Аваз ияртемнәре.

(Ияртемнәр)

§ 142. Гомуми төшенчә. А в а з и я р т е м н ә р е - үзенчәлекле сүз төркеме. Кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр телнең сүзлек составында үзенчәлекле катламны тәшкил итә, һәм бу авазлар һәр телнең үз үзенчәлекләре нигезендә ясала. Мәсәлән, татар һәм рус телләрендә: кикерикүк ~ кукареку, һау-һау ~ гав-гав, келт-келт ~ тик-тик һ.б.

Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә, кеше яки предмет хәрәкәтен, яктылык яки башка билге буенча табигать күренешен “образлы итеп күз алдына китерү өчен” (Д. Г. Тумашева) дә төрле и я р т е м н ә р кулланыла. Аларны гадәттә “образ ияртемнәре” дип атыйлар: ялт, гөлт, җем-җем, җәлт-җәлт һ.б.

Л е к с и к – с е м а н т и к яктан аваз ияртемнәре чынбарлык күренешләрен белдерәләр, әмма алар аны атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, ягъни аларның номинатив функцияләре юк: карр-карр, бак-бак, гөлдер-гөлдер, шыбыр-шыбыр һ.б.

С и н т а к с и к яктан аваз ияртемнәре аерым җөмлә кисәге булып киләләр:

Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте (М. Хәбибуллин). Урман эчендә лап-лап басып килгән аяк тавышлары ишетелде (Г. Гобәй) – чышын-пышын, лап-лап – рәвеш хәлләре. Сирәгрәк аваз ияртемнәре җөмләдә хәбәр яки ия булып та килергә мөмкин. Мәсәлән:

Утыз ел казыган баз бик тирән шул: Менә инде Хәмитең шунда гөмберррт! (Г. Тукай). Болай да инде күршеләрнең чышы-пышы күп булды (сөйләм теле).

§ 143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик (тематик) төркемнәре. Тематик яктан телдәге аваз ияртемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:

1. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәрею. Татар телендә бу төркемгә кергән аваз ияртемнәре бай һәм күптөрле, һәм алар әдәби әсәрләр телендә дә шактый мул чагылыш таба.

Й о р т х а й в а н н а р ы тавышының тасвиры: иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у һ.б.

Әйе, әнә ул чыкты, әче тавыш белән кешнәп тә җибәрде: “Иһа-һа-һай!” (М. Кәрим). Гөлбәчкә ябылган бәрәннәр, әниләренең тавышын ишетеп, артларына ут капкандай, кычкыра башладылар: “Эм-мә-ә! Эм-мә-ә! (Г.Сабитов). Кәҗә әйтә: “Мики-кики!” Капчыктагы бүре башы бит унике (Г. Тукай). Кыяфәтсез түгел, матур ул, әни, матур. Ләң-ләң дип өрә дә белә ул (Г. Шәрәфи). Айдарны күргәч, песи, балалары өстенә тәпиен салды да, “менә минем песиләрем бар” дигән шикелле, элеккечә “мияу” дип түгел, тамак төбе белән әкерен генә “мау” дип сузды (Г. Шәрәфи).

К о ш – к о р т тавышларының тасвиры: ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк, кыт-кыт-кыт, пи-би-би, бак-бак, гөлдер-гөлдер һ.б.

Иң элек, муенын өскә сузып, “ка-ка-ка” дигән булып безнең ала каз килеп чыкты (Ш. Маннур). Каз, поварны аңлагандай, җанланып сөйли башлый : “кый-кый, каг-каг”,- ди, һәм поварга бер-ике тапкыр ышкылып үтә: “Кыйгак-кыйгак!”,- ди (Ә.Еники). “Пи-би-би-бип”,-ди каз бәбкәсе, Яхшатланып килгән, сөйләнә (Һ. Такташ). – Кыт-кыт-кыт, кунакларга вакыт!,- дип, берәм-берәм... куначаларга менеп кунаклыйлар икән...(әкият). Усал күгәрчен... гөлдер-гөлдер килде дә очып китте (Г. Шәрәфи). Сания апа суга бара зәңгәр чиләген асып. Сандугачлар чут-чут сайрый көянтәсенә басып (җыр).

Е р т к ы ч җ ә н л е к л ә р тавышыннан әдәби әсәрләрдә күбрәк бүре авазының тасвиры теркәлгән:

Җил дулый, Ач бүре юлдан адашкан, Ач бүре шыңшый, Улый: У-у-у- у-у! (Һ. Такташ).

Б ө җ ә к л ә р тавышының тасвиры: безз-безз – черки тавышы, чарр-чарр – чикерткә тавышы һ.б.

Безз-безз килгән булалар, Безз-беззкөлгән булалар, Безелдәгән булалар (Р. Миңнуллин). Юл кырыенда чарр-чарр дип кычкырган чикерткәләргә кадәр ачу килә (Г. Рәхим).

2. Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре. Мондый тасвирлар телдә шулай ук күптөрле: чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр һ.б.

Көрәшкәндә хәрәмләшсәң дә - чаж берне аркага (Ш. Маннур). Хәтирә кайнап торган ак самоварын лык итеп өстәлгә кертеп утыртты (А. Гыйләҗев). Әти тып-тын һәм тиз генә олы яшел сандык артыннан беләк юанлыгы шомырт таяк тартып чыгарды да “шарт-шорт” минем аркага тондыра башлады (Ш. Маннур). Ул шаулашып мышнап гөрс итеп түмрәнгә бер чаккан иде, утын икегә аерылды да балта очы җиргә барып керде (А. Гыйләҗев).

3. Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр һ.б.

Ул сулышын тигезләргә тырышып, беравык басып торды да, идәнгә чап-чоп басып, үз бүлмәсенә борылды (А. Гыйләҗев). Йокларга ятканнар гына иде, биләмнән Таңсылу кайтып керде, дөп-дөп басып, ишекле-түрле йөрде... (А. Гыйләҗев). Шул сүзләрне әйтте дә, шак-шок басып, кабинеттан ук чыгып китте (М. Әмирханов). Лычкылдаган аякчу, ката башлаган бишмәт итәкләре, җиңнәр бияләйләр белән лыштыр-лыштыр йөгерә-йөгерә, шык-шык орынган тешләрне туктата алмыйча, өйгә кайтып кердем (Ш. Маннур).

4. Кеше тавышынаохшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык һ.б.

Хи-хи-хи! Колхоз председателен агитировать итә бит, ә! Кара син моны! (Г. Бәширов). Миллион коллар әкрен, Ләкин йөрәк өзгеч Моңлы тавыш белән елыйлар: - Ай-й-й-й, Ай-й-й-й (Һ. Такташ). Батыр да әткәсенең яратмавын сизә,ахыры, әтисе кулына кердеме, авызын биш тиен акча хәтле ачып, гел бер моңлы көйгә җырын суза: “үә-үә-үә (М. Әмирханов). Ул да түгел, кайдадыр якында гына чырык-чырык көлгән кызлар тавышы ишетеп алдык (Г. Ибраһимов). ... Кызчыклар бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар (А. Гыйләҗев). – Эһем,- дип тамак кырып куйды Идият абзый (Ә. Еники).

§ 144. Образ ияртемнәре.Табигатьтәге һәм кешеләргә бәйле төрле тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәреннән тыш телдә к ү р ү, с и з е м л ә ү г ә бәйле рәвештә ясалган тасвирый сүзләр – о б р а з ияртемнәре дә кулланыла. Тикшеренүчеләр образ ияртемнәрен дүрт семантик төркемчәгә бүлеп карыйлар: я к т ы л ы к һәм төс тасвирлары, х ә р ә к ә т тасвирлары, к ы я ф ә т һәм характер тасвирлары, э ч к е с и з е м л ә ү г ә бәйле тасвирлар [Татар грамматикасы, 2002: 426-427]

Я к т ы л ы к һәм т ө с тасвирлары: ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр, ялык-йолык, җем-җем һ.б.

Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарга кадәр күренә (Ә.Еники). Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, ялтыр-йолтыр яшен утлары уйнарга тотынды (Г.Ибраһимов). Ул да булмады, күзен ялт-йолт уйнатып, Гыйльми Салихы үзе килеп чыкты (А.Гыйләҗев). Мылтыгын аскан муенга, аста атның яхшысы, юл язудан курку юк: гөлт иткән айның яктысы (Г.Исхакый).

Х ә р ә к ә т т а с в и р л а р ы: тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил, кәз-кәз, фырт-фырт, мелт-мелт, дерт-дерт, челт-челт, дер-дер һ.б.

Атлас әле һаман нәрсә булганын аңлап җиткермичә булса кирәк, челт-челт күзләрен йомгалады (Г.Рәхим). Театр ишегеннән җил-җилатлап, тәбәнәк кенә, ...пеләш, якты башлы берәү кереп килә иде (А.Гыйләҗев). Картның сул як бите дерт-дерт селкенә башлады (Ә.Еники).

Э ч к е с и з е м л ә ү г ә, психик халәткә бәйле тасвирлар: жу, дер-дер, дерт, леп-леп, сулк-сулык һ.б.

Кинәт Кәримнең баш түбәсенә кайнар тамчы килеп төште. Кәрим дерт итеп китте (Г.Рәхим). Аның кыяфәте кеше куркытырлык иде. Фатихаттәйнең йөрәге жу итеп китте (Г.Әпсәләмов). Мансур аның, учтагы кош шикелле, дер-дер калтыранган йөрәген сизеп, тоеп торды (М.Әмирханов).

§ 145. Иятемнәрнең структур төзелеше.Аваз һәмобраз ияртемнәре төзелеше буенча берничә төргә бүленә:

а) ялгызак ияртемнәр: гөрс, гөлт, дык, лып, чалт, выжт, дерт, чулт һ.б.;

б) парлы ияртемнәр: ялт-йолт, лаштыр-лоштыр, шак-шок, шалтыр-шолтыр, калтыр-колтыр, чыш-пыш;

в) кабатланып килгән иятремнәр: дер-дер, мелт-мелт, кар-кар, кыйгак-кыйгак, тыпыр-тыпыр, кәз-кәз, җил-җил, дөбер-дөбер, шыгыр-шыгыр һ.б.;

г) өч компонентлы аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, ка-ка-ка, кыт-кыт-кыт һ.б.

Шул ук вакытта ияртемнәрнең аваз төзелеше дә үзенчәлекле һәм гадәти сүз төркемнәренең аваз төзелешеннән шактый аерыла. Татар телендә, мәсәлән, сүз ахырында тартыкларның янәшә килүе шактый сирәк күренеш (йорт, дүрт, әйт һ.б.), ә ияртемнәрдә шаулы тартык теләсә кайсы сонор аваз белән янәшә килә: чулт, чалт, чырк, гөрс, даңк, дөңк, шарт, гөмберт, гөрс, мелт, фырт һ.б. Аерым очракта ике шаулы тартык та парлашып килә ала: выжт, гөжт һ.б.

§ 146. Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы. Алда әйтелгәнчә, аваз һәм образ ияртемнәре нигезендә фигыльләр һәм исемнәр ясала ала. Я с а л м а ф и г ы л ь л ә р, мәсәлән, түбәндәге кушымчалар белән ясала:

а) –ла/-лә кушымчасы белән: шартла, чырла, гөрлә, чыңла, шаула, мияула һ.б.

б) –а/-ә кушымчасы белән: шалтыра, ялтыра, мөгерә, күкерә һ.б.

в) –ылда/-елдә кушымчасы белән:чыжылда, шакылда, дерелдә, дырылда, выжылда, чәрелдә һ.б.

Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигыльләре белән ясала: ялт ит, келт ит, шарт ит, шылт ит, ду кил, мәж кил һ.б.

Исем ясалышы: шарлавык, гөрләвек, гөрелте һ.б.

Тикшеренүчеләр шулай ук аваз ияртемнәреннән морфологик аерымлану (конверсия) юлы белән яки башка ысул белән ясалган түбәндәге исемнәрне дә билгелиләр: күке, тукран, карга, чикерткә, тукмак, йолдыз һ.б. [Татар грамматикасы, 2002: 429 ].

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

1. Аваз ияртемнәре (ияртемнәр) чыебарлык күренешләрен ничек белдерәләр?

2. Аваз ияртемнәрен лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан характерлагыз, ни өчен алар мөстәкыйль сүз төркеменә кертелмиләр?

3. аваз ияртемнәренең лексик-семантик төркемчәләрен атап күрсәтегез, мисаллар китерегез.

4. Образ ияртемнәре турында төшенчә бирегез, аларның аерым төрләренә мисаллар китерегез.

5. Төзелеше буенча аваз ияртемнәренең нинди төрләре бар?

 

АВАЗ ИЯРТЕМНӘРЕН ТИКШЕРҮ.

1. А в а з яки о б р а з ияртеме.

2. Мәгънә буенча төркемчәсе.

3. Кулланылышы (мөстәкыйль кулланылыш, фигыль составында).

Бераздан урман эче гөр итеп тора башлады... дистәләрчә балталарның тукылдавы, пычкыларның зыңгылдап кисүләре... шуннан соң агачның чатыр-чотыр сынуы һәм, урман эчен дер селкетеп, ботаклары белән карны туздырып егылуы... тагын гөрс-гөрс агач егылуы,- менә шушы күңелле тавышлардан барлыкка килгән бер дәһшәтле авазның гөрселдәвеннән урман эче үкереп торды (И. Гази).

Гөр итепгөр –аваз ияртеме, җансыз предмет чыгарган тавыш, тезмә фигыль составында килгән;

тукылдавы, зыңгылдавытук-, зың- - аваз ияртемнәре, җансыз предмет чыгарган тавышлар, аваз ияртеменнән фигыль ясалган: тук-ылда, зың-гылда;

чатыр-чотыр – парлы аваз ияртеме, җансыз предмет чыгарган тавыш, мөстәкыль кулланылган, җөмләдә - хәл;

дер – образ ияртеме, тезмә фигыль составында килгән;

гөрс-гөрс – парлы аваз ияртеме, җансыз предмет чыгарган тавыш, мөстәкыль кулланылыш, җөмләдә - хәл;

гөрселдәвеннәнгөрс- аваз ияртеме, фигылҗ ясалган: гөрс-елдә.