Теркәгечләр.

§ 151. Гомуми төшенчә.Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли, терки һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә. Димәк, с е м а н т и к яктан теркәгечләр шулай ук г р а м м а т и к мәгънә белдерәләр.

М о р ф о л о г и к яктан теркәгечләр төрләнмиләр, бары тик теркәгеч ролендә килгән мөнәсәбәтле сүзләр генә төрле килеш формаларын алырга мөмкин: кем - шул, кемгә - шуңа, шуңа, шуны һ.б.

С и н т а к с и к яктан теркәгечләр җөмләләрне, сирәгрәк аерым сүзләрне, бәйлиләр, әмма алар үзләре җөмлә кисәге булып килә алмыйлар. Мәсәлән: Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин, бабасы үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар дакалдылар (Ә.Еники). Моңарчы камыл эчендә күренеп яткан чикерткә бер якка сикерде, һәм Габдулла аның кая барып төшкәнен күреп калды (Ә.Фәйзи). Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде. Егълап елгалар, сулар түгелде (Г. Тукай).

Т е р к ә г е ч һәм б ә й л е к - ике ярдәмлек сүз төркеме, сүзләр һәм җөмләләр арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә торган чара буларак, алар арасында уртак һәм аермалы яклар бар. Аерымлыклар нигездә синтаксик якка карый, чөнки бәйлек тә, теркәгеч тә грамматик мәгънә белдерәләр, яки грамматик мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар, морфологик яктан икесе дә төрләнмиләр, һәм алар нигезендә яңа сүзләр дә ясалмый. Синтаксик яктан исә, б ә й л е к үзе иярткән сүз белән бергә җөмлә кисәге булып килә, ә т е р к ә г е ч синтаксик яктан мөстәкыйль, ул җөмлә кисәге составына керми, аерым кулланыла. С е м а н т и к яктан да алар арасында мөһим аерма бар: күпчелек бәйлекләр сүзләр арасындагы бергәлек, корал, урын, вакыт, сәбәп кебек мөнәсәбәтләрне формалаштыруда мөһим, хәлиткеч роль уйныйлар (дәрес өчен, каләм белән, урам аша һ.б.), ягъни бәйлекләрдән башка мондый мөнәсәбәтләр барлыкка килә алмый. Теркәгечләр исә, аеруча тезүче теркәгечләр, сүзләр яки җөмләләр арасындагы инде урнашкан мөнәсәбәтләрне, әйтик, санау, каршы кую һ.б. мәгънәләрне т ө г ә л ә н д е р е п , к о н к р е т л а ш т ы р ы п киләләр. Шуңа күрә синтаксик яктан теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнешләр еш кына янәшә куела. Мәсәлән: Марат, Азат, Илдус кинога киттеләр ~ Марат, Азат һәмИлдус кинога киттеләр. Яки: Болыт килде, яңгыр яумады ~ Болыт килде, әммаяңгыр яумады һ.б.

Соңгы вакытта чыккан грамматик хезмәтләдә дә теркәгечләрнең телдәге үзенчәлекле роле шактый төгәл билгеләнгән: “...Алар (теркәгечләр –Ф. Х.) синтаксик бәйләнешнең ике (ияртүле һәм тезүле) төрендә дә урын алалар, күпләгән мәгънә мөнәсәбәтен булдыруны тәэмин итәләр: сүз һәм җөмләләрне бер-берсенә каршы куялар, тезеп алып китәләр, т ө г ә ла н ы к л а у г а б у л ы ш а л а р, эш-хәрәкәтнең вакытын, сәбәбен, үтәлү дәрәҗәсен, рәвешен булдыруда я р д ә м и т ә л ә р (ассызыклар безнеке – Ф. Х.)” [Татар грамматикасы, 2002: 359].

Типологиягә мөрәҗәгать итсәк тә, рус телендә теркәгеч (союз) семантик яктан бәйлеккә (предлогка) капма-каршы куела, һәм теркәгечнең мәгънәсе к в а л и ф и к а ц и я л и т о р г а н, яки т ө г ә л л ә н д е р ә т о р г а н мәгънә буларак билгеләнә [Русская грамматика I т.: 714].

Галимнәрнең бердәм фикеренчә, теркәгечле бәйләнеш төрки телләрдә соңрак барлыкка килгән, сөйләм телендә, мәсәлән, хәзерге вакытта да җөмләләрне теркәгечләр ярдәмендә оештырып сөйләү сирәк очрый торган күренеш. Теркәгечләрнең лексик составы да бәйлекләр белән чагыштырганда кимрәк, һәм аларның күпчелеген алынма сүзләр, нигездә гарәп-фарсы алынмалары, тәшкил итә: вә, әмма, ләкин, хәтта, һәм, әгәр, гүя, ки һ.б. Татар теленең үз сүзләре нигезендә формалашкан теркәгечләргә да / дә, ни...ни, бары, тагын, я, яисә, тик кебек теркәгечләр керә.

§152. Теркәгечләрне төркемләү. Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр ике төркемгә бүленәләр: а) т е з ү ч е теркәгечләр, б) и я р т ү ч е теркәгечләр.

Т е з ү ч е теркәгечләр җөмләдә үзара тигез хокуклы, ягъни бер-берсенә иярмәгән сүзләрне, яки тезмә, кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бәйлүдә катнашалар; и я р т ү ч е теркәгечләр исә, җөмлә эчендә бер-берсенә ияреп, ачыклап килгән сүзләрне, яки иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр, һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерүдә катнашалар.

1. Тезүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җ ы ю ч ы, к а р ш ы к у ю ч ы һәм б ү л ү ч е теркәгечләргә аерылалар.

Җ ы ю ч ы теркәгечләргә: һәм, вә, тагын, ни...ни, янә, да, дә теркәгечләре керә. Җыючы теркәгечләр үзара тигез хокуклы җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә составындагы бер-берсенә буйсынмаган гади җөмләләрне бәйлиләр; җ ы ю , с а н а п к и т ү , т е р к ә ү кебек вазыйфа башкаралар:

а) Җыючы теркәгечләр җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләр янында киләләр:

Әнә шул тау итәгендәге куаклар арасында, печән чапкан вакытларда, ул һәмЗаһидә ничек бер-берсе белән очрашырга теләп йөриләр иде (Ә.Еники). Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... (Г.Тукай). Камышиев никөлергә, ни ачуланырга белмичә, Мансурның кара күзле алсу йөзенә аптырабрак карап торды.... (И.Гази). Барам, туктыйм, колак салып торам; тагын кузгалып китәм. Үлән арасында мәш килгән хисапсыз кортларга, бөҗәкләргә озак кына карап торам (Ә.Еники); Теплоходларның ак салонында Бетховенның “Айлы соната”сы Агыла да һаманагыла (Зөлфәт).

б) тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне үзара теркиләр:

Сизелмичә генә караңгылык иңде һәмкөймә төнге табигать эчендә кечкенә бер йомычка кебек чайкала башлады (Г.Ибраһимов). Тагын шәһәр тау-гөр килә башлады, .... тагын вакыйгалар яшен тизлеге белән төрле почмакларга тарала башлады (Х.Садри). Әле яңгыр ява, әлеялтырап кояш чыга (Сөйл. т.)

К а р ш ы к у ю ч ы т е р к ә г е ч л ә р: ләкин, әмма, ә, бәлки, фәкать, тик.

Каршы куючы теркәгечләр җөмләдә тиңдәш кисәкләрне (а), яки тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрне (б) теркиләр һәм бер-берсенә каршы куялар.

а) Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде. (Ә.Еники). Рәхилә ак конвертны кулына алды, тик шунда ук кире бирәсе килеп куйды (Ә.Еники). Дөньяның мин күрдем суын, күлен, Урманнарын, тавын, чүлләрен, Тик күрмәдем, Идел, синең кебек, Сагындырган ягын күрмәдем (Х.Туфан).

б) Кара җирнең кара малае мин, Ашап үстем аның икмәген... Ләкин үзем әле шул җиремдә Чәчеп, урып иген икмәдем (Р.Гаташ). Хәзер дә Илмира буйга-сынга, төскә биткә әллә ни үзгәрмәгән, тик чәчен соңгы мода буенча кыска итеп кистергән дә, кигән киемнәре затлырак (Г.Әпсәләмов).

Б ү л ү ч е т е р к ә г е ч л ә р: я, яки, яисә, әле... әле, бер... бер. Бүлүче теркәгечләр сөйләмгә санап китү, охшаш күренешләрнең берсен аерып кую, күренеш, вакыйга эш-хәлләрнең кабатлануы кебек мәгънә төсмерләре өстиләр. Мәсәлән: Юк, бу тәкъдимне ул миңа булачак киленнәре итеп кенә, якиФатихаттәйнең үтенүләрен тыңлап ясаган (Г.Әпсәләмов). Нигә ул моңа кичә, яисә анннан элегрәк көннәрдә игътибар итмәде икән? (Г.Әпсәләмов). Я суыта дөнья, я тирләтә, яки ачыктыра. Кузгалырга, алга юл алырга Форсат ачып тора (Р.Гаташ). Әле яңгыр ява, әлеялтырап кояш чыга (Сөйл. т.)

2. Ияртүче теркәгечләр. Ияртүче теркәгечләргә: чөнки, ки, гүя, гүяки, гәрчә, әгәр, ягъни кебек теркәгечләр керә. Ияртүче теркәгечләр иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртеп киләләр һәм алар арасында с ә б ә п, м а к с а т, ш а р т, к и р е ш а р т һ.б. мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар. Җөмлә эчендәге с ү з л ә р н е бәйләүдә башлыча ягъни теркәгече генә катнаша, һәм синтаксист галимнәр аны а н ы к л а у ч ы теркәгеч дип атыйлар (Татар грамматикасы II т. – 300 б.).

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына торып җырлаган кыз ялгыз гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы ишетелми (Ә.Еники). Таулар Кларада һәрвакыт ихтыярсыз соклану уяталар, гүя алар, дөньядан югары күтәрелеп, түбәндәге тормышка бәйсез бер горурлык белән карап торалар (Ә. Еники). Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде ки, аңа бөтен кешенең исе китә иде (И. Гази). Әгәр менә хәзер Арыслан аның янына килеп, аңардан гафу үтенсә, ул инде күптән тынычланган булыр иде (Г. Ахунов).

Китерелгән җөмләләрдә чөнки теркәгече – баш һәм иярчен җөмлә арасында сәбәп, әгәр теркәгече - шарт, гүя чагыштыру мөнәсәбәтен һәм ки теркәгече аергыч мөнәсәбәтен оештыруда катнаша һ.б.

Аналитик төзелешле иярченле кушма җөмлә составындагы җөмләләрне үзара бәйләүдә ияртүче теркәгечләрдән тыш, т е р к ә г е ч с ү з л ә р һәм м ө н ә с ә б ә т л е с ү з л ә р дә катнаша. Бу очракта җөмләләрне үзара теркәүдә күбрәе сорау һәм күрсәтү алмашлыклары кулланыла.

Кем – шул, кайда – шунда, ничек – шулай, ни – шул, кемнең – шуның кебек сүзләр традицион рәвештә грамматик хезмәтләрдә парлы мөнәсәбәтле сүзләр дип, шул, шуның, моның, моңа, шуңа, шунысы, шуңа күрә, шуның чаклы һ.б. алмашлыкларның теркәгеч вазыйфасында кулланылуы я л г ы з а к м ө н ә с ә б ә т л е с ү з л ә р дип атала [Зәкиев, 2005: 260-261]. Мөнәсәбәтле сүзләрнең теркәгечләрдән яки бәйлекләрдән аермасы түбәндәгечә билгеләнелә: “...алар (ягъни мөнәсәбәтле сүзләр – Ф. Х.) бер үк вакытта җөмләләрне бәйләү хезмәтен дә үтиләр, һәм җөмләнең аерым кисәге булып киләләр. Мөнәсәбәтле сүзләр җөмләләрне һәрвакыт ияртүле юл белән бәйлиләр...” [Шунда ук].

Мөнәсәбәтле сүзләрнең кулланылышы алмашлыкларның телдә өстәмә вазыйфа башкаруы ягыннан гына морфологиягә карый, ә җөмләләрне теркәү үзенчәлеге буенча мөнәсәбәтле сүзләр тулысынча синтаксиска карыйлар, алар нигезендә синтаксик берәмлекләр:

а) парлы мөнәсәбәтле сүзләр:

Кемнең итәгенә ут төшсә,шул яна (Мәкаль). Бәхетле шул баладыр, Кайсы дәрсенә күңел бирсә...(Г.Тукай). Ни чәчсәң, шуны урырсың (Мәкаль). Казан кайда– сүз шунда, сылу кайда – күз шунда (Мәкаль).

б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр

Безнең әдәби тәнкыйтебезнең зур бер кимчелеге шунда, без художник турында сүз чыкканда, күбесенчә дип әйтерлек, аның социаль җәмгыять җимеше булучылыгын ачу белән... чикләнеп...аның үзенә хас әдәби һәм фәлсәфи җанын бер читтә калдырабыз (Ф.Хөсни). Менә шундый инде ул адәм баласы: нинди генә авыр хәлгә калмасын, үзен юатырлык сылтау эзләп таба (И.Гази). Мин бернәрсә аңлый алмыйча утырам, шуңа күрә иңбашымны гына җыерып куйдым (Ә.Еники).