Бәйлек.

§ 147. Гомуми төшенчә. С е м а н т и к яктан бәйлекләр г р а м м а т и к м ә г ъ н ә белдерәләр, ягъни алар телдә сүзләр арасындагы бергәлек, корал, чагыштыру, сәбәп, максат, вакыт, урын һәм башка м ө н ә с ә б ә т л ә р н е оештыруда катнашалар: укытучы белән (сөйләшү), карандаш белән (язу), таң кебек (нурлы), тау чаклы (зур), дәрес өчен (әзерләдек), урманга таба (китте), юл аша (чыкты) һ.б.

Сүзләр арасындагы төрле-төрле мөнәсәбәтләрне белдерүләре ягыннан бәйлекләр килешләргә якын торалар, һәм асылда алар килеш формалары биреп бетермәгән грамматик мәгънәләрне белдерәләр. Мәсәлән, рус телендәге творительный падеж белдергән мәгънә, ягъни корал мәгънәсе, татар телендәге белән бәйлеге белән белдерелә: пишет пером, рубит топоромкаләм белән яза, балта белән кисә һ.б. Бәйлекләр шулай ук килеш мәгънәләрен ачыклап, төгәлләндереп тә киләләр: урманга чаклы, төштән соң һ.б. Шуңа күрә, алдагы бүлекләрдә без бәйлекләрне дә килешләр системасына кертергә кирәк, алар – аналитик килешләр дигән карашларның булуын да билгеләп үттек. Әмма андый карашлар булуга да карамастан, функциональ охшашлыкка нигезләнеп кенә, бәйлекләрне, безнеңчә, килешләргә кертү ихтыяҗы юк. Бәйлекләр – алар аерым сүз, ярдәмлек сүз төркеме. Аларның даими аваз составы бар, бәйлекләр кушымчалардан аермалы буларак, сингармонизмга, тартыклар ассимиляциясенә бирешмиләр, алар бер сүз төркеменә генә беркетелмәгән, күп төрле сүзләр белән килә алалар. Һәм, ниһаять, бәйлек –күп мәгънәле сүз төркеме.

С и н т а к с и к яктан бәйлекләр үзләре белән кулланылган сүзгә карата асылда и я р т ү ч е кисәк булалар һәм алар килешләр белән башкаралар, ягъни үзе иярткән сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр: язга чаклы, төштән соң, дуслар белән һ.б. Шул ук вакытта, бәйлек белән исемнән яки башка сүздән торган бу тезмә үзе сөйләмдә башка сүз белән мөнәсәбәткә керә, ягъни аңа иярә, аны ачыклый, бәйлекнең г р а м м а т и к м ә г ъ н ә с е дә шул рәвешле формалаша: язга чаклы (эшләү), төштән соң (ял итү), дуслар белән (очрашу) һ.б. Бәйлекләр үзләре иярткән сүз белән берлектә җ ө м л ә к и с ә г е булып киләләр:

Ат килеп туктауга арбадан төште дә, картлар белән татар телендә исәнләште (Г. Ибраһимов) – картлар белән – кыек тәмамлык; Моңа кадәр, Сылу, кайда булдың? (Ф. Сафин) – моңа кадәр – вакыт хәле; Бөтенесе давыл вакытындагы урман шикелле айкала да чайкала (Г. Бәширов) – урман шикелле – рәвеш хәле һ.б.

§ 148. Бәйлекләрне төркемләү.Бәйлекләр сөйләмдә күбрәк исемнән, алмашлыктан һәм исемләшкән башка сүз төркемнәреннән соң киләләр, һәм ул сүзләрнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр. Төрки телләрдә бәйлекләр үзләре иярткән сүздән соң килгәнгә күрә, аларны русча язылган хезмәтләрдә п о с л е с л о г л а р дип атыйлар. Бу – төрки телләрнең үзенчәлеге. Рус телендә функциональ яктан бәйлекләргә охшаш тел чаралары, мәсәлән, п р е д л о г л а р дип атала: до обеда, после ужина һ.б.

Нинди килешне таләп итүләренә карап, бәйлекләр өч төркемгә бүленә:

1. Баш һәм иялек килешен таләп итүче бәйлекләр.

2. Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр.

3. Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр.

1. Б а ш һәм и я л е к килешен таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, күк, кебек, сыман, шикелле, чаклы, хәтле, кадәр, аркылы, аша, буе, буенча, буйлап, саен, сәбәпле һ.б.

Кылыч белән түгел, турылык һәм чынлык белән көчле кешеләр (М. Җәлил). Бу – Нәгыймә өчен бөтенләй яңа әйбер иде (Г. Ибраһимов). Көтүчеләр тапкан чишмә кебек, Җырым минем, син дә улаксыз (С. Хәким).

Бу бәйлекләр белән килгән алмашлыклар гадәттә иялек килеше формасында була: аның белән, минем шикелле, безнең чаклы һ.б.

Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк”, Сезнең белән дуслар булыйк, тату яшик, бергә торыйк! (Г. Афзал). Мин хәзер синең шикелле ярты-йорты түгел, чын кеше, чөнки минем кәсебем бар (К. Тинчурин).

II. Ю н ә л е ш килешен таләп итүче бәйлекләргә: кадәр, чаклы, хәтле, күрә, каршы, башлап, алып, таба, караганда, карамастан бәйлекләре керә.

Көн эссе булуга карамастан, Хәдичәттәй яшел шәл бөркәнгән, шәл чуклары җиргә кадәр салынган! (Г. Әпсәләмов). Төшкә таба төнлә яуган кар эреде, аяк астын пычратып җибәрде (М. Хәбибуллин). Бүген дә шулай, утызлап укучы килеп тулуга карамастан, мәктәп ятим иде (М. Мәһдиев).

III. Ч ы г ы ш килешен таләп итүче бәйлекләргә: соң, башка, бүтән, бирле, тыш, элек бәйлекләре керә.

Көзләрдән соң язлар килми, Алда салкын ак кышлар...(Р. Фәйзуллин). Арслан җавап бирүдән элек, тагын бер мәртәбә Корбановка сөзеп карады (Г. Ахунов). Иртәдән башлап яңгыр яварга җыена иде (Ш. Бикчурин). Тау ярыйсы гына текә булуга кармастан, чаңгы эзләре таушалган (Г. Әпсәләмов).

§ 149. Бәйлекләрнең мәгънәләре. Алда әйтелгәнчә, бәйлекләр сүзләр арасындагы төрле-төрле мөнәсәбәтләрне белдерәләр. Бу – аларның грамматик мәгънәләре. Күпчелек бәйлекләр мәгънә төрлелеге белән аерылып торалар, ягъни бер үк бәйлек сүзләр арасындагы күптөрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә ала.

Белән бәйлеге иң киң функцияле бәйлек булып санала ала. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аның 13 мәгънәсе китерелә, иң гадәти һәм еш очрый торган мәгънәләре 5.

Белән бәйлеге түбәндәге мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә:

а) б е р г ә л е к һәм к а т н а ш л ы к мәгънәсе: иптәшләре белән, минем белән, аның белән, чиләк белән һ.б.

Башкалар белән Җиһанша бабай да килгән иде (Г. Ибраһимов). Арыслан белән юлбарыс яратылган бер каннан (Г. Тукай). Каршылый мине авылым Икмәк белән, тоз белән (Ф. Сафин).

б) к о р а л мөнәсәбәте: каләм белән, чиләк белән, кылыч белән һ.б.

Котелок белән кайнар су алып керәбез (А. Гыйләҗев). ... Чиләге белән күтәреп салкын су эчәсе килә... (Г. Бәширов).

в) бергәлек һәм корал мәгънәләрен к ү ч е р е л м ә т ө с м е р белән белдерә: тавыш белән, җил белән, акыл белән, намус белән һ.б.

Хәсрәтле генә тавыш белән әнкәй үзе җырлап җибәрә (Ш. Маннур). Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем... (Г. Тукай). Түземсезлек белән көтеп тора башлады (Ф. Хөсни).

г) м а к с а т мәгънәсен оештыруда катнаша:

Китапханәгә Кәбир әфәнде эшне өзү теләге белән барган иде (Ә. Фәйзи). Шушы максат белән ... мин мисалларны үземнең тик бер әсәремнән китергәләп үтәм (Ф. Хөсни).

д) с ә б ә п мөнәсәбәтен белдерә:

Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә(Г. Тукай). Яшьлек белән ул хата ясады (Г. Әпсәләмов). Күкчәтау халкының теләге белән, җидееллык татар мәктәбенә Галимҗан Ибраһимов исеме бирелде (И. Салахов).

е) у р ы н мөнәсәбәтен белдерә: юл белән (бару), сукмак белән, су юлы белән һ.б.

Ат ниндидер авыл урамы белән бара иде (Ә. Фәйзи). Якуб әерен генә чыгып китте. Килгән сукмак белән кайтасы килмәде аның (И. Гази).

ж) в а к ы т мөнәсәбәтен белдерә: кич белән, иртә белән һ.б.

Иртә берлән кайнамакта бу базар, Кая баксаң, анда тулган сәүдәгәр (Г. Тукай). Шулай да, вакыты белән аның әрнеп эче поша башлый (Ә. Еники).

з) исем фигыльләр белән килгәндә эш-хәрәкәтнең тиз алышынуын белдерә: кайту белән, күрү белән, ишетү белән һ.б.

Апрель числосы керү белән, мәдрәсәдәге бай шәкертләр таралып бетәләр (М. Гафури).Диңгезгә кереп югалу белән, үзеңдә акрын, ләкин тирән бер рәхәтлек сизә башлыйсың (Г. Ибраһимов).

Өчен бәйлегенең мәгънәләре:

а) эш-хәлнең к е м ө ч е н яки н ә р с ә ө ч е н эшләнүен, билгеләнүен белдерә: синең өчен, дәрес өчен, укытучы өчен һ.б.

Сезнең яхшы укуыгыз безнең өчен шатлык, дәрестә яхшы утыруыгыз – куаныч (Г. Кутуй). Тикшерү өчен хәзер мәсьәлә ачык (Г. Ибраһимов).

б) эш-хәлнең м а к с а т ы н белдерә: тынычлык өчен, тикшерү өчен, күрер өчен һ.б.

Әдәп өчен генә кереп утыра да, бер-ике минуттан тагын торып китә (Ә. Еники). Җитмеш чакрым якын җир түгел, Бер күрешер өчен килдек без (җыр). Чит илләргә чыксаң, озак торма, Гыйбрәт алыр өчен чык икән... (И. Юзеев).

в) с ә б ә п мөнәсәбәтен белдерә:

Рәхмәт сиңа җылы сүзең өчен, татлы сүзең өчен,күреклем (М. Җәлил). Сугышчан иптәшләре Газинурны матур җырлавы өчен дә яраталар иде (Г. Әпсәләмов).

Кебек (кеби), күк, төсле, шикелле, сыман бәйлекләре нинди дә булса б и л г е буенча чагыштыруны белдерәләр: чишмә кебек, җыр шикелле, җиләк сыман һ.б.

Көтүчеләр тапкан чишмә кебек, җырым минем, син дә улаксыз (С. Хәким). Парлылар йөри көймәдә Аккошлар йөзгән сыман... (Х. Туфан). Кунак егете төсле көяз, матур (И. Гази). Шул заманнан бирле айның туганына Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына Карап, күңлем минем кайчак хәйран кала ... (Г. Тукай).

Аерым очракларда бу бәйлекләр якынчалатып әйтү яки, икеләнү төсмерен дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән: Беренче тапкыр күрүем, шулай да таныйм кебек... (Х. Туфан). Таныйм да төсле, юк та төсле (К. Нәҗми).

Чаклы, хәтле, тикле, кадәр бәйлекләре, баш яки иялек килешендәге сүзләр белән килгәндә, күләм ягыннан чагыштыруны белдерәләр: тау чаклы, йодрык кадәр, минем хәтле һ.б.

Ялгыз имәнгә уралып, аның тирәсендә дөнья чаклы тузан, тупрак болыты кузгалды (Г. Ибраһимов). Мин Галимҗан ага Ибраһимов янына барам! Мин Ялтага китәм! Бу көтелмәгән тау хәтле сөенечне кемгә булса да әйтергә, шатлыкны бүлешергә кирәк! (И. Салахов). Йодрык кадәрле, Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге! (М. Хөсәен).

Шул ук чаклы, хәтле, кадәр бәйлекләре юнәлеш килешендәге сүзләр белән килгәндә у р ы н яки в а к ы т мәгънәсен белдерәләр: өйгә чаклы, урманга хәтле, иртәнгә кадәр һ.б.

Өйләгә кадәр Зөлфәт беренчелекне бирмәде... (М. Хәбибуллин). Нурияне Әгерҗегә кадәрле Чишмәбай илтергә тиешле булып чыкты (Г. Ахунов). ...Кошлар иртәнге шәфәкътән кичкә кадәр өзлексез сайрыйлар, капкалар җырлап кына ачыла... (А. Гыйләҗев). Кырга ак кардан юрган ябылган, Җир язга чаклы йокыга талган... (Г. Тукай). Йортларның түбә кыегына кадәр күтәрелеп, кар өелде, чишмәләр күмелде (М. Маликова).

Юнәлеш килеше формасы белән килгәндә кадәр, чаклы, хәтле бәйлекләре экспрессив төсмер белдерү өчен кулланыла. Мәсәлән: Шуны аңлапмы, Гөлчирәгә хәтле Сабирны калдырып китте (М. Мәһдиев). Күркәсенә чаклы асрый икән ... (Ә.Еники).

Аша, аркылы бәйлекләре:

а) у р ы н яки в а к ы т мөнәсәбәтен белдерәләр: урам аша, елга аркылы, көн аша һ.б.

Урам аша чыккан чакта Бүрәнәгә абындым... (җыр). Бакча аркылы узганда туктап, Җидегән йолдызга карап тордык (И. Гази). Ә җан барыбер Күкләр аша кайта Тояр өчен яшәү тылсымын (Л. Янсуар). Мин гасырлар аша урап кайтып, Җанның нечкә кылларына чиртәм (Л. Янсуар);

б) а р а д а ш л ы к мөнәсәбәтен белдерә: хат аша, синең аша, иптәшләре аркылы һ.б.

Алар аша Айрат чик буендагы вакыйгаларның ничек бетүен белә иде (М. Харисов). Бодай көлтәләре Сөмбел белән иптәшенең җитез куллары аша Нәфисә алдына килеп, аннан үкереп торган барабанга керә торды (Г. Бәширов).

Буе, буенча, буйлап бәйлекләре:

а) шулай ук у р ы н яки в а к ы т мөнәсәбәтен белдерә: елга буйлап, көн буе, ай буенча һ.б.

Төн буе әти белән атлар сакладым (Г. Хәсәнов). Җирдән күтәрелгән көчле өермә Яманкул чокыры буйлап тауга ташланды (Г. Ибраһимов). Башка берни дә кирәкми, Дусларның мин гомерем буе Тойсам җылы карашын (С. Хәким). Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә, Исә-исә бөтен дөнья буе китә... (Г. Тукай).

б) буенча бәйлеге күбрәк т и ң л ә ш т е р ү, эш-хәлнең ч ы г а н а г ы мәгънәсен белдерә: әйтүе буенча, сүзләре буенча һ.б.

Хәзер аның доклады буенча бик кызу аңлаш бара (Г. Ибраһимов).

Саен бәйлеге у р ы н , в а к ы т мәгънәләрен һәм урын яки вакыт ягыннан тигез өлешләргә бүленүне белдерә: көн саен, йорт саен, атна саен һ.б.

Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп... (Г. Тукай) . Аны ел саен көтеп ала торган булдылар (Г. Бәширов). Мин дә йөрим, Кояштан һич калмый, Нарат төбе саен күченеп (С. Хәким). Йорт саен йөреп... халыкны җыярга боердылар (Г. Ибраһимов).

Күрә бәйлеге с ә б ә п һәм т и ң л ә ш т е р ү мәгънәләрен белдерә: Эшенә күрә ашы (мәкаль). Авырганга күрә дәрескә килмәде (сөйләм теле).

Таба бәйлеге күбрәк юнәлеш килешендәге исемнәр белән килә, һәм урынга яки вакытка юнәлү мәгънәсен көчәйтә, төгәлләндерә: урманга таба, җәйгә таба, кичкә таба һ.б.

Таңга таба яңгыр да туктады (Г. Әпсәләмов). Якуб әкерен генә чыгып китте... урылган җирләр өстенә барып керде дә... ындырларга таба китте (И. Гази). Без дә бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә таба (Ә. Еники).

Соң, элек – чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр. Мәгънәләре буенча алар шулай ук күбрәк у р ы н яки в а к ы т мәгънәсен конкретлаштыралар: төштән соң, җыелыштан элек, килгәннән соң һ.б.

Моннан ике ел элек Арслан Кыңгыраулы чишмә мәйданын кабул итеп алган иде (Г. Ахунов). Ярты сәгатькә генә туктап торган яңгыр төштән соң тагын ява башлады (Ф. Гыйльметдинов).

§ 150. Бәйлекләр һәм бәйлек ролендә йөрүче ярдәмче исемнәр.Грамматик хезмәтләрдә инде исбатланганча, бәйлекләрнең күпчелеге төрле мөстәкыйль сүз төркемнәреннән морфологик аерымлану, ягъни конверсия юлы белән барлыкка килгән. Хәзерге вакытта төп бәйлекләр дип йөртелгән белән, өчен, кебек, күк, кадәр, саен, сыман бәйлекләре инде тулысынча тамыр сүзләргә әйләнгән. Кайбер бәйлекләрнең кайсы сүз төркеменнән булуын әле дә абайларга мөмкин. Мәсәлән: буе, тыш, төсле, каршы, шикелле, бирле, чаклы, тикле, хәтле, буенча, буйлата, башка, аркылы кебек бәйлекләр исем, сыйфат, рәвеш сүз төркемнәреннән барлыкка килгәннәр; аша, буйлап, күрә кебек бәйлекләр хәл фигыль формаларыннан аерымланганнар, төсле, шикелле, чаклы бәйлекләренең ясалма сыйфатлар белән бәйләнеше бар һ.б. Шул ук вакытта телдә әле килеп чыгышы буенча нигез сүздән тулысынча аерылмаган, бер очракта мөстәкыйль мәгънәдә, бер очракта бәйлек буларак кулланыла торган сүзләр дә бар. Андый сүзләрне гадәттә б ә й л е к с ү з л ә р дип йөртәләр. Бәйлек сүзләргә, аерым алганда, караганда, карамастан, килгәндә, сәбәпле, турында, аркасында, карап, алып, карата һ.б. ны кертергә мөмкин.

Ялгызлык исемнәрнең тарихын тикшерүче белгечләрнең фараз кылуларына караганда, әлеге сүз ике кисәктән тора икән (М. Госманов). Мин дә үземне “телсез”ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастанминем өчен язуның иң авыр өлеше “тел”гә кайтып кала (Ә. Еники). Яз башы җитеп, имтиханнар якынлашусәбәпле, уку йортларында уздырыла торган кичәләр туктатылды (Г. Мөхәммәтшин).

Татар телендә сүзләр арасында мөнәсәбәтләрне белдерүдә кушымчалар һәм бәйлекләрдән тыш бер төркем я р д ә м ч е исемнәр дә катнаша. Мондыйларга: ас, өс, ян, эч, як, ал, арт, урта, тыш, баш, ара кебек исемнәр керә. Ярдәмче сүзләр дип, билгеле булганча, мөстәкыйль сүзләрнең аерым очракларда ярдәмче рольдә кулланылуына әйтәләр. Югарыда китерелгән сүзләр дә, мөстәкыйль мәгънәдә кулланылудан тыш,сүзләр арасындагы төрле у р ы н а р а мөнәсәбәтләрне белдерүдә катнашалар. Мәсәлән: Арлы-бирле борылгалап ... сузыла торгач, Яңа Сала юлы урман эченә кереп китә (Г.Бәширов). Тау артыннан кояш күтәрелеп килә иде (Ш.Бикчурин). Җир өстеннән күпме давыл узды, Бөтерелде күпме өермә... (С. Хәким). Галиулла озак вакыт идән уртасында басып торды (И. Гази). Кар астыннан дәшә үләннәр: - Язга еракмы? Язга еракмы? (Л. Янсуар).

Бу ярдәмче исемнәрнең килеш кушымчалары һәм бәйлекләр белән функциональ яктан уртаклыгы шунда, алар исемне җөмләдәге башка сүзләргә бәйлиләр һәм исемнең башка сүзләргә карата грамматик м ө н ә с ә б ә т е н барлыкка китерәләр. Әмма аларның бәйлекләрдән аермалы яклары да бар:

1. бәйлекләрнең лексик составы һәм килеп чыгышы н бик төрле, һәм аларның составы тел үсеше процессында тулылана бара. Ярдәмче исемнәр асылда бер үк төрле урынара сүзләрдән тора, аларның составы даими;

2. бәйлекләр төрләнмиләр һәм үзләре и я р т к ә н сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр. Бер үк ярдәмче исемнәр, сүзләрне бәйләгәндә, өч төрле урынара килештә кулланылалар; һәм үзләре и я р г ә н сүз белән изафә мөнәсәбәтендә торалар: урман эченә, урман эченнән, урман эчендә, тау башына, тау башыннан, тау башында һ.б.

3. күпчелек бәйлекләр төрле-төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерәләр, ә ярдәмче исемнәр бары тик у р ы н а р а мөнәсәбәтләрне генә белдерәләр [бу турыда карагыз: Тумашева, 1964: 203].

...Зур сәкенең түренә, бөкләп салган юрганнар өстенә хәзрәтләр һәм кодалар утырган иде инде (Ә.Еники). Көлгән чакта зәңгәр күзләре вак җыерчыклар эченә төренеп сөйкемле ялтырый (И.Гази). Су буеннан әнкәй кайтып килә... (М. Галиев).