Рәвешләрнең ясалышы.

§ 138. Рәвешләрнең лексик составы. Рәвешләр төрләнми торган сүз төркеме булганлыктан, аларда форма ясалышы юк дәрәҗәсендә. Аерым рәвешләргә килеш, яки башка грамматик категория кушымчалары ялгана икән (еракка, ерактан), мондый очраклар күбрәк морфологик изоляцияләнү юлы белән сүз ясалышына, конверсиягә карый. Аның каравы рәвешләрнең сүз ясалышы системасы шактый бай һәм күптөрле.

Т а м ы р рәвешләр татар телендә бик күп түгел. Аларга: тиз, күп, бик, сирәк, еш, тәмам, аз, соң, ерак, якын, һаман, шактый, әле, әкрен, җәһәт, кинәт, отыры һ.б. кебек рәвешләр керә.

Рәвешләр морфологик, синтаксик, морфологик-синтаксик (конверсия) ысуллар белән ясалалар, һәм телдә бу ысуллар белән ясалган я с а л м а , п а р л ы, к у ш м а, т е з м ә рәвешләр шактый киң файдаланыла. Мәсәлән:

Карт белән карчык, конвертны кулдан-кулга күчергәләп, байтак кына вакыт әвәләгәннән соң ... өй ишеген эчтән бикләп, үзара, әлбәттә, чыш-пыш белән аңлашып, конвертның ябыштырганын кубарып карарга булдылар (Ф. Хөсни). Чатка җиткәч, Акчурин машинасын туктатты, яңадан сәгатенә карап алды (Г. Әпсәләмов). Юл казылмалы, сикәлтәле. Арба үрле-кырлы сикергәләргә тотына (Г. Бәширов). Иштуган тагын ишекле-түрле йөренә башлады (Г. Әпсәләмов). Хәзер Сөләйман абзый улын үтәдән-үтә күрә иде (Г. Әпсәләмов).