Модаль сњзлђр.

§157. Гомуми тљшенчђМодаль сњзлђр сљйлђмдђ модальлек белдерњнећ лексик чарасы буларак билгелђнђ. Белгђнебезчђ, модальлек, кић мђгънђдђ, сљйлђмнећ чынбарлыкка тљрле-тљрле мљнђсђбђтен белдерњ дигђн сњз, џђм ул књп тљрле тел чаралары – морфологик, синтаксик, фонетик џђм лексик чаралар ярдђмендђ башкарыла. Морфологик ќђџђттђн без, мђсђлђн, алда фигыльлђрнећ модаль мђгънђ белдерњдђ мљмкинлеклђре гаять зур икђнен књреп њттек: наклонениелђр, модаль мђгънђ белдерђ торган аналитик фигыль формалары џ.б; синтаксик яктан – ќљмлђ тљрлђре (сорау, тойгылы, љндђњ џ.б. ќљмлђлђр), фонетикада исђ басым џђм интонация џ.б. шулай ук сљйлђмнећ модальлеген белдерђлђр. Болардан тыш телдђ махсус рђвештђ сљйлђмнећ чынбарлыкка тљрле-тљрле мљнђсђбђтен: реальлеген, мљмкинлеген, кирђклеген, тиешлеген, ихтималлыгын, ышанычлы булуын џ.б.ны белдерђ торган лексик берђмлеклђр – модаль сњзлђр кулланыла.

Мђгънђ тљсмерлђре џђм синтаксик функциялђре буенча модаль сњзлђрне Д.Г.Тумашева ике тљркемгђ бњлеп карый:

1) сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен объектив рђвештђ белдерђ торган модаль сњзлђр;

2) сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен сљйлђњченећ субъектив бђялђве аркылы белдерђ торган модаль сњзлђр [Тумашева, 1964: 297 ].

Беренче тљркемгђ: бар, юк, кирђк, тиеш, мљмкин, ярый сњзлђре, ђ икенче тљркемгђ: ђлбђттђ, дљрес, чыннан да, икђн, билгеле, ахры, имеш, бђлки, бугай, шаять, ичмасам џ.б сњзлђр керђ:

Минем барлыгы биш пар књгђрченем бар иде, ђниемнећ агасы Госман абый тагын бер пар књгђрчен бњлђк итте (Ф.Хљсни). Кояш инде баеп та љлгерде, ђ кайтып ќитђргђ ким дигђндђ љч сђгать вакыт кирђк ђле (Ђ.Еники). Билгеле, бу кап-кара урманда џђр ерткыч та бар, юк тњгел аю, бњре, тљлке – ќиџан корткыч та бар (Г.Тукай). Мин ќир љстен артык сљйдем, бугай, Артык сљйдем аныћ гљллђрен, Џђрбер буйга ќиткђн каен кызын Усак егетеннђн кљнлђдем (Џ.Такташ). Сабан туена, тђгаен, кайтырбыз (Г.Бђширов).

Татар теле буенча хезмђтлђрдђ бу типтагы сњзлђрне бђялђњгђ галимнђр тљрлечђ якын килђлђр. Мђсђлђн, беренче тљркемгђ кергђн бар, юк, кирђк, тиеш кебек сњзлђр «Татар грамматикасы»нда «хђбђрлек сњзлђр» атамасы белђн мљстђкыйль сњзлђргђ кертеп каралган [Татар грамматикасы, 2002: 233 – 237], џђм бары тик сљйлђњченећ субъектив бђялђвенђ бђйле џђм ќљмлђдђ књбрђк кереш сњз вазыйфасын башкара торган, дљрес, ђлбђттђ, мљгаен, имеш џ.б. сњзлђр генђ модаль сњзлђр буларак тикшерелђ. Дљрес, беренче тљркемгђ кергђн сњзлђрне «хђбђрлек сњзлђр» дип бђялђњ Г.Алпаровтан ук килђ. В.Н. Хангилдин да бу типтагы сњзлђрне хђбђрлек сњзлђр дип тикшерђ. Д.Г. Тумашева исђ, алда књрсђтелгђнчђ, џђр ике тљр сњзлђрне модаль сњзлђргђ кертеп карый.

Бер њк грамматик књренешне бу рђвешле тљрлечђ бђялђњнећ объектив сђбђплђре дђ бар, билгеле.

Беренчедђн, модальлек, модаль сњзлђр грамматик хезмђтлђрдђ чагыштырмача соћрак љйрђнелђ башлады, џђм тљрле теллђрдђ бу тел књренешен аћлатуда хђзергђ кадђр фикер башкалыклары да бар. «Русская грамматика»да, мђсђлђн, [т. I, 1980] хђбђрлек (предикатив) сњзлђр џђм модаль сњзлђр гомумђн аерым каралмаган.

Икенчедђн,бу ике тљр модаль сњзлђр њзлђренећ грамматик табигате, бигрђк тђ синтаксик функциялђре белђн чыннан да бер-берсеннђн шактый нык аерылалар. Беренче тљр модаль сњзлђр – бар, юк, тиеш, кирђк џ.б. ќљмлђдђ књбрђк мљстђкыйль рђвештђ хђбђр булып, яки кушма хђбђр составында килђлђр џђм предметларныћ яки књреншлђрнећ булуын (барлыгын) яки юклыгын, кирђклеген, булырга тиешлеген џ.б. объектив рђвештђ хђбђр итђлђр.

Мђсђлђн:

Башка иллђр мића кирђк тњгел, Хыялым юк минем ул хакта... (Н.Дђњли). Кузгатмакчы булсаћ халык књћеллђрен, Тибрђтмђкче булсаћ ић нечкђ кылларын, Кљйлђњ тиеш, ђлбђт, ачы хђсрђт кљен, Кирђк тњгел мђгънђсе кљлке уен (Г.Тукай).

Икенче тљр модаль сњзлђр: ђлбђттђ, бђлки, бугай џ.б. исђ хђбђр ителђ торган књренешкђ сљйлђњченећ субъектив мљнђсђбђтен белдерђлђр, алар ќљмлђдђге башка сњзлђр белђн мљнђсђбђткђ кермилђр, ќљмлђ кисђге вазыйфасын башкармыйлар, ќљмлђгђ тулаем модаль тљсмер љстилђр, яки њзлђре генђ аерым ќљмлђ булып килђлђр: [47]

Мђсђлђн:

Хђзер сљйлђп торудан мђгънђ юк, ђлбђттђ (Р.Хђмид). Бђлки, ђтиемнећ ђтисен, минем бабамны белђсездер? (Ђ.Еники). Ђни моны белде, ахры (Г. Ибраџимов).

Шул ук вакытта, бу ике тљркемгђ кергђн: тиеш, мљмкин, кирђк, дљрес, билгеле, ђлбђттђ, бђхђссес, бђлки, бугай, мљгаен џ.б. сњзлђр џђркайсы телдђ њзенчђлекле лексик-грамматик сњзлђр классын тђшкил итђлђр, лексик-семантик яктан џђм грамматик яктан характерланалар. Бу сњзлђр синтаксик функциялђре џђм аерым морфологик билгелђре буенча (тљрлђнњ-тљрлђнмђњ) аерылсалар да, семантик яктан зур уртаклык књрсђтђлђр – аларныћ џђркайсы модаль мђгънђ белдереп џђм сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен тљрле яклап характерлыйлар.

Хђбђрлек сњзлђр дип модаль сњзлђрдђн аерылган кирђк, тиеш, мљмкин, ярый сњзлђренђ игътибар итсђк, семантик яктан аларны бары тик кирђклек, тиешлек, мљмкинлекне белдерђ торган сњзлђр дип кенђ бђяли алабыз, башкача мљмкин тњгел. Ђ бар, юк сњзлђре исђ эш-хђлнећ, књренешнећ реальлеген яки реаль булмавын белдерђлђр. Бу – шулай ук модальлеккђ карый. Татар грамматикасында да бу типтагы сњзлђр хђбђрлек сњзлђр дип бирелсђ дђ, џђр очракта аларныћ модаль мђгънђ белдерњлђре билгелђп њтелђ: «Кирђк, тиеш (тиешле) џђм мљмкин... болар – љч тљрле модаль мђгънђ белдерђ торган сњзлђр (Ассызык – безнеке – Ф.Х.). Кирђк сњзе (1) – зарурилык (необходимость), тиеш сњзе (2) – тиешлек (долженанвование), ђ мљмкин сњзе – мљмкинлек (возможность) мђгънђлђрен белдерђлђр» [Татар грамматикасы, 2002: 331]

Без дђ, њз чиратыбызда морфологик хезмђтлђрдђ инде ќитђрлек дђлиллђгђнчђ [Карагыз: Тумашева, 1964: 277 – 278 ], џђр ике тљркемгђ кергђн сњзлђрне модаль сњзлђр дип бђялђњ џђм аларныћ уртак џђм аермалы якларын билгелђп, ике тљркемгђ аерып карау методик яктан дљресрђк булыр дип саныйбыз.

§158 Модаль сњзлђрнећ кулланылыш њзенчђлеклђре.Бар, юк модаль сњзлђренећ килеп чыгышы исемнђр белђн бђйлђп карала џђм алар сљйлђм эчендђ исемнђрчђ тљрлђнеп килергђ дђ мљмкин. Мђсђлђн: Барыбергђ, югы – уртак (мђкаль). Ђ шулаймы? – акча барда, бар да дуст шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, бар да яныћнан таяр (Г.Тукай). Син юктакилгђннђр иде (сљйлђм теле).

Бу модаль сњзлђр ќљмлђдђ њзлђре генђ дђ хђбђр булып килђлђр: Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, љйдђ юк (табышмак). Кинђн, тынлык сљйгђн дустым: Дљньяда ул атау бар. Бар ул хыялыћ эзлђгђн тљтенсел кыя таулар! (Н.Хисамов). Арча районында туып-њскђн егет. Шућадыр, балык тотуга хиреслеге юк (В.Нуруллин).

Юк модаль сњзе субъектив модальлекне белдереп, ќљмлђгђ тулаем карарга да мљмкин. Бу очракта ул, ќљмлђ кисђклђренђ бђйсез кулланыла џђм инкярны белдерђ: Юк, кояшым, мин белђм: син батмагансыћ мђћгегђ (Г.Тукай). Шундый ук сљйлђм ситуациясендђ раслауны белдереп ђйе сњзе килђ: Ђйе, ул килгђн иде (сљйлђм теле).

Бар, модаль сњзе, -асы / ђсе кушымчалы сыйфат фигыль белђн килеп, кирђклек модаль мђгънђсен, -у / њ кушымчалы исем фигыль белђн килеп, ихтималлыкны белдерђ: барасы бар, књрђсе бар, килње бар џ.б.

Тиздђн бит Таулы Тљбђкнећ район сабан туйларын њткђрђсе бар. Сабан туе комиссиясенђ керергђ риза булмассыз микђн? (Г.Ахунов). Кеше-кара књрње бар (сљйлђм теле). Казалар кебек очасыларкитђселђр юкминем (Х.Туфан).

Кирђк, тиеш, мљмкин, ярый (ярамый) модаль сњзлђре ќљмлђ эчендђ књбрђк фигыльнећ инфинитив яки исем фигыль формалары белђн кулланылалар џђм кирђклек, тиешлек, мљмкинлек модаль мђгънђлђрен белдерђлђр: барырга кирђк, килергђ тиеш, ђйтергђ мљмкин, сљйлђргђ ярый џ.б.

Ул њзлђренђ кайткан булырга тиеш (К.Тимбикова). ... Кинђт килеп кергђн кеше, аныћ љнен алды... Сорашырга да ярамый, тайга гадђте, сабыр булырга да кирђк, кешене, битен-књзен юындырып, чђйгђ утырттылар (Я.Зђнкиев). ...Ул њзенећ шђкертенђ, янђшђдђ утырып торуы белђн генђ булса да ярдђм итђргђ тиеш (Г.Ахунов). – Михаил Владимирович, Саттаровныћ ђнисе књренергђ рљхсђт сорый... – Бирергђ кирђк, – диде баш врач, ђйлђнеп карамыйча гына (А.Шамов).

Сљйлђмнећ чынбарлыкка мљнђсђбђтен сљйлђњченећ субъектив бђялђве аша белдереп, кереш сњз функциясендђ кулланыла торган модаль сњзлђр њз мђгънђлђре буенча берничђ тљркемгђ бњленђлђр:

1) раслауны белдерђ торган модаль сњзлђр: ђлбђттђ, шиксез, џичшиксез, бђхђссез, дљрес, тђгаен, чыннан да џ.б.

Гыйззђтуллин, ђлбђттђ, бу хикмђтлђрне белми иде (М.Мђџдиев). Сабан туена, мљгаен, кайтырбыз (Г.Бђширов). Безнећ, чыннан да, горурланып сљйлђрлек шагыйрьлђребез бар (С.Хђким). Дљрес, аныћ бабасы, сљйлђвенђ караганда, таза гына тормышлы булган (Ђ.Еники). Чыннан да, Александр Николаевич моћа сљенђчђк бит. Шђкертлђрем ќњнле кешелђр булып чыкты, дип књћеленнђн горурланачак (Г.Ахунов).

2) фараз кылу, ихтималлык, икелђнњ тљсмерлђрен белдерђ торган модаль сњзлђр: бђлки, бугай, књрђсећ, шђт, мљгаен, гњя, ихтимал, ахры, икђн, тиеш џ.б.

Бђлки, аныћ шул тирђдђ генђ оясы бардыр... (М.Мђџдиев). Сезнећ књбегез, ихтимал, ќидееллык мђктђптђ чит тел укытучысы булып эшлђр (М.Мђџдиев). Хатын-кыз табигатен ярыйсы гына аћлый иде, бугай Чыћгыз (З.Зђйнуллин). Ђ каеннар, бђлки, белмђгђндер, Мића гына шулай тоелгандыр, Яфраклары ќђрђхђттђн тњгел, Кљз ќиткђнгђ генђ коелгандыр (Г.Мљхђммђтшин). Ќылы тљннђрдђ, караћгы књк йљзендђ, якты нур бљркегђн балкышлар кабатланып куя. Гњя, бик-бик еракта, офык артында, тавыш-тынсыз гына яшен яшьнђп алган сыман тоела (Л.Хђмидуллин).

Тикшеренњчелђр шулай ук икђн, имеш, микђн кебек сњзлђрне дђ субъектив-модальлекне белдерђ торган сњзлђргђ кертеп карыйлар [Карагыз: Татар грамматикасы, 2002: 344 – 350 ].

Икђн сњзе књбрђк фикерне раслау, нђтиќђ ясау мђгънђсен, имеш сњзе – беркадђр ирония катыш нђтиќђ ясау яки фараз кылуны белдерђ:

Заџит чњмђлђ тарттыручы малайларныћ мђйханђ килњлђрен књзђтеп, абайламыйча да калган, кыз-кыркын, егет-ќилкенчђк кибђн тирђсенђ ќыелган икђн(М.Ђмирханов). Шул заманнан бирле, кем, алтын-кљмеш књл тљбендђ џич хисапсыз књп, имеш.. Киптисђ бер дђфга кузгалып бары – књл буеныћ мђдрђсђ талиблђре Барча байлыкны ќыячаклар имеш (Г.Тукай).

Алда билгелђгђнчђ, субъектив модальлекне белдергђн сњзлђр ќљмлђдђ књбрђк кереш сњз вазыйфасында килђлђр. Ђмма џђр кереш сњзнећ модаль сњз була алмавын билгелђњ белђн дђ тикшеренњчелђр, џичшиксез, хаклы. Кереш сњзлђр – синтаксик категория, аларны модаль сњзлђр белђн тићлђштерергђ ярамый. Ђйтик, димђк, ниџаять, гомумђн, кыскасы, беренчедђн, мђсђлђн кебек сњзлђр гадђттђ ќљмлђдђ кереш сњз булып килђлђр, ђмма алар модаль мђгънђ белдермилђр [ Тумашева, 1964: 289 б., Татар грамматикасы, 2002: 340 ].

МОДАЛЬ СҮЗЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

1. Модаль сүзнең төре (объектив яки субъектив модальлекне белдергән сүз).

2. Мәгънә төсмере.

Читекче кызлар булган йортка керүне мин зарыгып көтә идем. Бәлки, алар миңа апаемны хәтерләткәннәрдер? (Г. Бәширов).

Бәлки – модаль сүз, субъектив модальлекне белдерә, икеләнү, гөман кылу төсмере.

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

1.Модальлек белдерүнең лексик чарасы буларак модаль сүзләргә гомуми характеристика бирегез.

2. Модаль сүзләрнең ике төрен аерып күрсәтегез.

3. Объектив модальлекне белдергән бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләрне белдерүдә нинди карашлар бар?

4. Модаль сүзләрнең һәр ике төрен характерлагыз, аларның охшаш һәм аермалы якларын күрсәтегез?

5. Модаль сүзләрнең лексик составын истә калдырыгыз.