рефераты конспекты курсовые дипломные лекции шпоры

Реферат Курсовая Конспект

Юнәлеш категориясе.

Юнәлеш категориясе. - раздел Образование, Югары уку йортлары љчен дђреслек § 92. Гомуми Төшенчә.Ю Н ә Л Е Ш – Эш-Х...

§ 92. Гомуми төшенчә.Ю н ә л е ш – эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар телендә фигыльнең биш юнәлеш формасы бар: 1) т ө п юнәлеш, 2) т ө ш е м юнәлеше, 3) к а й т ы м юнәлеше, 4) у р т а к л ы к юнәлеше, 5) й ө к л ә т ү юнәлеше.

Юнәлеш фигыльгә хас г о м у м и грамматик категорияләрдән санала, ягъни юнәлеш кушымчалары форма ясагычлардан фигыль нигезенә иң якын торган кушымчалар, һәм алар фигыльнең барлык грамматик шәкелләрендә дә -һәм затланышлы, һәм затланышсыз фигыльләрдә дә - бик иркен чагылыш табалар. Мәсәлән: китап укылды, укылган китап, китап укылгач; хат яздырдым, хат яздырып, хат яздыру һ.б.

Татар тел белемендә, һәм гомумән төрки телләрдә юнәлеш категориясе иң катлаулы һәм шактый бәхәсле грамматик күренеш булып тора.

Беренчедән, юнәлеш категориясенә билгеләмә бирүгә, ягъни аның гомуми грамматик мәгънәсен билгеләүгә галимнәр арасында төрлечә якын килү бар.

Юнәлеш категориясе:

а) эш-хәлнең о б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә (Л.Җәләй);

ә) эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә (Д.Г.Тумашева, Ә.Ә.Юлдашев);

б) эш-хәлнең о б ъ е к т к а һәм с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә (В.Н.Хангилдин);

в) төрле объект-субъект мөнәсәбәтләрен белдерә (К.З.Зиннәтуллина).

Элегрәк чыккан грамматик хезмәтләрдә исә юнәлешнең гомум категориаль мәгънәсен билгеләү мөмкин түгел дигән кебегрәк фикерләр дә әйтелде.

Безнеңчә, “юнәлеш категориясе эш - хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә” дип карау бу грамматик күренешнең табигатенә тулысынча туры килә, чөнки фигыль нигезенә ялганып килгән юнәлеш кушымчалары асылда эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен төрлечә характерлыйлар. Мәсәлән, фигыль өстәмә кушымчалар алмыйча т ө п юнәлештә килгәндә, эш-хәлне гадәттә субъект ү з е башкара: Эшчеләр йорт төзи; -ын (-ен, –н) кушымчаларын алып фигыль к а й т ы м юнәлешендә килгәндә, исә эш-хәлне шулай ук субъект ү з е башкара, әмма эш туры объектка юнәлеш, субъект белән чикләнә. Мәсәлән: Ул киенә, юына һ.б. -ыл (-ел, -л) кушымчаларын алып, т ө ш е м юнәлешендә килгәндә, логик субъектның роле п а с с и в л а ш а, эш турыдан-туры объектка юнәлтелә: Йорт эшчеләр тарафыннан төзелә.У р т а к л ы к юнәлешендәге фигыль (-ыш, еш формасы) эшне башкаруда б е р н и ч ә субъектның катнашуын белдерә: Алар йорт төзешә; фигыль төрле өстәмә кушымчалар алып, йөкләтү юнәлешендә килгәндә дә эшне башкаруда кимендә и к е с у б ъ е к т катнаша: беренче субъект эшне үтәргә кушучы, ихтыяр күрсәтүче, икенче субъект үтәүче була. Ул йортлар төзетә;

Әмма югарыда китерелгән субъектка һәм объектка кагылышлы билгеләмәләр дә асылда бу билгеләмәгә каршы килмиләр, ә аны тулыландыралар гына.

Икенчедән,төрле юнәлеш кушымчаларының фигыльләргә ялгану мөмкинлеге чикләнгән. Башка форма ясагычлардан аермалы буларак, алар төрле фигыль нигезләренә сайлап ялганалар һәм бу яклап күбрәк сүзъясагычларга якын торалар. Татар телендә юнәлеш категориясе К.З.Зиннәтуллина тарафыннан махсус һәм гаять җентекле итеп өйрәнелгән, һәм ул, йөкләтү юнәлешеннән кала, төрле юнәлеш кушымчаларының барлык фигыль лексикасының бары тик өчтән беренә, яки аннан да кимрәк өлешенә генә ялгана алуын билгели. Төшем юнәлеше кушымчасы –ыл/-ел, мәсәлән, бары тик күчемле фигыльләргә генә, һәм барлык фигыль лексикасының 17,4 % ына гына ялгана ала. Мәсәлән: укый ~укыла, төзи~төзелә, сала~салына, ясый~ясала һ.б. Уртаклык һәм кайтым юнәлеше кушымчалары барлык лексиканың 33 %ына ялгана: кия~киенә, юа~юына, башлый~башлана, йөри~йөренә; һ.б. Йөкләтү юнәлешендә фигыльләрнең кушымча алу мөмкинлеге киңрәк (88,6 %), әмма бу очракта да фигыльләр шактый еш йөкләтү мәгънәсен түгел, ә башка төрлерәк мәгънәләрне белдерәләр: укый~укыта, сөйли~сөйләтә, уйный~уйната, ята~яткыра, пешә~пешерә, килә~китерә (кил-тер-ә) һ.б [Зиннатуллина, 1969].

Өченчедән,фигыль нигезенә ялганып килгән юнәлеш кушымчалары бары саф юнәлеш мәгънәсен генә, ягъни эш-хәлгә карата субъектның төрлечә мөнәсәбәтен генә белдермиләр, ә күп төрле башка аспектуаль яки модаль мәгънәләр белдерүдә дә катнашалар. Мәсәлән, кайтым юнәлешенең төп категориаль мәгънәсе - эшнең субъектка кайтуын белдерү: ул киенә, җыена; контекстта исә ул процессның көчәюен, кабатлануын һ.б. мәгънәләрне дә белдерә: ул агарынды, кызарынды; уртаклык юнәлеше өстәмә рәвештә шулай ук эшнең кабатлануын дәвамлы булуын белдереп килә: мин аның турында сораштым һ.б.

Дүртенчедән,юнәлеш кушымчаларының шулай ук сүз ясалышына да мөнәсәбәте бар. Юнәлеш кушымчалары төп үз мәгънәләрендә кулланылганда да еш кына фигыльнең лексик мәгънәсенә беркадәр үзгәреш кертәләр, мәсәлән: кию~киенү, кою~коену, сузу~сузылу һ.б.; еш кына алар шулай ук тулысынча сүзләр дә ясыйлар: чишү~чишенү, тарту~тартыну, сыю~сыену, сөю~сөенү, килү~килешү, төшү~төшенү һ.б. Шуңа күрә аерым тикшеренүчеләр юнәлешне грамматик категория итеп танымыйча, тулысынча сүз ясалышына кертеп карау ягында торалар. Шулай ук фигыль лексикасы эчендә составында юнәлеш кушымчалары булган, әмма хәзер инде тамырлашып киткән лексик берәмлекләр дә шактый. Мәсәлән уяну~уяту, суыну~сугышу, юану~юату һ.б.

Бишенчедән,татар телендә юнәлеш кушымчаларының күчемсез фигыльләрне күчемлегә, һәм киресенчә, күчемле фигыльләрне күчемсезгә әйләндерүдә дә рольләре зур. Алдагы бүлекләрдә күрсәтелгәнчә, күчемлелек-күчемсезлек ул асылда лексик-грамматик категория, ягъни күбрәк фигыльләрнең лексик-семантик мәгънәсенә бәйле. Гадәттә, мәсәлән, хәрәкәт фигыльләре шулай ук физик һәм эмоциональ халәтне белдергән фигыльләр күчемсез була һәм йөкләтү юнәлеше кушымчаларын ялгау аларны күчемлегә әйләндерә: кайту~кайтару, шатлану~шатландыру, сөенү~сөендерү һ.б.

Шул рәвешле фигыльдә юнәлеш категориясе шактый катлаулы һәм бәхәсле өлкә булып тора һәм инде ул махсус өйрәнелгән булуга да карамастан, аерым аспектларда кабат тирәнтен өйрәнүне сорый.

§ 93. Төп юнәлеш.Фигыль юнәлеш категориясенә кагылышлы бернинди өстәмә кушымча алмаган хәлдә төп юнәлештә була, һәм бу парадигмада ул башка юнәлешләргә капма-каршы куела: укый~укыта~укыла~укыша.

Эш-хәлнең субъектка карата нинди мөнәсәбәттә булуына карап, төрки телләрдәге төп юнәлешнең ике төрле кулланылышын билгелиләр:

1) субъект – турыдан - туры эшне б а ш к а р у ч ы: укучы укый, укытучы сөйли, әни аш пешерә. Төп юнәлешнең бу мәгънәсе типологик яктан башка телләрдәге “действительный залог” мәгънәсенә туры килә;

2) субъект эш-хәлне турыдан – туры үзе башкармый, ә эш-хәл аңа к а р ы й, нисбәтләнә: эш бетте, керләр кипте, аш пеште һ.б. Типологиядә мондый очраклар “средний залог” дип билгеләнә. Димәк, төрки телләрдәге төп юнәлеш бу ике мәгънәне дә берләштерә.

§ 94. Төшем юнәлеше. Төшем юнәлеше фигыль нигезенә -ыл/-ел, -л кушымчалары ялганып ясала: укыды~укылды, төзеде~төзелде, ачты~ачылды, япты~ябылды; -ла/-лә, -л авазларына тәмамланган фигыль нигезләренә -ын/-ен, -н кушымчалары ялгана: салды~салынды, алды~алынды, башлады~башланды, эшләде~эшләнде һ.б.

Фигыль төшем юнәлешендә килгәндә, эшне башкаручы субъектның сөйләмдә роле п а с с и в л а ш а, ул җөмләдә күрсәтелергә дә, күрсәтелмәскә дә мөмкин. Бу очракта процесс туры о б ъ е к т к а юнәлтелә, туры объектка “төшә”, һәм логик объект җөмләдә г р а м м а т и к и я булып килә. Икенче төрле әйткәндә, логик объектны “белдергән затның яки предметның шушы процесска дучар булуы” белдерелә (К.З.Зиннәтуллина) . Мәсәлән:

Мичләре нәкъ чынаяк төсле, аңа зәңгәр чәччәкләр төшерелгән. Стеналарда ефәккә чигелгән Мәккә-Мәдинә сурәте (Г.Бәширов). Почтальон апа чит ил маркалары ябыштырылган конверт китереп тапшыргач, Резеда шатлыгыннан сикеренергә тотынды. Конверт эченнән берничә открытка белән кәгазьгә төрелгән берничә фоторәсем килеп чыкты (Ф.Яруллин).

Югарыда китерелгән мисалларда эшнең реаль башкаручысы гомумән билгесез, төп игътибар шул эшкә дучар булган объектка юнәлтелгән, димәк, бу очракта логик субъект актуаль түгел: кемдер яки кемнәрдер тарафыннан: чәчәк төшерелгән, чигелгән, төрелгән, ябыштырылган һ.б.

Шул ук вакытта төшем юнәлешендәге фигыль белән бирелгән эш-хәлләрнең үтәүчесе, логик субъекты сөйләмдә төрле юллар белән күрсәтелергә мөмкин:

а) логик субъект к о н т е к с т т а н аңлашыла:

Шуңа күрә дә сиңа язылганхатларны Вәлигә бирергә булдым (Г.Кутуй). Имтиханнар бар да тапшырылган, Җиңел чаклар! Җитез кыю чак! (С.Сөләйманова). Янган йөрәк, сузылганкул – Минеке (Р.Гаташ);

ә) логик субъект и с е м (алмашлык) + т а р а ф ы н н ан сүзе белән килә:

Гыймазетдин тарафыннан кимсетелгәннәр авылда җитәрлек иде (Ә.Моталлапов). Хисмәтулланың өй салу артыннан йөри башлавы авылдашлары тарафыннан сәеррәк кабул ителде (Ә.Моталлапов).

Әмма субъектның бу рәвешле бирелүе матур әдәбият стиленнән бигрәк, фәнни яки публицистик стиль өчен хас: Күренекле галимнәр тарафыннан үткәрелгән фәнни тикшеренү эшләре кызыклы нәтиҗәләргә китергән (“Фән һәм мәктәп”);

б) исем + белән бәйлеге белән белдерелә:

Йолдыз нуры төсле килгән ул сер Ерак дөнья, ерак көннәрдән. Җирдә тормыш шул яктылык белән сөю бәхете белән бизәлгән (Ә.Баянов). Тышкы дөньядан калын таш диварлар белән аерылган җир асты хөҗрәсендә тынлык (Ф.Латыйфи);

в) логик субъект юнәлеш яки чыгыш килешендәге исем белән бирелә:

Яз көннәрендә авыл ап-ак чәчәкләргә күмелә (Г.Кутуй). Тәмле сыеннанөстәл сыгыла, Баллы теленнән хәмер түгелә, керфек очыннан саркыла мәкер, и фәкыйрь, фәкыйрь (С.Сөләйманова).

Төшем юнәлешендә килгән фигыль, туры үз мәгънәсеннән тыш, өстәмә мәгънәләр дә белдерә:

а) процесс I затка караганда, ирексездән эшләнгән эш мәгънәсе аңлашыла:

Нинди аваз килә югарыдан, Болыт яннарыннан, иркеннән: “Син менәсе биек тау идем мин”” ... Ашыгылган, үтеп кителгән... (Зөлфәт). Күпме күзләр күреп онытылган, күпме йөзләр чыккан хәтердән (Ш.Галиев). Үз гаебем белән булмаса да, Чын тормыштан һаман качылган (Ш.Галиев). Сөрә-чәчә, ура-суга, - Сизелми дә гомер уза (Р.Гаташ);

ә) процесс турыдан - туры эш башкаручы субъектка карый – бу очракта төшем юнәлеше кайтым юнәлешенә якын мәгънә белдерә: Ни өчен суга сузыласың, Талчыбыккай, интегеп, ялварасың, борчыласың, тилмерәсең, өзеләсең Аккан суга күз тегеп (Дәрдмәнд). Төнен йокламады, үртәлде кыз... (Р.Гаташ). Хәрәкәттә йөрәк, кагыл гына, Ачылырга тора бөтен сере (Зөлфәт);

б) төшем юнәлешендәге фигыль төп юнәлеш мәгънәсендә кулланыла:

Каядыр бик ерактан кәҗә бәтиенең кызганыч тавышы ишетелә(Г.Бәширов). Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп (Г.Тукай). Тагын язлар килде, ярсу язлар! Актарылды бозлар елгада (С.Сөләйманова).

Бу соңгы ике очракта төшем юнәлеше формасы күбрәк күчемле фигыльләрне күчемсезгә әйләндерә һәм эш хәлнең турыдан туры субъектка каравын, субъект белән чикләнүен белдерә: сузу~ сузылу, бору~ борылу, ачу~ ачылу, ишетү ~ишетелү, кысу ~ кысылу һ.б.;

в) төшем юнәлеше кушымчалары яңа лексик мәгънәгә ия булган фигыльләр ясый: кагу~ кагылу, агу~ агылу, басу~ басылу (җил басылды), сыгу~ сыгылу, сугу ~сугылу, кушу ~кушылу һ.б.

Җил басылды, йолдызлар да бик матур җемелди (Г.Бәширов). Ә тауларда тын, мәһабәт дөнья, Тик болытлар яннан агыла (Р.Гаташ). Шул чәчәкләргә кушылыпочар идем җилләрдә ... (Ш.Галиев).

§ 95. Кайтым юнәлеше. Кайтым юнәлеше фигыль нигезенә -ын/-ен, -н кушымчалары ялганып ясала: юыну, киенү, җыену, яшеренү һ.б.

Фигыль төшем юнәлешендә килгәндә, процесс субъектның үзе тарафыннан башкарыла, әмма ул туры объектка юнәлми, ә субъектның үзенә кайта:

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын, Ул киенгәндер дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген (Г.Тукай). Чыкты кояш, кызарып, нурлар очты; Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр үсте (Дәрдмәнд). Бөтен нәрсә якты, бөтен табигать ничекбер юынып, тазарынып, тантанага әзерләнгәндәй, бөек тынлыкта нәрсәдер көтеп торган кебек иде (Ф.Хөсни).

Кайтым юнәлеше башлыча күчемле фигыльләрдән ясала: төрү ~төренү, мактау~ мактану, чабу~ чабыну ябу~ ябыну һ.б.

Сирәгрәк күчемсез фигыльләрдән дә ясалырга мөмкин, әмма ул чакта ул башкачарак мәгънә төсмерен ала: кызару~ кызарыну, кабару~ кабарыну, йөрү~ йөренү, сикерү~ сикеренү һ.б.

Кайтым юнәлеше төп үз мәгънәсеннән тыш түбәндәге мәгънәләрдә килә:

а) –ын/-ен, -н кушымчасы күчемле фигыльләрне күчемсезгә әйләндерә, бу очракта эш субъект белән чикләнә һәм субъектның эчке яки тышкы халәте үзгәрүне белдерә: күрү~ күренү, сизү~ сизенү, уйлау~ уйлану (уйланып утырды), иркәләү~ иркәләнү, белү~ беленү, сызлау~ сызлану һ.б.

Меңенче кат уйланасыкилә тагын.... (Ш.Галиев). Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер (мәкаль). Бер көтү карга кояш чыгышындагы кызыл болытка таба очып китте: менә алар кызыл фонда кара нокта булып кына селкенеп торалар (И.Гази). Мөнирә уңайсызланып тагын да ныграк кызарды (Ф.Хөсни);

ә) процессның көчәюен, интенсивлыгы артуын белдерә: кабарып~ кабарынып, кызарып~ кызарынып, котырып~ котырынып һ.б.

Менә бер көнне, кичкә таба, тау астындагы тын инешкә әллә ни була. Ул да түгел, кыш буе өстен каплап, тынын буып яткан калын бозны шатор-шотыр китереп ватып ыргыта да кабарынып, бүртенеп өскә бәреп чыга... ул шунда котырына, тилерә башлый, Шашынудан кая барып бәреләсен белмичә, башта авыл уртасындагы күпергә, аннан тегермән буасына ташлана (Г.Бәширов).

б) процессның кабатлануын белдерә: сөйләү~ сөйләнү, карау~ карану, иснәү~ иснәнү, селтәү~ селтәнү һ.б.

Никтер йокы килми, йокыны бер качырсың-чакырсаң да килми икән ул! Кайчак күзләр йомылгандай була. Иснәнеп тә куясың, ә йокы килеп җитми... (Р.Сибат). Миңниса үзе сөйләгәннән үзе үк курыккандай, як-ягына каранды. Ул һаман шыпырт тавыш белән сөйләшә иде әле (Г.Бәширов). Валентин бик кыстаса, кайсы көнне Фәрхетдин дә физзарядкага чыккан була. Күз буяу өчен генә бер-ике мәртәбә... куллары, аяклары белән селтәнә дә, өшеп, калтыранып, чатырга чабып килеп керә (Ш.Бикчурин).

в) кайтым юнәлеше кушымчасы яңа сүз ясый:

кою~ коену кабу ~кабыну

сыю ~сыену сөю ~сөенү

узу~ узыну тарту ~тартыну

чишү чишенү төшү төшенү

үтү~ үтенү тоту~ тотыну

кызу~кызыну һ.б.

Көтүеннән качып кайткан сарык Ышыккарак барып сыена. Тавык-чебеш тузгып, кабарынып, Нигез туфрагында коена (Ш.Галиев). Мотгәрәй кояшта кызынып утыра, кочагы белән чыбык-чабык күтәреп, Кадермәт аш пешерергә хәзерләнә (Ш.Бикчурин).

§ 96. Уртаклык юнәлеше. Уртаклык юнәлеше фигыль нигезләренә -ыш/-еш, -ш кушымчалары ялганып ясала, һәм процессны башкаруда берьюлы берничә субъект катнашуны белдерә: сөйләү ~сөйләшү, көлү~көлешү, җырлау~җырлашу, эшләү~эшләшү һ.б.

Уртаклык юнәлешендә субъектларның процесста катнашулары сөйләмдә төрлечә чагылыш таба:

а) процессны башкаруда к ү п с у б ъ е к т л а р берьюлы катнаша:

Киек казлар кыйгылдаша, җырлашалар микәнни? Туган илләр кала бит дип, елашалармиккәнни? (Х.Туфан). Әй кинәт кузгалды ташулар, Гөрләште, җырлаштыбар сулар (К.Сибгатуллин). ....Кемнәрдер туптан атып, ниндидер пароходны батырганнар. Пароходның кешеләре суга сикерешеп төшкәч ул мескеннәрне җыеп алучы да булмаган (И.Гази). Күзләренә карыйм йолдызларның, алар карый миңа мөлдерәшеп.... (Зөлфәт);

ә) процессны башкаруда ике субъект катнаша, эш-хәл ике субъект арасында бара:

-Утырышыйк, - диде Александров. Утырыштылар (Ф.Хөсни). Алар култыклашып кыз чакларында йөргәнчә, бер-берсенә ава төшеп атладылар. Очрашу, бигрәк тә күңелләрендә бер-берсенә читенсенү сизмәү аларны чиксез куандырды (Г.Әпсәләмов). Зәрия рәхәтләнеп көлеп җибәрә, мин аңа кушылам. Без, җитәкләшеп, иптәшләр утырган каекка таба йөгерәбез (Р.Сибат);

б) икенче субъект ярдәмләшү нигезендә эшкә катнаша: Ул миңа идән юышты, су китереште (сөйләм теле). Гыйздениса өйләнешүчеләрне никахлады, туганнарына исем кушты, үлгәннәрне җирләште (Ф. Садриев).

в) уртаклык юнәлеше кушымчасы лексик мәгънәне үзгәртә, яңа сүз ясый: килү-килешү, талау-талашу, җитү-җитешү, алу-алышу (алмашу), булу-булышу, бирү-бирешү, күрү-күрешү, очрау-очрашу һ.б.

Әллә ничек үтте шунда гомер, Туйганчы бер күрешмәдек тә ... (Х.Туфан). Сагыныштык, әнкәй, зар, интизар! Очрашасы килә, күрәсе... (С.Сөләйманова). Бу палаткада Фәрхетдин генә иптәшләренең үгетләүләренә бирешмияши.. (Ш.Бикчурин).

§ 97. Йөкләтү юнәлеше. Йөкләтү юнәлеше башка юнәлешләр арасында шактый катлаулы форма булып санала. Беренчедән, ул күп төрле кушымчалар белән ясала:

а) сузык авазга һәм –р тартыгына тәмамланган фигыль нигезләренә кушымчасы ялгана: эшлә~эшләт, укы~укыт, ела~елат, сөйлә~сөйләт, кайгыр~кайгырт, утыр~утырт һ.б.;

ә) башка очракларда исә күбрәк –дыр/-дер, -гыр/-гер, (-кыр/-кер), -ыр/-ер (-ар/-әр) кушымчалары ялгана: кип~киптер, сын~сындыр, көл~көлдер, туй~туйдыр, яз~яздыр, мен~менгер, җит~җиткер, ят~яткыр, пеш~пешер, кач~качыр, кайт~кайтар, чык~чыгар һ.б.;

б) кайбер очракларда бу кушымчалар архаик вариантта килә: -гыз/-гез: кигер~кигез, менгер~менгез, тигер~тигез, яткыр~яткыз, үткәр~ үткәз һ.б.;

Искәрмә: и, у, ү авазларына тәмамланган фигыльләрдә, гәрчә алар сузык аваз булса да, -дыр/-дер, гыр/-гер (-гыз, -гез) кушымчалары ялгана, чөнки сүз азагынлда бу очракта борынгы тартыклардан үзгәргән в (w) й авазлары ишетелә: киг~кий~ки; тиг~тий~ти; ти~тигер (тигез), ки~кигер (кигез) – ку (в) ~ку~кудыр һ.б.

Фигыль йөкләтү юнәлешендә булганда, эш-хәлне башкаруда шулай ук и к е яки б е р н и ч ә с у б ъ е к т катнаша, һәм беренче субъект (гадәттә ул грамматик ия була) эшне эшләргә к у ш у ч ы, й ө к л ә ү ч е, м ө м к и н л е к б и р ү ч е мәгънәсен белдерә, ә икенче субъект - эшне башкаручы, яки эш-хәл турыдан-туры аңа карый.

Кайберәүләр үзе көлми, ә көлдерә белә (Р.Гаташ). Богау салды дошман кулларыма һәм хурлыклы юлдан атлатты (М.Җәлил). Тау тарта мине, тау тарта, туган якларыма кайтарта. (С.Сөләйманова).

Алда искәртелгәнчә, йөкләтү юнәлеше кушымчаларының фигыльләргә ялгану мөмкинлеге башка юнәлешләр белән чагыштырганда киңрәк, шуңа күрә дә бу кушымчалар белдергән мәгънәләр дә сөйләмдә төрлечәрәк чагылыш таба. Бу очракларны татар теле мисалында шәрехләп үтик:

а) йөкләтү юнәлеше формасында килгән грамматик ия эшкә кушучы гына түгел, ә эшне а к т и в б а ш к а р у ч ы да, эш-хәл бу очракта туры объектка юнәлтелә, аның өстендә башкарыла:

Кайтуына әнисе самовар кайнатып, бәрәңге пешереп куйган иде (Ф.Хөсни). Саргылт чирәмнәргә палас җәеп әби-карчык бодай киптерәЧолан җиләсендә бала-чага Ялт иттерә салкын катыкны…. Төш юрата авыл хатыннары, әби карчык тыңлый тын гына... (Ш.Галиев). Солдат та, башка иптәшләре дә яңа килгән егетләрне мондагы эшкә кызыктыра һәм үзләре белән калырга димлиләр иде (Ш.Камал).

Китерелгән җөмләләрдә эшне актив башкаручы сыйфатында чыннан да грамматик ия килә (әнисе, әби, карчык һ.б.), бу мәгънәдә йөкләтү юнәлеше беркадәр төп юнәлешкә якыная, әмма фигыль төп юнәлештә булган очракта, актив эш-хәл шул җөмләләрдәге объектны белдергән сүзләргә нисбәтләнер иде: самовар кайнады, бәрәңге теште, бодай кипте, катык ялт итте, (кемдер) төш юрый һ.б.

ә) сөйләмдә катнашкан ике субъекттан грамматик ия - э ш к ә к у ш у ч ы, р ө х с ә т б и р ү ч е, ю л к у ю ч ы, ә эшнең актив башкаручысы - икенче субъект, ягъни җөмләдә туры яки кыек объектны белдергән сүзләр. Бу икенче субъект җөмләдә турыдан-туры күрсәтелмәскә дә мөмкин:

Җиктереп пар ат Казанга туп-туры киттем карап. Чаптыраатларны кучер суккалап та тарткалап.. (Г.Тукай). Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар (Р.Вәлиев). Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп, Аңа урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп (Г.Тукай). Һәм бер эшне әнкәемнең исенә төшер Дисен аңар бер фәрештәң: “Коймак пешер”! (Г.Тукай). Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел (мәкаль).

Туры үз мәгънәсеннән тыш йөкләтү юнәлеше кушымчалары кайбер өстәмә мәгънәләрне дә белдерәләр:

а) күчемсез фигыльләрне күчемлегә әйләндерәләр: пеште~пешерде, төште~төшерде, киде~кидерде (кигерде, кигезде), очты~очырды, менде~менгерде, үсте~үстерде һ.б. Мондый кайбер сүзләр фонетик үзгәреш тә кичергәннәр: килү~ки(л)терү, үлү~ү(л)терү, тулу~ту(л)тыру һ.б.

ә) йөкләтү юнәлеше формасындагы кайбер фигыльләр затка мөнәсәбәтсез эш-хәлләрне белдерәләр: туңдыра, калтырата, салкынайтты, өшетә һ.б.

б) яңа мәгънәле фигыльләр ясыйлар: ярау~ярату, кичү~кичерү, булу~булдыру, бушау~бушату, аеру~аерту (сөт аерту) һ.б.

в) кайбер юнәлеш формалары хәзерге телдә тамырлашканнар, аларның төп юнәлеш формасы телдә сакланмаган: уяну~уяту, суыну~суыту, юану~юату, имгәнү~имгәтү, өйрәнү~өйрәтү, тирбәлү~тирбәнү, тирбәтү һ.б.

Сөйләмдә юнәлеш кушымчалары фигыль нигезенә бер-бер артлы да ялганып килергә мөмкин: киенде~киендерде~киендертте~киендерттерде, таныды~танышты~таныштырды.

– Конец работы –

Эта тема принадлежит разделу:

Югары уку йортлары љчен дђреслек

Ф М Хисамова... ТАТАР ТЕЛЕ...

Если Вам нужно дополнительный материал на эту тему, или Вы не нашли то, что искали, рекомендуем воспользоваться поиском по нашей базе работ: Юнәлеш категориясе.

Что будем делать с полученным материалом:

Если этот материал оказался полезным ля Вас, Вы можете сохранить его на свою страничку в социальных сетях:

Все темы данного раздела:

Югары уку йортлары љчен дђреслек
    Казан «Мәгариф» нәшрияты     УДК 811.512.145 (075.8) ББК 81.2Тат я73 Х 49 &nb

Хисамова Ф.М.
Х 49 Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары љчен дђреслек / Ф.М.Хисамова.–Казан: Мәгариф, 2006.— .335 б. ISBN 5-7761-1461-6   Югары уку йортлары өч

М орфология
§ 1. Морфологиянећ љйрђнњ предметы џђм бурыч­лары. Морфология – грамматиканыћ бер љлеше. Грам­матика – тел белеме фђненећ телнећ тљзелешен, сњзлђр тљрлђнешен, ќљмлђ тљзњ юлларын џђ

МОРФЕМИКА
§ 5. Морфемика џђм аныћ тел белемендђ тоткан урыны.М о р ф е м и к а– ул тел белеменећ с њ з т љ з е л е ш е н љйрђнђ торган бњлеге. Соћгы вакытта татар тел белемендђ сњз тљзелеше

СҮЗ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ.
§17. Морфологик ысул белђн сњз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белђн бђйлђнештђ булган сњз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сњзлђр кушу), м о р ф о л о г и к-

Килешнећ грамматик мђгънђлђре.
§ 28. Килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең синтаксик функцияләре.Килеш категориясе, килешлђр белђн тљрлђнњ телдђ, сљйлђмне оештыруда га

Тартым категориясе.
§ 36. Исемнең тартым белән тљрлђнеш њзенчђлеклђре. Тартым - тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категория. Аныћ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е – предметныћ к

Исемнђрнећ ясалышы..
§ 39. Гомуми төшенчә.Татар телендђ исемнђр ф о н е т и к, л е к с и к- с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к (ку­шымчалау), с њ з к у ш у џђм м о р ф о л о г и к-с и н т

Фигыльдђн исем ясагыч кушымчалар.
Телдђ ић еш очрый торган фигыльдђн исем ясагыч кушымчаларга хђзерге кљндђ инде продуктивлыгын югалткан -к/-ык/-ек, ак/-ђк, -гак/-гђк

Исемнђн сыйфат ясагыч кушымчалар.
-лы/-ле кушымчасы.Бу кушымчаны без алдагы бњ­лек­лђрдђ ике функцияле кушымчаларга керткђн идек. Њзенећ универсальлеге џђм књп кенђ очракларда форма ясагыч кушымча рђв

Фигыль Исем
язу – язмау язу – язу тњгел буяу – буямау буяу – буяу тњгел њлчђњ – њлчђмђњ њлчђњ – њлчђњ тњгел язучы – язмаучы язучы – язучы тњгел

Берлек Књплек
II з. -Æ -ыгыз/-егез, -гыз/-гез III з. -сын/-сен -сыннар/-сеннђр.   Т у л ы тљр зат кушымчалары белђн х ђ з е р г е заман, б и л г е с е

Берлек Књплек
I з. бар-а-м (мын) бар-а-быз II з. бар-а-сыћ бар-а-сыз III з. бар-а &A

Берлек Књплек
I з. бар-ды-м/кил-де-м бар-ды-к/кил-де-к II з

Берлек Књплек
I з. бар-ган-мын/кил-гђн-мен бар-ган-быз/кил-гђн-без

Берлек Күплек
I з. бара иде-м бара иде-к II з. бара иде-ң бара иде-гез III з. бара иде бара-лар иде, (

Берлек Күплек
I-з. барган иде-м барган иде-к II-з. барган иде-ң барган иде-гез III-з. барган иде барган-нар

Берлек Күплек
I з. бара торган иде-мбара торган иде-к II з. бара торган иде-ңбара торган иде-гез III з. бара торган иде

Берлек Күплек
I з. барыр-мын, киллер-менбарыр-быз, киллер-без II з. барыр-сың, киллер-сең

Берлек Күплек
I з. бар-ма-м бар-ма-быз II з. бар-мас-сың бар-мас

Берлек Күплек
I з. барачак-мын барачак-быз II з. барачак-сың барачак-сыз III з. бара-чак барачак-лар Заманның юклык формасы –ма/-мә кушымчасы

Берлек Күплек
I з. барачак иде-м барачак иде-к II з. барачак иде-ң барачак иде-гез III з. барачак иде барачак иде-

Ган бар, -ган (юк) әйләнмәсе.
Үткән заман сыйфат фигыль һәм бар, юк модаль сүзләре белән ясалган бу әйләнмә үткән заман хикәя фигыльләрг

Берлек Күплек
I з. барган-ым бар барган-ыбыз бар II з. барган-ың бар барган-ыгыз бар III з. барган-ы б

Боеру наклонениесе (боерык фигыль).
§ 85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.Боерык фигыльнең махсус грамматик күрсәткече юк, ул нуль формада килә, һә

Берлек Күплек
I з. - - II з. (син) бар, кил! (сез) бар-ыгыз, кил-егез III з. (ул) бар-сын, кил-сен (алар) бар-сыннар

Берлек Күплек
I з. бар-с-ам, кил-сә-м бар-са-к, кил-сә-к II з. бар-са-ң, кил-сә-v

Хикәя фигыль Теләк фигыль
Мин бара-м, укый-м (бара-мын, укый-мын) Мин барый-м, укый-м Без бара-быз

Берлек Күплек
I з. Мин бара алам Без бара алабыз II з. Син бара аласың Сез бара аласыз III з. Ул бара

Берлек Күплек
I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар

ДЂРЂЌЂ КАТЕГОРИЯСЕ.
(Аспектуальлек) § 98. Гомуми төшенчә. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен белдерњ — тљрки теллђр љчен њзенчђлекле л е к с и к-г р а м м а т и к категория. У

Килђчђк заман сыйфат фигыльләр.
§ 107. –ыр/-ер (-ар/әр) –р формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре.–ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль ясалганда кушымчалар түбәндә

Ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.
С у б ъ е к т мәгънәсе: а) сыйфатланмыш янындагы тартым кушымчасы аркылы белде­релђ:Ђйтер сњзем ђйтђ алмадым Књћеллђрем тулганга

Р кушымчалы сыйфат фигыльдђн ясалган икенчел формалар.
-лык/-лек џђм -дай/-дђй кушымчалары ярдђмендђ килђчђк заман сыйфат фигыльнећ икенчел формалары ясала. Искђрмђ. -лык/-лек, -дай/-дђй кушымчалары, мђгъл

Хђзерге заман сыйфат фигылләр.
§ 117. -учы/-њче кушымчалы сыйфат фигыль. Ясалышы һәм мәгънәләре. -учы кушымчалы хђзерге заман сыйфат фигыль гомумђн татар телендђге сый

А торган формасында эш башкаручы субъектныћ белдерелње.
а) -а торган формасы белдерелгђн процессныћ субъекты сый­фатланмыш аркылы бирелђ: Бик ачык, сњзгђ ќитез, егђрле, колхоз­чылар белђн њз булып сљйлђшђ торган кеше (Н.Ис

Хәл фигыль.
§ 124. Гомуми төшенчә. Хәл фигыль – ф и г ы л ь һәм р ә в е ш билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль формасы. Ике сүз т}

Исем фигыль
§ 130. Гомуми тљшенчђ. Исем фигыль - њзендђ фигыль џђм исем њзенчђлеклђрен берлђштергђн затланышсыз фигыль формасы. Хђзерге ђдђби телдђ исем фигыль -у/-њ кушымчасы белђн яса

Исем фигыль Исем
уку – укымау уку – уку тњгел язу – язмау язу – язу тњгел буяу – буямау буяу – буяу тњгел сайлау – сайламау сайлау – сайлау тњгел (Билгеле булганча, фигыльлђрдђ ю

Инфинитив.
§ 133. Ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре.Татар телендә инфинитив –ырга/-ергә, -рга кушымчасы белән ясала. Типологик планда и

Фигыльләрнең ясалышы[46].
§ 134. Морфологик юл белән фигыль ясалышы.Татар телендә иң актив фигыль ясагыч кушымчалар: –ла/-лә, лан/-лән, -лаш/-ләш. Алар төрле

Рәвеш.
§ 136. Гомуми төшенчә. Л е к с и к – с е м а н т и к яктан рәвеш э ш – х ә л билгесен, яки б и л г е н е ң билгесен белдерә: тиз (эшли),

Рәвешләрнең ясалышы.
§ 138. Рәвешләрнең лексик составы. Рәвешләр төрләнми торган сүз төркеме булганлыктан, аларда форма ясалышы юк дәрә

Морфологик юл белән рәвеш ясалышы.
–ча / -чә кушымчасы ярдәмендә исемнәрдән, алмашлыклардан, рәвешләрдән һәм төрле фигыль формаларыннан рәв

Аваз ияртемнәре.
(Ияртемнәр) § 142. Гомуми төшенчә. А в а з и я р т е м н ә р е - үзенчәлекле сүз төркеме. Кеше тавышына, х

Бәйлек.
§ 147. Гомуми төшенчә. С е м а н т и к яктан бәйлекләр г р а м м а т и к м ә г ъ н ә белдерәләр, ягъни алар телдә сүзл&#

Теркәгечләр.
§ 151. Гомуми төшенчә.Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне ү

Кисәкчәләр
§ 153. Гомуми төшенчә.Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгън&#

Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.
а) шатлану, канәгатьләнү, соклануны белдерә торган ымлыклар: и, әй, их, иһи, әй, ай-яй, абау, сөбханалла, бәрәкалла һ.б.

Модаль сњзлђр.
§157. Гомуми тљшенчђМодаль сњзлђр сљйлђмдђ модальлек белдерњнећ лексик чарасы буларак билгелђнђ. Белгђнебезчђ, модальлек, кић мђгънђдђ, сљйлђмнећ чынбарлыкка тљрле-тљрле мљнђсђбђте

Морфемика.
§5. Морфемика һәм аның тел белемендә тоткан урыны. §6. Морфема һәм аның төрләре. §7. Сүз тамыры һәм аны

Сүз ясалышы.
§15. Сүз ясалышы һәм аның тел белмендәге урыны. §16. Сүз ясалыш структурасы. 1. Сүз ясалыш мәгънәсе. 2. Сүз яс

Сыйфат.
§43. Гомуми төшенчә. §44. Сыйфатларның исемләшүе. §45. Сыйфатларның лексик-грамматик төркемчәләре. §46. Сыйфатларны&

Алмашлык.
§55. Гомуми төшенчә. §56. Алмашлыкларны төркемләү. §57. Алмашлыкларның мәгънә буенча төркемнәре. §58. Зат алма

Фигыль.
§66. Гомуми төшенчә. §67. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе). §68. Фигылҗнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәр

Хикәя фигыль.
§74. Гомуми төшенчә. §75. Хәзерге заман хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең үткән заман формалары. §76. Категорик үтк|

Шарт наклонениесе (шарт фигыль).
§87.Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. §88. Шарт фигыльнең функциональ-семантик кыры. §89. Теләк наклонениесе. §90. Шартлы тел&#

Дәрәҗә категориясе (аспектуальлек).
§98. Гомуми төшенчә. §99. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен кушымчалар ярдәмендә белдерү. §100. Эшнең w

Сыйфат фигыль.
§102. Гомуми төшенчә. Үткән заман сыйфат фигыльләр. §103. Ясалышы һәм төп функцияләре. §104. –ган кушымчалы сыйфат ф

Рәвеш.
§136. Гомуми төшенчә. §137. Рәвешләрнең мәгънә буенча төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы. §13

Аваз ияртемнәре (ияртемнәр).
§142. Гомуми төшенчә. §143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик төркемнәре. 1. Хайван, җәнлек, кош-корт, б}

Хотите получать на электронную почту самые свежие новости?
Education Insider Sample
Подпишитесь на Нашу рассылку
Наша политика приватности обеспечивает 100% безопасность и анонимность Ваших E-Mail
Реклама
Соответствующий теме материал
  • Похожее
  • Популярное
  • Облако тегов
  • Здесь
  • Временно
  • Пусто
Теги