр... (Р.Сибат).

ә) –ды исә, -ды-мы формалары шулай ук шарт фигыль мәгънәсендә кулланыла:

Кайтты исә, синең турыңда сораша башлый (сөйләм теле). Йокысыннан Кояш ничек уяндисә[42], Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә ... (Г.Тукай). Август җиттеме, тау башындагы чикләвеккә ябырыла халык (М.Мәһдиев).

б) шарт фигыль мәгънәсендә III зат боерык фигыль кулланыла:

Аз гына бер чит тавыш ишетелсен, - хәзер түгәрәк ясап, тайларны уратып алалар (М.Мәһдиев).

в) Шул ук фигыль формасы к и р е ш а р т мәгънәсен дә белдерә:

Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,

Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,

Суыклыктан очар кошлар очалмасын,-

Сезнең урын җылы, әйбәт, - ни кайгы бар? (Г.Тукай)

§ 89. Теләк наклонениесе (теләк фигыль).Теләк наклонениесе татар телендә тулы булмаган парадигмада, I зат берлек һәм күплек формаларында сакланып калган. Ул фигыль нигезенә -ый/-и кушымчары ялганып ясала: барыйм, күрим, әйтим, карыйм һ.б.

Фигыль нигезе сузык авазга тәмамланган очракта, теләк фигыль тышкы яктан хәзерге заман хикәя фигыльгә охшаш була. (Мин) сөйлим сөйлим (әле), (Мин) укыймукыйм (әле).

Әмма теләк фигыль хәзерге заман хикәя фигыльдән аермалы буларак, кыска, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә: