Берлек Күплек

I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар

II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар

III з. Аның барасы барАларның барасылары бар.

Бу аналитик төзелмә сөйләмдә күбрәк җөмләне төгәлләп хәбәр булып килә:

Безнең бит әле аталасыбыз бар, әти - , дип куйды ул (И.Гази). Шигъри сөйләмдә еш кына инверсияләнә: Юк синсез яши аласым, Кайтырмын кайлардан да (Ш.Галиев). Юк икенче аяк басасым, Рәис кеше үзе ашасын! (Ш.Галиев). Бардыр бит җимеш бирәсем, Алтын көзгә керәсем... (М.Әгъләм).

Тартым кушымчаларсыз килгәндә, эш-хәл күбрәк беренче яки гомумиләштерелгән затка карый: Күлмәк җиңен ертасымы? – Бәйлисебар йөрәкне (Х.Туфан). Җыелыш була, Газзәгә байрак тапшырасы бар (С.Баттал). Кошкайның көзләр җитүгә, Аппагы баласы бар. Дөньяның шушы хәленнән Гыйбрәтләр аласы бар (Х.Туфан). Тагын, яшереп торасы юк, бу кушамат минем үземә дә бик ошый (Г.Әпсәләмов).

2. Бул ярдәмче фигыле белән ясалган т а с в и р л а м а формалар. Бул ярдәмче фигыленең заман семантикасын төрлечә төсмерләндерүенә без алдагы бүлекләрдә тукталган идек инде. Төрле шәкелдәге фигыльләр янында килеп бул фигыле еш кына модаль мәгънәле төзелмәләр ясый. Хәтта бер үк форма төрле җөмләләрдә бер очракта з а м а н, икенче очракта м о д а л ь мәгънә белдерергә мөмкин. Мәсәлән:

Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни). –ган була – тасвирлама форма, заман төсмерен белдерә. Сәфәргали шул тирәдә әрле-бирле йөргәли, аннары койма буенда сызгырынып басып торганбула, кибеткә кереп чыга, әйбер алган кешеләрне карап тора... (Ф.Хөсни). –ган була – модаль мәгънә (эшнең юри, күренеш өчен генә эшләнүен белдерә).

Бул ярдәмче фигыле төрле шәкелдәге фигыль формалары белән кулланыла, һәм күптөрле модаль формалар ясауда катнаша:

а) –ган булган, ган булды формалары эш-хәлгә карата беркадәр иронияле мөнәсәбәтне белдерә:

Ул бит ике ел рәттән инде районда кошчылык курсларында укып йөргән булды (Ф.Хөсни). Кыланчык кыз икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган (Ф.Хөсни);

ә) –ырга була формасы мөмкинлек мәгънәсен белдерә:

Мин үзем Мостафа атлы булам, авылда Мостай дип кенә йөриләр ие, хәзер дә шулай гына дип йөрергә була (Ф.Хөсни). Сабый баланың елавын кояшлы яңгырга охшатырга була (Г.Бәширов);

б) –макчы бул, -ачак бул тасвирлама формалары нәрсәдер эшләргә җыену, ниятләү мәгънәсендә килә:

Чиләкләренә су алып тиз генә китмәкче булды (Ф.Хөсни). Монда балыкның иң шәп каба икәнлеге безгә күптән билгеле иде, иң башлап анда каптырачак булдык (Г.Ибраһимов). Кызыбыз тугач мин аңа Зөлфия дип исем кушмакчы булган идем (М.Мәһдиев);

в) - асы булма формасы катгый тыю мәгънәсен белдерә:

Хөррияткә тел тидерәсе булма ! (Ф.Хөсни);

г) –ырдай бул – тасвирлама формасы көчле теләк катыш ниятләү мәгънәсен белдерә:

Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайтырдай була (Ә.Еники). Йөгереп китәрдәй булам, кайтып җитәрдәй булам (җыр)

д) – а булыр формасы ихтималлык, гөман кылу мәгънәсендә килә:

Башсыз малай түгел, үз җаен белә булыр (Г.Ибраһимов) һ.б.

Бул фигыленең төрле тасвирлама формалар ясау мөмкинлеге гаять киң, алар югарыда китерелгән формалар белән генә дә чикләнми.

Элеккерәк елларда язылган грамматик хезмәтләрдә бул белән ясалган аналитик формаларны заманнар системасына, заман категориясенә кертеп карау омтылышы да булды (барган булган, барган була һ.б.). Әмма югарыда сөйләгәннәрдән һәм китерелгән мисаллардан чыгып, шуны әйтә алабыз: беренчедән, бу тасвирлама формалар заман мәгънәсен генә белдермиләр, бәлки күп төрле модаль мәгънәләрне белдерүдә дә катнашалар; икенчедән, төрле фигыль шәкелләре белән килгән бу формалар үзләре дә төрле заманнарга куела алалар, яки башка наклонение һәм шулай ук затланышсыз фигыль формаларында да еш кулланылалар: барган булган, барган булыр, барган булгач, барган булып һ.б.

3. Иде, ит, кыл һ.б. ярдәмче фигыльләр белән ясалган модаль формалар. Төрле шәкелдәге фигыльләр янында иде, ит, кил һ.б. ярдәмче фигыльләр һәм төрле модаль сүзләр килеп, күптөрле модаль мәгънәләрне белдерә торган аналитик фигыль формалары һәм төзелмәләр ясала:

а) иде, кил – ярдәмче фигыльләре, алда күрсәтелгәнчә, күбрәк теләк модальлеген ясауда катнаша: барасы иде, барсаң иде, барырга иде, барсын иде, барасы килә һ.б.

Ай югары, ай югары, Айга менәсем килә... (җыр). Агыйделдә йөрсәң иде, Камыштан көймә үреп; Былбыл булып, талга кунып сөйләшсәң иде күреп (җыр);

ә) –са ярар иде төзелмәсе (шарт фигыль плюс ярар модаль сүзе һәм иде ярдәмче фигыле) шулай ук теләк мәгънәсен белдерә һәм күбрәк сөйләм телендә кулланыла: килсә ярар иде (ие), сөйләсә ярар иде (ие) һ.б. Юклыкта килгәндә исә төзелмә хәвефләнү катыш кире теләкне белдерә: әйтмәсә ярар иде, егылмаса ярар иде һ.б.

Авылларны да берләштереп, туып-үскән нигезебездән язмасак ярар иде, - дип хәвефләнү белән карады бер ише карт-коры (Ф.Хөсни);

б) –асы (-ыйсы) -асы (–ыйсы) ит аналитик формасы к а р а р к ы л у модаль мәгънәсен белдерә: барасы итте, сөйлисе итте, укып карыйсы итте һ.б.

Ничек килеп чыгасы иттең? (Г.Әпсәләмов). Авылга утырмага барасыитте әби... (Х.Туфан);

в) –асы (-ыйсы) калган төзелмәсе үкенү төсмере катыш үткәндәге эш-хәлне белдерә: әйтәсе калган, барасы калган (икән) һ.б.

Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән (җыр).

Шул рәвешле, аналитик фигыль формаларының төрле м о д а л ь мәгънәләрне белдерү мөмкинлеге гаять киң, әмма аларның телдә кулланылу үзенчәлекләрен билгеле бер системага салып җентекләп өйрәнәсе бар әле.