Хәл фигыль.

§ 124. Гомуми төшенчә. Хәл фигыль – ф и г ы л ь һәм р ә в е ш билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль формасы. Ике сүз төркеменең – фигыль һәм рәвешнең төп үзенчәлекләрен үзендә туплаган бу форма асылда фигыль, фигыльнең функциональ формасы булып кала, ә аның “хәл фигыль” дип аталуында (төгәлрәк әйтсәк, “рәвеш фигыль” булыр иде) электән килгән традиция чагыла.

Сөйләмдә хәл фигыльләр гадәттә икенче бер фигыль белән белдерелгән эшне төрле яктан а ч ы к л а п, яисә ул эшкә ө с т ә м ә эшне белдереп киләләр. Мәсәлән:

Ул көнне кар яуды да яуды. Күбәләкләр кебек оча-оча, бөтерелә-бөтерелә, тын гына яуды (Р.Юсупова). Сөләйманов хат алды. Зәңгәр конвертны кабаланып ертты да тыеп булмый торган ашкыну белән бер тапкыр күз йөгертеп чыкты. Шуннан соң, ашыкмыйча гына, тәмләп кенә өр-яңадан укырга тотынды (И.Гази). Йорт саен йөреп, өелеп-өелеп торган сары бүрәнәләрне язып чыккач, халыкны җыярга боердылар (И.Гази).

Хәл фигыльләрнең фигыль һәм рәвеш белән уртаклыгын һәр өч юнәлештә - лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан билгеләргә мөмкин.

1. Фигыль билгеләре:

1) л е к с и к – с е м а н т и к яктан хәл фигыльләр эш-хәлне, процессны белдерәләр: йөгереп (килә), ашыгып (кайта), кайткач (күрдем), киткәнче күреп (сөйләштем) һ.б.;

2) м о р ф о л о г и к яктан хәл фигыльләрдә фигыльгә хас гомуми грамматик категорияләр чагылыш таба: хәл фигыль барлык-юклык белән төрләнә, юнәлеш формаларын ала, синтетик һәм аналитик юл белән эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә: барып~бармыйча, баргач~бармагач, йөгереп (килә) ~йөгерешеп (киләләр), эшләп (бирдем)~эшләтеп (алдым), баргач~барып җиткәч һ.б.

3) с и н т а к с и к яктан хәл фигыль иярчен җөмләнең хәбәре булып килә:

Эш беткәч, уйнарга ярый (Г.Тукай). Самовар кайнаганчы, әйдә, икәүләп кырдан әйләнеп кайтыйк (С.Кудаш).

Хәл фигыльләр, башка фигыль формалары кебек, килешләр белән дә башкаралар, ягъни үзләреннән алда килгән исемнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр: өйгә кайткач, китапны укып, эштән кайтканчы һ.б.

Рәвеш билгеләре:

1) л е к с и к – с е м а н т и к яктан хәл фигыльләр, рәвешләр кебек үк, эш-хәл билгесен белдерәләр, икенче бер эш-хәлне ачыклап киләләр: ашыгып (килә), кычкырып (сөйли), күреп (шатландым), килгәч (күрдем) һ.б.;

2) м о р ф о л о г и к яктан хәл фигыль рәвешләр кебек үк төрләнми; сирәгрәк кайбер фигыль формалары чагыштыру дәрәҗәсе кушымчаларын гына алырга мөмкин: ашыгып~ашыгыбрак, кычкырып~кычкырыбрак һ.б.;

3) с и н т а к с и к яктан хәл фигыльләр еш кына хәл булып киләләр, бу яклап та алар рәвешләр белән охшаш. Мәсәлән:

Бала инде елый-елый арыган булса кирәк, ул бары сулкылдап ыңгыраша гына иде (Ә.Еники). Аучы, тыны кысылып, туктап калды (З.Мәхмүди).

Хәзерге татар әдәби телендә хәл фигыльнең актив кулланылышка ия булган дүрт төре бар. Алар түбәндәгеләр:

1) –ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыль;

2)–а/-ә (-ый/-и) кушымчалы хәл фигыль;

3–гач/-гәч (-гач/-кәч) кушымчалы хәл фигыль;

4)–ганчы/-гәнче (-канчы)/-кәнче кушымчалы хәл фигыль.

Болардан тыш, күбрәк сөйләм теле өчен хас, сирәгрәк әдәби телдә дә кулланыла торган –ышлый/-ешли, -арак/-әрәк, (-рак/-рәк) формаларын да күрсәтергә мөмкин.

Мин аны кайтышлый очраттым; китешликүрдем; Авылга җитәрәкмашина очрады (сөйләм теле) һ.б.

Сыйфат фигыльләрдән аермалы буларак, хәл фигыль формалары заман белдерү буенча төркемләнми, хәл фигыльләрдә заман төсмерен белдерү үзенчәлекле. Хәл фигыль белдергән эш-хәлнең үтәлү вакыты сөйләү моментына түгел, ә контексттагы икенче бер эш-хәлнең үтәлү вакытына мөнәсәбәтле рәвештә белдерелә: Хәл фигыльнең төрле формалары икенче, ягъни төп фигыль белән б е р ү к вакытта, төп фигыльдән а л д а, яки төп фигыльдән с о ң булган эш-хәлләрне белдерәләр.

Хәл фигыльләр – затланышсыз фигыль формалары, алар зат-сан белән төрләнмиләр, әмма алларга функциональ-семантик планда персональлек белдерү хас. Хәл фигыль белдергән эш–хәлнең үтәүчесе, кагыйдә буларак, баш килештәге исем, алмашлык яки исемләшкән башка сүз төркемнәре белән белдерелә, (мин баргач, укытучы килгәнче, син килеп һ.б.), яки субъект төшенчәсе контексттан аңлашыла. Мәсәлән:

Нигъмәтулла абзыкай тарантастан егетләрчә тиз генә төшеп, башта ике куллап, иелә биреп бабасы һәм әбисе белән күреште, аннары көлә-көлә балдызларының аркаларыннан кагып, алар белән күрешә башлады (Ә.Еники).

Китерелгән җөмләдә хәл фигыльләр белдергән эш-хәлләрнең үтәүчесе, субъекты – Нигъмәтулла абзыкай.

Татар телендә хәл фигыльләрнең кулланылыш даирәсе, функциясе шактый киң. Аларның төп функциясе – контекстта икенче бер фигыльне ачыклау. Моннан тыш, алда без -ып/-еп һәм -а/-ә кушымчалы хәл фигыльләрнең телдә үзенчәлекле рәвештә эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерүче аналитик төзелмәләрдә актив кулланылуын күрдек. Шулай ук персональлек юнәлешендә эш-хәлнең башкаручысы баш килеш формасы белән белдерелгәнгә, хәл фигыльләрнең синтетик иярчен җөмләләр төзү мөмкинлекләре дә гаять киң. Мәсәлән:

Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни). Кунаклар кайтырга чыккач, карт ишек алдына чаклы озата чыкты (Ш.Камал).

§ 125. -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль контекстта үзе ачыклаган икенче фигыль белән вакыт ягыннан ике төрле мөнәсәбәттә була:

а) хәл фигыль белән б е р ү к вакытта булган эш-хәлләрне белдерә:

Аны чын ихластан куанып, зурлап каршы алдылар (Ә.Еники). Ишелеп кар ява юлларыма, Мәңге кояш Тукай урамында (Р.Гаташ). Күккә таба үрелеп бер-берсенә нык сыенып, яр өстендә баһадир агачлар утыра(Н.Фәттах).

ә) хәл фигыль төп-эштән а л д а булган эш-хәлләрне белдерә:

Йомыры гына ат кырын-кырын гына борылды да, юлга төшеп, вак адымнар белән юыртып китте. (Р.Гыйззәтуллин). Сөләйман абзый тынычланып, яңадан килененең хәлен сораштыра башлады (Г.Әпсәләмов).

Каты гына суыклар башланып, инеш бозланганга инде байтак вакытлар үтсә дә, әле кар күрсәткәне юк. (Ф.Хөсни).

Икенче бер фигыльне ачыклап килгән, һәм төп фигыль белән төрле вакыт мөнәсәбәтендә торган хәл фигыльләр, рәвешләр кебек үк, эш-хәлне төрле яклап ачыклап киләләр:

Төп фигыль белән б е р ү к вакыттагы эшне белдергән хәл фигыльләр күбрәк эш-хәлне ү т ә л ү р ә в е ш е ягыннан ачыклыйлар: кычкырып (сөйли), ашыгып (килә), зурлап (каршы ала) һ.б.

Мортазин туктады. Урман өстеннән ачулы сызгырып, көзге салкын җил исеп китте (Г.Әпсәләмов). Читекче кызлар булган йортка керүне мин зарыгып көтә идем... (Г.Бәширов). Шаулап аккан су булыр, тау башлары, тау аслары (Г.Тукай). Әллә Тукай сөеп тыңлаганга, “Әллүки”ләр һаман тынмаган (Р.Миннуллин).

Төп эштән а л д а г ы эшне белдергән хәл фигыльләр эшнең с ә б ә б е н, м а к с а т ы н, к и р е ш а р т ы н һ.б. белдерәләр, яки бе р-б е р а р т л ы эшләнгән эш-хәлләрне белдереп киләләр.

а) эшнең с ә б ә б е н белдерәләр:

Нуриәсма оныкларына яшь аралаш карап.. йөзләрендә Сәгыйдулланың һәм үзенең чалымнарын табып шатланды (Ф.Садриев). Каенатасының тамак кыруын ишетеп,килен сискәнеп куйды (Р.Гыйззәтуллин).

ә) эшнең м а к с а т ы н белдерәләр:

Сине эзләп өегезгә кагылган идем... (Т.Галиуллин). Ирекле илгә яңа җыр киләГөрләп, хәерле иртә теләп (Ә.Ерикәй). Хәтерлиме әнкәй күпме еллар Шушы сукмаклардан узганын? Эзләп төште микән сагынып ул, Чишмәдән су алган кыз чагын (М.Галиев);

б) –ып/-еп кушымчалы хәл фигыль б е р-б е р а р т л ы башкарылган эшне белдерә, бу очракта ул күпмедер дәрәҗәдә сөйләмне җанландыра торган стилистик чара максатын да үти:

Карт белән карчык конвертны кулдан-кулга күчергәләп байтак вакыт әвәләнгәннән соң ...өй алды ишеген дә, өй ишеген дә эчтән бикләп, үзара, әлбәттә, чыш-пыш белән генә аңлашып, конвертның ябыштырганын кубарып карарга булдыралар (Ф.Хөсни);

в) –да/-дә (-та/-тә) кисәкчәсе белән килеп, бу хәл фигыль формасы

к и р е шарт мәгънәсен белдерә:

Дөньяда аз гына яшәп тә, батырлыгы, Ватанга тугрылыгы белән халык күңеленә мәңгегә кереп калган Абдулла Алиш ... (Сөембикә). Айдар! Иркенләп бер сөйләшергә дип йөреп-йөреп тә, бу арада андый бәхеткә ирешә алмагач, сиңа менә шушы хатны язарга булдым (Ф.Хөсни).

-ып/-еп кушымчалы хәл фигылнең юклыгы -мый/-ми; –мыйча/-мичә кушымчалары белән ясала: барып-бармыйча, килеп-килми-килмичә һ.б.

Өрә белми өргән эт авылга бүре китерер (мәкаль). Җил исми яфрак селкенми (мәкаль). Сыймады батырлар йөрәге – Чатнады таш пулат коймалар. Хисләре буйсынмыйбогауга Киң-иркен күкләргә менделәр (Н.Арсланов); Килгән чакта башка авырлык.... Сиздермичә ярдәм иткәнсез, Сез иң күркәм кеше икәнсез (Ф.Яруллин). Авыл артындагы чирәмлеккә менеп, шуннан ашыкмыйча гына кайтырга булдылар (Ә.Еники).

Сөйләм телендә һәм кайбер фольклор әсәрләренең телендә бу кушымча –маенча/-мәенчә вариантында да кулланыла: Ничек килдегез сез безгә, батмаенча диңгезгә...(җыр).

-ып/-еп кушымчалы хәл фигыль, -а/-ә кушымчалы хәл фигыльдән аермалы буларак, гадәттә кабатланмыйча кулланыла, әмма аерым очракларда бигрәк тә поэтик әсәрләрдә ул кабатланып та килергә мөмкин. Бу вакытта гадәттә эш-хәл стилистик яктан көчәйтелеп күрсәтелә, яки кабатлануны белдерә:

Милли хисләр белән ялкынланып, сызлып-сызлып чыга күңленнән (Г.Тукай). Йөгереп-йөгереп туктаган, Яулык болгап сыктаган, нәзкәй билем, исән бул (Дәрдмәнд). Йөгереп-уйнап ага Болак, Камышлары – рәшәдә! Казан өсте – ап-ачык күк, Иделкәй янәшәдә (Р.Фәйзуллин). Әлфия үксеп-үксеп еларга тотынды (З.Мәхмүди).

§ 126. -а/-ә, -ый/-и кушымчалы хәл фигыль-а/-ә кушымчалы хәл фигыль һәрвакыт төп фигыль белән б е р ү к в а к ы т т а булган эшне, һәм, башлыча, икенче бер эш-хәлнең билгесен белдерә, аны үтәлү рәвеше буенча характерлый. Хәл фигыльнең бу формасы күбрәк кабатланып килә: ашыга-ашыга (килә), сөйли-сөйли (яза), йөгерә-йөгерә (кайта) һ.б.

Җырлый-җырлый үттем Барабаны, Җырлый-җырлый үтәм Уралны... (Х.Туфан). Хәзер инде иркенәеп һәм биегәеп киткән күк йөзеннән кояшны каплый-каплый өзгәләнгән соры болыт төркемнәре генә агыла (Г.Әпсәләмов). Кыз түзмәде, тәгәрәп китәрдәй булып, чайкала-чайкала көлергә тотынды. (Ә.Еники).

-а/-ә формасы шулай ук эшнең вакытка мөнәсәбәтле рәвештә үтәлү дәрәҗәсен белдерә:

....Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз....(Р.Миңнуллин). Бала елый-елый арыган булса кирәк, ул бары сулкылдап ыңгыраша гына иде (Ә.Еники). Карлар ера-ера Күптәнгегә йөрәк юл сала... (Х.Туфан).

Стилистик кулланылышта бу форманың синоним яки антоним вариантлары кабатланып килергә мөмкин (ашыга-кабалана, йөгерә-атлый, кача-поса), тезмә фигыльләрдә исә гадәттә ярдәмче фигыль генә кабатлана (ял итә-итә, төш күрә-күрә, аһ итә-итә һ.б.).

Син нәрсә сөйлисең, Нуриәсма! – диде Хәдичә ашыга-кабалана (Ф.Садриев). Керүен кермәде, әмма төнге караңгылык каплап алгач, кеше күрмәгәндә, кача-поса дигәндәй, ул тирәдән ничәмә-ничә тапкырлар урап кайтуы хак анысы (Р.Гыйззәтуллин). Егыла-тора алга таба атлыйк имди (Г.Тукай). Тирбәлә җилдә бөреләр Йокыга китә-китә. Алдагы язга кадәрле Ял итә-итә-итә. (Х.Туфан).

Сирәгрәк очракларда –а/-ә кушымчалы хәл фигыль кабатланмыйча да килергә мөмкин: озата (китте), күрешә (килгән) һ.б.

Ничек диләр әле, алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер диләрме? (Ә.Еники).

Бу хәл фигыльнең юклыгы, –ып/-еп формасындагы кебек үк, –мый/-ми, -мыйча/-мичә, -маенчә/-мәенчә кушымчалары белән белдерелә; -ып формасыннан аермалы буларак, бу очракта фигыль янында күбрәк –гына кисәкчәсе сорала ашыга-ашыга - ашыкмыйча (гына), эшли-эшли - эшләмичә (генә), йөгерә-йөгерә - йөгермичә (генә) һ.б. Мәсәлән: ашыга-ашыга аңлатырга тотынды~ашыкмыйча гына аңлатырга тотынды.

§ 127. -гач/-гәч кушымчалы хәл фигыль. Хәл фигыльнең бу төре фигыль нигезенә -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчасы ялганып ясала һәм, кагыйдә буларак, ул үзе ачыклаган фигыльдән а л д а булган эш-хәлләрне белдерә: кайткач (күрдем), килгәч (ишеттем), баргач (таныштым) һ.б.

Сөйләм эчендә фигыльләрнең лексик-семантик мәгънәләренә бәйле рәвештә, бу очракта хәл фигыль һәм төп фигыль арасында төрле мәгънә бәйләнешләре барлыкка килә:

а) –гач кушымчалы хәл фигыль контекстта төп эшнең үтәлү в а к ы т ы н белдерә:

Чатка җиткәч, Акчурин бик азга гына машинасын туктатып, сәгатенә карап алды (Г.Әпсәләмов). Үрләреңне менгәч, туган ягым, рәшәң белән битем юдың син... (С.Хәким). Чатырына кайткач Зөбәеров ярты төнгә кадәр буровой документларын актарып утырды (Ш.Бикчурин).

ә) –гач/-гәч, -ып/-еп кушымчалы хәл фигыльләр б е р-б е р а р т л ы булган эш хәлләрне белдерәләр.

...Шәһәр өстендә ялт-йолт килеп уйнаган яшен уты кремльнең ак стенасын, таш пулатларын, башняларын бераз яктырткач, өй түбәләре өстеннән йөгереп үтеп, ... порт төзелеше өстендә биергә тотынды (Г.Әпсәләмов). Авылга кайтып, туган-тумачаның чәен эчкәч, сеңелләрнең чикләвекләрен ашагач, минем искә теге вакыттагы чия төшләре килеп төштеләр (Ф.Хөсни).

Хәл фигыльләрнең бу рәвешле кулланылышы аларның сөйләм эчендә әһәмиятле стилистик вазифа башкаруын да күрсәтә, ягъни алар бер үк фигыль формасының кабатлануыннан да коткаралар. Мәсәлән: ... яктыртты...йөгереп үтте... биергә тотынды түгел, ә ... яктырткач .... йөгереп үтеп ... биергә тотынды;

б) –гач кушымчалы хәл фигыль эшнең с ә б ә б е н белдерә:

Байның күчәчәк җәйләүне карап иртән китүдән яңа кайтуы иде, арыган, янган иде. Хатыннар белән Арысланбайны күргәч, җанланып китте (Г.Ибраһимов). ...Үзең теләп бер хушлашкач кабат сагынма икән (Р.Фәйзуллин). Куандылар өч-дүрт бүре моны күргәч, Алларына Кәҗә белән Сарык килгәч (Г.Тукай);

в) сирәгрәк –гач кушымчалы хәл фигыль эшнең ш а р т ы н да белдереп килә: курыккач (килмә), белмәгәч (сөйләмә) һ.б.

§ 128. -ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыль.Грамматик хезмәтләрдә бу хәл фигыльнең өч төрле кулланылышы күрсәтелә:

а) –ганчы кушымчалы хәл фигыль төп эштән с о ң булачак эш-хәлләрне белдерә:

Юлга чыкканчыюлдаш сораш, өй салганчыкүршең сораш(мәкаль). Конференция башланганчы стенаны иңләп торган картага күз төшереп алды Зөбәеров (Ш.Бикчурин). Мин калдым аерылып йөрәгем дустыннан, Ул җиңеп кайтканчы мин китәм шушыннан (М.Җәлил);

ә) эшнең а х ы р г а ч а ү т ә л ү е н, ч и г е н белдерә:

... Сусадым бит озак йөреп, бирегез әле кое суын, туйганчы эчим әле! – дип, әтиләре кайтып керер кебек иде (Ф.Гыйззәтуллин). Оча карлар, мамык карлар, очар талганчы, Кошлар кайтып, каурыйларын җыеп алганчы (Р.Вәлиев). Табигать миңа сандугач язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Илем өчен горур йөрәк ярылганчыга кадәр (Зөлфәт).

Бу соңгы мисалда –ганчы формасы юнәлеш килеше кушымчасы алган һәм кадәр бәйлеге белән килгән. Стилистик җәһәттән ул – мәгънәне көчәйтүгә хезмәт итә торган чара;

б) –ганчы кушымчалы хәл фигыль төрле эш-хәлләрне чагыштыру өчен кулланыла:

Сандугачтай читтә сайраганчы, очып кайтам җырым артыннан (И.Юзеев). Читтә солтан булганчы, Илеңдә олтан булсаңчы (мәкаль).

§ 129. Хәл фигыль формаларының үсеш-үсгәрешенә карата. Әдәби тел өчен хас булган, югарыда күрсәтелгән хәл фигыльләр арасында –а/-ә (ый/-и) һәм –ып/-еп (-п) кушымчалы фигыльләр иң борынгылары булып санала. Алар борынгы төрки нигез телдән үк килә. Калган ике хәл фигыль –гач/-гәч һәм –ганчы/-гәнче формалары исә тел үсеше процессында соңрак барлыкка килгәннәр, әмма алар да - күпчелек төрки телләр өчен хас гомумтөрки формалар.

-гач/-гәч һәм –ганчы/-гәнче формаларының килеп чыгышын галимнәр ган кушымчалы сыйфат фигыль белән бәйләп карыйлар. Бу формалардан ганчы кушымчасының сыйфат фигыль белән бәйләнеше аеруча ачык сиземләнә: -ган чак~ганчы (мишәр диалектында, мәсәлән, баргыйнцак). –гач формасының килеп чыгышын исә Л.Җәләй –ган соң тезмәсеннән барлыкка килгән дип саный [Җәләй, 1947: 112]: барган соң – баргач һ.б. Д.Г.Тумашева себер татарлары сөйләшләрендә бу хәл фигыльнең хәзер дә -гансын (баргансын) формасында кулланылуын күрсәтә [Тумашева, 1964: 218].

Тел, тарихи күренеш буларак, өзлексез үсештә, үзгәрештә. Хәзерге телдә дә, мәсәлән, -ган кушымчалы сыйфат фигыльнең аерым функциональ формалары, тотрыклы рәвештә икенче бер эш-хәлне ачыклап хәл фигыльләргә бик якын функциядә кулланылалар. Мәсәлән:

а) –ганга формасы (исем фигыль мәгънәсендәге –ган кушымчалы сыйфат фигыль, юнәлеш килешендә)сөйләм эчендә еш кына икенче бер фигыльне ачыклап килә, эшнең с ә б ә б е н белдерә: авырганга (килмәде), кичеккәнгә (кермәде), чакырганга (килде) һ.б.

Бик куе булганга монда җен-пәриләр бар диләр... (Г.Тукай). Сөләйман карт белән Гөлчирә гөлләр яратканга, барлык бүлмәләр төрле-төрле гөлләр белән тулган иде (Г.Әпсәләмов).

ә) –ганда формасы икенче бер эшне үтәлү в а к ы т ы ягыннан ачыклый, шул яклап хәл фигыльләргә якын тора: барганда (күрдем), кайтканда (очраттым) һ.б.

....Ул килгәндә соңгы сүзен сөйли иде Фәйрүзә (М.Җәлил). Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр. Җырлагандакөй өчен тавыклары җырлай диләр (Г.Тукай). Без үскәндә үскән идек тал тамырлары кебек...(җыр).

Д.Г.Тумашева шулай ук –ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклыкта килгән –мастан/мәстән формасының хәл фигыльләргә күчеп баруын билгели: туктамастан (ява), аңламастан (куркып киттем), сиздермәстән (килеп керде) һ.б.

....Балтасы кулда егет, катып кала аягүрә, Аңламастан каршысында әллә нинди ят күрә (Г.Тукай).

Төрле хәл фигыльләрнең дә тулысынча рәвешләргә күчү очраклары телдә еш күзәтелә: бара-бара, тора-бара, кайта-кайта һ.б.

...Күп эшләде иренмичә, бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да (Г.Тукай). Ул кайта-кайта гафу үтенде (сөйләм теле).

–ып/-еп кушымчалы хәл фигыльдән күчкән рәвешләр дә бар: үлеп (үтереп), (ашыйсы килү) йотылып (тыңлау), каерып (ачу), читләтеп (әйтү), чытырдап (ябышу), ваклап (сату) һ.б.