рефераты конспекты курсовые дипломные лекции шпоры

Реферат Курсовая Конспект

Фигыльдђн исем ясагыч кушымчалар.

Фигыльдђн исем ясагыч кушымчалар. - раздел Образование, Югары уку йортлары љчен дђреслек Телдђ Ић Еш Очрый Торган Фигыльдђн Исем Ясагыч Кушымчаларга Хђзерге Кљндђ Инд...

Телдђ ић еш очрый торган фигыльдђн исем ясагыч кушымчаларга хђзерге кљндђ инде продуктивлыгын югалткан -к/-ык/-ек, ак/-ђк, -гак/-гђккушымчалары керђ. Бу кушымчалар ярдђмендђ фигыльдђн тљрле сњз ясалыш мђгънђсенђ ия булган яћа исемнђр ясала:

а) фигыль нигезендђ белдерелгђн эш-хђлне њтђњ љчен кирђк булган к о р а л мђгънђсендђге исемнђр: кљрђ-к, та­ра-к, илђ-к, ур-ак џ.б.;

ә) эшнећ нђтиќђсен белдергђн исемнђр: сыз-ык, телђ-к, бњл-ек, кис-ђк, бизђ-к, яр-ыкџ.б.;

б) эш-хђлнећ урынын белдергђн исемнђр: тор-ак, ят-ак, кышла-к, бат-как џ.б.;

в) эшнећ объектын белдергђн исемнђр: терђ-к, тњшђ-к, када-к џ.б.;

г) эш-хђлнећ башкаручы субъектын белдергђн исемнђр: кун-ак, акса-к, курык-ак (куркак) џ.б.

-гыч/-геч, -кыч/-кеч кушымчалары ярдђмендђ к о р а л мђгънђсен (сљзгеч, кыргыч, чђчкеч, ачкыч, кискеч џ.б.) һәм эш башкаручы с у б ъ е к т н ы (белгеч, очкыч, ерткыч, корткыч, теркђгеч џ.б) белдер­гђн исемнђр ясала.

-гы/-ге, -кы/-ке кушымчалары:

а) шулай ук эшне башкару љчен кирђкле булган к о р а л мђгънђсендђге исемнђр ясый: чђнеч-ке, пыч-кы (пыч-быч– кисњ сњзеннђн), себер-ке, чал-гы, киер-ге, сос-кы џ.б.;

ә) процесс атамасын белдергђн исемнђр ясала: той-гы, йо-кы (ою – уйку сњзеннђн), кљл-ке џ.б.

-ма/-мђ кушымчасыбелђн ясалган исемнђргђ фигыль нигезендђ белдерелгђн эшнећ н ђ т и ќ ђ с е н џђм а т а м а с ы н, о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н џ.б. белдерњ кебек сњз яса­лыш мђгънђлђре хас:

а) нђтиќђне белдергђн исемнђр: яр-ма, кабарт-ма, бњл-мђ, тућдыр-маџ.б.;

ә) эшнећ объектын белдергђн исемнәр: књргђз-мђ, сал-ма, тарт-ма, белеш-мђ, ќђй-мђџ.б.;

в) эшнећ атамасын белдергђн исемнәр: кићђш-мђ, утыр-ма(утырмага бару);

г) ясалма исемнђр эшнећ урынын белдерђлђр: оеш-ма, бас-ма џ.б.

-ым/-ем, -мкушымчасы ярдђмендђ эшнећ н ђ т и ќ ђ с е н, о б ъ е к т ы н, с у б ъ е к т ы н белдергђн исемнђр ясала:

а) эшнећ н ђ т и ќ ђ с е н белдергђн исемнђр: сыз-ым, бђйлђ-м, сљйлђ-м, тез-емџ.б.;

ә) эшнећ о б ъ е к т ы н белдергђн исем: ки-ем;

б) субъектын белдергђн исемнђр: яв-ым, аг-ым.

Йот-ым, тел-ем, каб-ым, учла-м, тот-ам, чемет-ем кебек сњзлђр књбрђк икенче бер исем белђн кулланылалар џђм сыйфатларга якын мђгънђ белдерђлђр: бер йотым су, бер телемикмђк, бер учлам арыш, бер чеметем тоз џ.б.

-ыш/-еш, -шкушымчасы. Бу кушымча ярдђмендђ фигыльлђрдђн эшнећ н ђ т и ќ ђ с е н џђм а т а м а с ы н белдергђн исемнђр ясала:

а) от-ыш, казан-ыш, ућ-ыш, тљзел-еш џ.б.

ә) кара-ш, йљре-ш, књрен-еш, ќыел-ыш, утыр-ыш, кылан-ыш џ.б.

-ыч/-еч кушымчасы књпчелек очракта хис-тойгыларны белдергђн фигыльлђргђ ялгана џђм шул эмоциональ халђтне атый торган исемнђр ясый: сљен-еч, куан-ыч, юан-ыч, ышан-ыч, њкен-еч, кљен-еч.

Сирђгрђк эшнећ объектын белдергђн: њтен-еч, коралын белдергђн – чњке-еч, яки процесс атамасын белдергђн – ышан-ыч, исемнђр ясала.

-гын/-ген кушымчасы эшнећ а т а м а с ы н яки с у б ъ е к т ы н , о б ъ е к т ы н белдергђн исемнђр ясый:

а) ян-гын, таш-кын (ташы+кын), уп-кын;

ә) кач-кын, оч-кын, чап-кын;

б) тот-кын џ.б.

Бу кушымчалардан тыш, сњз ясалышы буенча џђм башка грамматик хезмђтлђрдђ сирђгрђк очрый торган кушымчалардан -ынты/-енте (йогынты, кисенте), -вык/-век (шарлавык, гљрлђвек), -выч/-веч (калкавыч, янавыч), -ымта/-ем­тђ (кушымта), -дык/-дек (табылдык, калдык), -са/-сђ (култыкса, ќићсђ), -галак/-гђлђк, -ганак/-гђнђк (шугалак, сырганак) џђм башка кушымчалар китерелђ.

§ 41. Сњз кушу ысулы белђн исем ясалышы (синтаксик ысул). Сњзлђр кушу ысулы белђн татар телендђ к у ш м а, т е з ­ м ђ џђм п а р л ы исемнђр ясала.

К у ш м а и с е м н ђ р н е ћ т љ з е л е ш б у е н ч а тњбђндђге тљрлђре бар:

а) и с е м + и с е м н ђ н торган кушма сњзлђр: сабантуй, кљньяк, тљньяк, тукранбаш, елъязма, ќирќилђк, ташкњмер, тимерчыбык, кулъяулык, ашъяулык џ.б.;

ә) с ы й ф а т + и с е м н ђ н торган кушма исемнђр: аккош, акбур, актамыр, терекљмеш, озынборын, сорыкорт, кызылтњш џ.б.;

б) с а н + и с е м н ђ н торган кушма исемнђр: љчпочмак, љч­аяк, бишбармак, кыргаяк, тугызбуын (гљл исеме) џ.б.;

в) а л м а ш л ы к + и с е м н ђ н торган кушма исемнђр: њз­аћ, њзидарђ, њзагач џ.б.;

г) и с е м + -ыр/-ер кушымчалы с ы й ф а т ф и г ы л ь д ә н т о р г а н к у ш м а и с е м н ә р: су­бњлђр, илбасар, юлбасар, эзтабар, Илсљяр џ.б.;

д) и с е м + ф и г ы ль калыбында шулай ук књп кенђ ялгызлык исемнђр дђ ясалган: Иштуган, Гљлњсђ, Айтуган, Ханкилде џ.б.;

Аерым очракларда кушма исемнђрнећ икенче компоненты ясалма сњз булырга мљмкин. Мђсђлђн: алъяпкыч – ал + яп-кыч, љскорма – љс+кор-ма, суњсем – су+њс-ем џ.б. Мондый сњзлђрне Ф.А.Ганиев кушымчалау џђм сњз кушу ысулы бе­лђн ясалган сњзлђргђ, ђ Д.Г.Тумашева сњз ясалышыныћ катлаулы очракларына кертђ.

Т е з м ђ и с е м н ђ р. Тезмђ исемнђр ирекле сњзтезмђлђр калыбы (моделе) буенча ясала. Ић еш очрый торган тезмђ сњзлђр арасында тљп ике калыпны билгелђргђ мљмкин. Алар:

а) II тљр изафђдђн ясалган тезмђ исемнђр: кура ќилђге, бал корты, ишек алды (ишегалды), књз кабагы, эт балыгы, чњп њлђне џ.б.

ә) сыйфат + исем калыбында ясалган тезмђ сњзлђр: кара карга, ала карга, кара ќимеш, Ак дићгез, Ерак Кљнчыгыш, Якын Кљнчыгыш џ.б.; Кайбер тезмђ исемнђрнећ телдђ тезмђ џђм кушма вариантлары бар. Мђсђлђн: сабан туе – сабантуй, ишек алды «сени» – ишегалды џ.б.

II тљр изафђ калыбы белђн ясалган тезмђ исемнђр арасында њсемлек, кош-корт, бљќђк атамалары џђм тљрле фђн љлкђсенђ караган атамалар зур урын алып тора: милђш чыпчыгы, кђќђ гљмбђсе, нарат ќилђге, тутык њлђне, бњре уты, пђйгамбђр тырнагы, чебен гљмбђсе, давыл чђчђге, урман тавыгы, кђбестђ књбђлђге, балавыз кљясе, иген коћгызы џ.б.

Ђмма кайбер хезмәтләрдә шундый сүзләр белән рәттән китерелгђн тузан бљртеге, йон бљртеге, балык канаты џ.б. кебек берђмлеклђрне, русчага «пылинка», «шерстинка», «плавник» дип тђрќемђ ителњгђ карап кына, тезмђ сњзлђргђ кертњ дљрес булмас[26]. Алар – ирекле сњзтез­мђлђр, ягъни аерым сњз, лексик берђмлек тњгел, алар синтаксик берђмлеклђр.

П а р л ы и с е м н ђ р њзара тезњле бђйлђнештђге ике сњз янђшђ килњ юлы белђн ясала. Аларныћ тњбђндђге тљрлђре бар:

а) њзара якын мђгънђле яки синоним сњзлђр янђшђ килђ: агай-эне, дус-иш, аћ-белем, ќил-давыл, гореф-гадђт, буй-сын, моћ-зар, урын-ќир, ќилђк-ќимеш џ.б.;

б) капма-каршы мђгънђле сњзлђр (исем, сыйфат џ.б. янђ­шђ килеп, исемнђр ясала): ут-су, ќир-књк, карты-яше, олысы-кечесе, сату-алу, алыш-биреш, керем-чыгым, юк-бар џ.б.;

в) икенче компонент архаиклашкан сњз: мал-туар, иген-тару, туган-тумача, бала-чага, кыз-кыркын, савыт-саба џ.б.;

г) икенче компонент беренче сњзнећ ясалма рђвештђ њз­гђртелгђн фонетик варианты: малай-шалай, калдык-постык, имеш-мимеш, тимер-томыр џ.б.;

д) компонентлары аерым кулланылмый торган сњзлђр: ыгы-зыгы, эћгер-мећгер, чыр-чу, шау-шу џ.б.;

е) компонентлары мђгънђ ягыннан гомуми књзаллаулы (ассоциатив) бђйлђнештђ генђ торган парлы сњзлђр. Мондый сњзлђрнећ мђгънђсе гадђттђ компонентлар мђгънђсе суммасына караганда кићрђк була. Мђсђлђн: ипи-тоз – гомумђн сый-хљрмђт мђгънђсендђ; йорт-ќир – хуќалык џђм аныћ барлык атрибутлары; хђбђр-хђтер, кунак-тљшем, тњшђк-ястык кебек парлы сњзлђрне дђ шул ук тљркемгђ кертергђ мљмкин.

§ 42. Морфологик-синтаксик ысул белђн исем ясалышы (конверсия). Бу ысул белђн исемнђр књбрђк с ы й ф а т л а р д а н, с ы й ­ ф а т һәм и с е м ф и г ы л ь л ђ р д ђ н ясала:

а) контекстта исемлђшкђн сыйфатларныћ кайберлђре морфологик яктан аерымланып (изоляциялђнеп) тулысынча исем сњз тљркеменђ књчђ. Мђсђлђн: кара (язу карасы), карт, чал, бай, ялагай, сукыр (сукырлар йорты), телсез, хђрби џ.б.

И с к ђ р м ђ: 1. књк (књк йљзе), суык (суык ќанны тындырмый – мђкаль), ќылы (ќылы сљяк сындырмый – мђкаль), якты (ярыктан якты тљшђ) караћгы (караћгы тљште) џ.б. Мондый сњзлђрне галимнђр конверсиядђн биг­рђк, борынгы синкретизм књренеше дип аћлату ягында торалар.

2. Татар грамматикасында (т. I) конверсия ысулы белђн исем ясалышы (ул шулай ук башка сњз тљркемнђренђ дђ карый) артык кићђйтеп књрсђтелгђн. Анда мисал рђвешендђ китерелгђн яћа, читен, элекке, кызу, кыю џ.б. сњзлђрне тулысынча исемгђ књчкђн дип карау бик бђхђсле.

ә) -учы/-њче кушымчалы сыйфат фигыль исемлђшњ аша тулысынча исемгђ књчђ: укучы, тегњче, тукучы, тљзњче, язучы, сатучы, сатып алучы џ.б.;

тљрле фђнни терминнар да еш кына шул юл белђн ясала: санаучы, бњлњче, уртак ваклаучы – математик терминнар џ.б.;

б) -ачак/-ђчђк кушымчалы сыйфат фигыльдђн књчкђн исем­нђр: килђчђк, књрђчђк (язмыш мђгънђсендђ), алачак, бирђчђк;

в) -мыш/-меш кушымчалы архаиклашкан њткђн заман сыйфат фигыльдђн: тормыш, язмыш, сынамыш џ.б.;

г) -у/-њ кушымчалы исем фигыльдђн књчкђн исемнђр: уку (укулар башланды), язу (язуы матур), буяу, сайлау (сайлау кљне) џ.б.

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Сүз төркемнәренә морфолдогик анализ гадәттә җөмлә эчендә алып барыла, чөнки сүзләрнең грамматик (морфологик) ф о р м а л а р ы сөйләм эчендә барлыкка килә.

И с е м н е тикшерү түбәндәге тәртиптә бара:

1. җөмләдәге һәр исем аерым алып тикшерелә;

2. билгеле бер грамматик формада килгән исем үзе бәйләнгән сүз белән бергә алына. Ул сүз җәяләр эчендә күрсәтелә. Мәсәлән: урманга (китте);

3. исемнең ясалыш буенча төре һәм нинди лексик-грамматик төркемгә керүе билгеләнелә (ялгызлык исем, күмәклек исем һ.б.);

4. исемнең төрләнеше турында тулы мәгълүмат бирелә: а) кайсы килештә килүе, килешнең грамматик мәгънәсе; б) берлектә яки күплектә булуы; в) тартым белән төрләнеше – заты, саны ачыклана.

Урагын өйалдына кертеп куйды да түргә узды Фаизә. Үзе белән бергә картайган сандыгын ачып, аннан кырыкмаса-кырык эшкә йөргәндә бәйли торган алъяпкычы ... (Җ.Рәхимов).

урагын (кертеп куйды) – тамыр исем, уртаклык исем, төшем килеше (туры объект мөнәсәбәте, билгелелек төсмере), берлектә, III зат берлектәге тартым;

өйалдына (кертеп куйды) – кушма исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә;

түргә (узды) – тамыр исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

Фаизә (узды) – ялгызлык исем, баш килештә (субъект мөнәсәбәте, билгелелек төсмере), III зат берлектәге тартым;

кием-салым, чүпрәк-чапрак (актарырга тотында) – парлы исемнәр: кием-салым – антонимик мәгънәдәге сүзләрдән төзелгән; чүпрәк-чапрак – икенче компонент беренчесенең фонетик варианты; уртаклык исемнәр, баш килештә (туры объект мөнәсәбәте, билгесезлек төсмере), җыймалык мәгънәсе, тартымсыз;

кырга (йөргәндә) - тамыр исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

эшкә (йөргәндә) – тамыр исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (максат мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

алъяпкычы – кушма исем, уртаклык исем, баш килештә (грамматик ия), берлектә, III зат берлектәге тартым.

белемегезне тикшерегез

1. Љч принцип нигезендђ (семантик, морфологик, синтаксик) исем сњз тљркеменђ билгелђмђ бирегез.

2. Исемнећ лексик-грамматик тљркемнђрен атап књрсђтегез, ми­саллар китерегез.

3. Исемдђ сан категориясенђ гомуми характеристика бирегез.

4. Берлектђге исем сљйлђмдђ нинди мђгънђлђрне белдерђ ала?

5. Књплек сан формасы, ягъни -лар кушымчасыныћ нинди тљп џђм контекстуаль мђгънђлђр белдерњен аћлатыгыз.

6. Килеш категориясенђ билгелђмђ бирегез, килешлђр белђн тљрлђнеш њзенчђлеклђрен аћлатыгыз.

7. Килешнећ гомумкатегориаль мђгънђсен џђм аерым килешлђрнећ гомумилђштерелгђн мђгънђлђрен атап књрсђтегез. Исемнђрнећ ќљмлђдђге синтаксик функциялђре џђм килешлђренећ грамматик мђгънђлђре арасында нинди уртаклык џђм аермалы яклар бар?

8. Аерым килешлђрнећ нинди грамматик мђгънђлђр белдерњен истђ калдырыгыз.

9. Килешлђр мђсьђлђсендђ татар тел белемендђ нинди бђхђсле карашлар бар?

10. Тартым категориясенђ билгелђмђ бирегез, тартым белђн тљрлђнеш њзенчђлеклђрен џђм тартым формаларыныћ грамматик мђгънђлђрен аћлатыгыз.

11. Тартымлы исемнђрнећ килеш белђн тљрлђнешендђ нинди структур аермалыклар бар?

12. Исемдђ хђбђрлек категориясе турында аћлатыгыз.

13. Татар телендђ исемдђ билгелелек-билгесезлекне белдерњнећ нинди чаралары бар?

14. Исемнђрнећ нинди ысуллар белђн ясалышын искђ тљшерегез, мисаллар китерегез.

 

Сыйфат

§ 43. Гомуми тљшенчђ.Лексик-семантик мђгънђсе буенча сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерђ. Яћа кием, кояшлы кљн, зђћгђр чђчђк, озын юл, текђ тау џ.б.

Морфологик яктан сыйфат – тљрлђнми торган сњз тљркеме. Аћа бары тик д ђ р ђ ќ ђ к а т е г о р и я с е генђ хас.

Синтаксик яктан сыйфатлар ќљмлђдђ књбрђк исем белђн белдерелгђн ќљмлђ кисђген ачыклап, а е р г ы ч ролендђ кулланылалар, х ђ б ђ р булып килђлђр:

а) Тђрђз ачып, бер чибђркыз толымын тарап тора. Зђћ­гђркњктђ акбер болыт тукталып карап тора (Р.Фђй­зуллин). Уяна иркен болыннар, ачыла гљл керфеклђре (С.Хђ­ким);

б) Вак яћгыр сибђли. Њлђннђр, яфраклар юеш. Аяк асты тайгак, пычрак (И.Гази). Тњреш љстендђ ефђктђй юка гына ак томан тибрђнђ. Кљн тымызык, эссе, бљркњ (Ђ.Еники).

Кайбер сыйфатлар шулай ук фигыльне ачыклап хђл функциясендђ дђ килергђ мљмкин: яхшы укый, матуряза, тљзйљри џ.б. Аума, аума туп-туры тор. Тљзутыр, яхшыутыр (Г.Тукай).

Сыйфат ачыклаган сњз с ы й ф а т л а н м ы ш дип атала. Морфологик яктан сыйфат сњз тљркеменећ њзенчђлеге шунда: сыйфатланмышы белђн килгђндђ, ул тљрлђнми. Мђсђлђн, яхшы китап, яхшы китапны, яхшы китаплар џ.б. Рус телендђ исђ, мђсђлђн, сыйфатлар, исемнђр кебек њк, килеш, сан белђн тљрлђнђлђр, род категориясе буенча ачыкланган сњз бе­лђн ярашалар: хорошая книга, хорошой книги, хорошие книги, хороший урок џ.б.

§ 44. Сыйфатларныћ исемлђшње.Сљйлђм эчендђ сыйфатлар еш кына сыйфатланмышларыннан башка килеп, и с е м л ђ ш ђ л ђ р, џђм бу очракта алар нђкъ исемнђр кебек тљрлђнђ башлыйлар. Бу књренеш к о н т е к с т т а и с е м ­л ђ ш њ дип атала. Мђсђлђн: Ялгыз ял књрмђс, књмђкару белмђс (мђкаль). Ялгызныћ ќђясе дђ югалыр, књмђкнећугы да югалмас (мђкаль).

Сыйфатларныћ шулай ук њзенчђлекле бер кулланылышын билгелђп њтђргђ кирђк. Билгеле бер контекстта сыйфат њзе ачыклаган сњздђн ераклашып, исемнђр кебек, килеш, тартым белђн тљрлђнеп килђ ала. Бу очракта сыйфат ачыклаган сњз гадђттђ иялек килешендђ була џђм сыйфаттан алда килђ: књлмђкнећ яћасы, алманыћ кызылы, кызларныћ матурыџ.б.

Ђйбернећяћасы яхшы, дусныћискесе яхшы (мђкаль). Ак­ты сулар, Књчђ тордык Елларныћяћасына (Р.Фђйзуллин).

Аерым очракта сыйфат ачыклаган исем ќљмлђдђ књрсђ­телмђскђ дђ мљмкин, ул гадђттђ контексттан аћлашыла: Аклысын кия ярыћ, Карасынкими ђле... (Х.Туфан) (књлмђкнећ, киемнећ аклысын, карасын). Илшат љчен ић авыры шунда иде: ул њз-њзен тљшенђ алмый башлады (Г.Ђпсђлђмов) (кичерешнећ ић авыры).

Сыйфатларныћ бу рђвешле кулланылышы гадђти исем­лђшњдђн аерыла. Чљнки, кагыйдђ буларак исемлђшкђндђ исем сыйфаттан соћ килђ, џђм ул вакытлыча тљшеп калганда да, шул ук сњз тђртибе књздђ тотыла: Эшчђн (кеше) эштђн туймас, ялкау (кеше) ялга туймас (мђкаль). Ђ бу икенче очракта тартымлы сыйфат катнашында III тљр изафђ тљрендђге њзенчђлекле сњзтезмђ барлыкка килђ: алманыћ кызылы, утынныћ корысы џ.б. Семантик яктан мондый тљзелмђлђр, безнећ карашыбызча, а е р ы п к њ р c ђ т њ вазифасын башкаралар, џђм алар соћгы вакытларда тикшеренњчелђрнећ игътибарын ќђлеп иткђн шул типтагы тљзелмђлђргђ якын торалар (выделительные конструкции, выделительная функция).

§ 45. Сыйфатларныћ лексик-грамматик тљркемчђ­лђре.Традицион рђвештђ сыйфатлар татар телендђ ике тљр­кемчђгђ – а с ы л џђм н и с б и сыйфатларга бњленђлђр. Соћ­гы елларда чыккан грамматикаларда шулай ук т а р т ы м сыйфатлары дигђн тљркемчђ аерып књрсђтелђ башлады.

А с ы л с ы й ф а т л а рпредметныћ нинди дђ булса билге буенча сыйфатын белдерђлђр. Грамматик хезмђтлђрдђ аларны «предметныћ саф билгесен белдерђ» торган сыйфатлар дип тђ атыйлар (Д.Г.Тумашева). Билге тљшенчђсенећ ничек формалашуына карап, асыл сыйфатлар њз эчлђрендђ икегђ аерып карала:

а) кешенећ сизњ-тою органнары аша кабул ителђ торган билгелђр: яшеляфрак, яктыкљн, салкынќил, ќиллеџава џ.б. Мондый асыл сыйфатларны билгенећ турыдан-туры яшђеш практикасы нигезендђ кабул ителњенђ карап, э м п и р и к сыйфатлар дип атыйлар;

б) турыдан-туры сизњ-тою органнары аша кабул ителми торган, предмет џђм билгелђрне чагыштыру, охшату, гомумилђштерњ (ассоциация) нигезендђ барлыкка китерелгђн билгелђр: акыллы бала, белемлестудент, усалэт, хђй­лђ­кђртљл­ке џ.б. Мондый сыйфатлар р а ц и о н а л ь сыйфатлар дип атала [Карагыз: Латфуллина, 2003: 8-9]. Асыл сыйфатлар тамыр џђм ясалма булалар:

ак, кара, яшь, зур, кечкенђ, усал, юаш, кыю – тамыр сыйфатлар;

тозлы, ямьле, кљчле, ваемсыз, кунакчыл – ясалма сыйфатлар.

Асыл сыйфатлар дђрђќђ белђн тљрлђнђлђр џђм бу њзен­чђлек асыл џђм нисби сыйфатларны аеруда тљп морфологик билге булып тора: усал, усалрак, ић усал, кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт.

Н и с б и с ы й ф а т л а р,асыл сыйфатлардан аермалы буларак, предметныћ саф билгесен белдермилђр, бер предметныћ икенче предметка т љ р л е-т љ р л е м љ н ђ с ђ б ђ т е бу очракта билге буларак кабул ителђ.

а)вакыт белдерњгђ бђйле билге: кышкыюл, язгычђчњ, кљзгекљн, кышлыкутын, бер кљнлек эш, соћгыхат џ.б.;

б) урынга мљнђсђбђтле билге: љйдђге хђл, баздагыбђрђћ­ге, судагыбалык, књктђгейолдызлар, ќирлесљйлђш џ.б.;

в) предметны икенче бер предметка яки књренешкђ мљ­нђсђбђтле рђвештђ характерлый: ђдђбиђсђр, гыйльмихез­мђт, фђнникараш, тарихивакыйга, сыйнфыйкљрђш, иќ­тимагыйхђл; дипломлыегет, атлы(атка атланган) кеше;

г) предметны нинди дђ булса билгесе буенча характерлый: башлышикђр, ќиделелампа, кђгазьлеконфет, шакмаклыдђфтђр џ.б.

Мисаллардан књренгђнчђ, нисби сыйфатлар џђрчак ясалма була. Ќљмлђдђ алар башлыча исем белђн белдерелгђн кисђкне ачыклап, аергыч функциясендђ килђ:

Уяна кошлар тирђктђ, Ќђйгеќил куя исеп… (С.Хђким). Сабыр гына искђн урман ќиле Айлыюлга чђчђк сибђли (Х.Ту­фан). Язсын безгђ соћгы кљчне ќыеп, Ак болытка очып менђргђ (Зљлфђт).

Аерым очракларда нисби сыйфатлар, асыл сыйфатлар кебек њк, хђбђр булып килергђ дђ мљмкин, ђмма аларныћ хђл функциясендђ кулланылуы књзђтелми: тђрђзђлђр ябык, ишек биклеџ.б.

Морфология буенча хезмђтлђрдђ асыл џђм нисби сыйфатларныћ њзара мљнђсђбђте, нисби сыйфатларныћ асыл сыйфатларга књчње хакында да кызыклы књзђтњлђр китерелђ. Алда ђйтелгђнчђ, асыл сыйфатлар тамыр џђм ясалма бу­лалар. Ясалма асыл сыйфатларда књпмедер дђрђќђдђ ясагыч ни­гез (мотивлаштыручы сњз) белђн бђйлђнеш, мљнђсђбђт сак­лана. Ђйтик, ђдђпле (бала), тђмле (аш), тозлы (кыяр), оялчан(егет), эшчђн (кеше) кебек сыйфатларда нигездђге исем яки фигыль белђн бђйле билге, предмет яки эш-хђлдђн аерымланып, мљс­тђкыйль б и л г е г ђ якынлашкан дип бђя­лђнђ; мондый берђмлеклђрнећ кайберлђрен асыл џђм нисби сыйфатлар арасында торган сњзлђр дип карау да бар.

Т а р т ы м с ы й ф а т л а р ы дигђн тљркемчђгђ кайбер хезмђт­лђрдђ исемгђ -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган сњз­лђрне кертђлђр: куянныкы, бњренеке, студентныкы џ.б.[Тумашева, 1964: 86-88 ] Ђм­ма без алдагы параграфларда -ныкы/-неке кушымчасы турындагы башка карашларны да китердек. Безнећ фикеребезчђ, мондый сњзформаларны сыйфатларга кертеп карау бик њк ућышлы тњгел. Ђйтик, яулык ђнинекетезмђсе тышкы яктан рус телендђге «мамин платок» тезмђсенђ (краткое прилагательное) мђгънђ ягыннан якын булса да, татарча алар аерым сњз булудан бигрђк, сњзформаларга якын то­ралар.

§ 46. Сыйфатларныћ лексик-семантик тљркемчђлђре.Тел белемендђ сыйфатларныћ кулланылышы буенча теллђрне тљрле типологик тљркемнђргђ бњлеп карау бар. Телебездђ исемнђрне ачыклап еш кына икенче исемнђр килњгђ йон (кофта), агач (йорт), таш (књпер) џђм предметныћ эш-хђл буенча билгесен белдерђ торган књптљрле сыйфат фигыль формаларыныћ кулланылуына карамастан туган (ќир), укыган (кеше), барыр (ќир), килђсе (кунак), булачак (ќыелыш) џ.б., сыйфат сњз тљркеменећ лексик составы да шактый бай џђм књп­тљрле. Бу бигрђк тђ сыйфатларныћ сњзлек байлыгын хђзерге фђндђ кабул ителгђнчђ, м ђ г ъ н ђ в и - л е к с и к (лексик-семантик) тљркемнђргђ бњлеп љйрђнгђндђ ачык књренђ.

1. Т љ с белдерњче сыйфатлар: ак, кызыл, кара, зђћгђр, яшел, књк, сары, ал, соры, кљрђн џ.б. Тљс белдерњче сыйфатлар арасында тамыр сыйфатлар белђн бергђ тљрле ысуллар белђн ясалганнары да шактый: аксыл зђћгђр, алсу-кызыл, аксыл кљрђн, сыек яшел, куе яшел џ.б.

Ниндирђк предметларны яки затны белдерњлђренђ карап тљс сыйфатларын њз эчлђрендђ дђ тљркемлђргђ мљмкин:

а) п р е д м е т л а р н ы ћ тљсен белдерђ торган сыйфатлар: ак кар, алчђчђк, зђћгђр књк, кљрђнкњлмђк, кызыляулык, яшел њлђн џ.б.;

б) к е ш е н е характерлый торган сыйфатлар: коћгырт књз, ќирђнсакал, соры књз, ак сакал, сарычђч џ.б.;

в) ќ а н в а р л а р н ы ћ тљсен белдерђ торган сыйфатлар: кола сыер, кобаат, ќирђн бия, чуартавык, кара-туры ат, акбњз тай, бурлы бия џ.б.;

г) к њ ч е р ел м ђ (метафорик) мђгънђдђ еш кулланыла торган тљс белдерњче сыйфатлар: сары сагыш, ак књћел, ак љмет, кара кайгы, зђћгђр хыял џ.б.

2. Шђхеснећ т ы ш к ы (ф и з и к) с ы й ф а т л а р ы н белдерђ торган сыйфатлар: матур, чибђр, гњзђл, сљйкемле, нђфис, ямьсез, аксак, сукыр, ябык, таза, юан џ.б.

3. Шђхеснећ э ч к е с ы й ф а т л а р ы н, х а р а к т е р ы н белдерђ торган сыйфатлар:

а) ућай сыйфатлар: кљчле, батыр, акыллы, ипле, сабыр, гадел, чая, шаян, ќитди, ќитез, зирђк, кљлђч, горур, кыю, талђпчђн, гади, тђвђккђл, эшчђн џ.б.;

б) тискђре сыйфатлар: усал, явыз, хђйлђкђр, ахмак, алдакчы, ќњлђр, кабђхђт, иренчђк, ялкау, ђрсез;

в) нейтраль сыйфатлар: оялчан, юаш, уйчан, хисле, гади, хыялый, ваемсыз џ.б.

4. Т ђ м ягыннан билгене белдерњче сыйфатлар: тђмле, баллы, лђззђтле, татлы, ачы, ђче, тђмсез, тозлы, тозсыз, сусыл џ.б.

Алма – татлы, ќылы тойса, Алма – ачысуык тисђ (И.Ик­санова). Ул аланда пешкђн ќимешлђрем Џаман сусыл, џаман татлыђле (Ф.Яруллин). Хатыны да ипле, чибђр, кунакчыл булып чыкты (М.Хђбибуллин). Авылларга чыкты кљз кереп, ђйлђнде баш, кљлђчйљз књреп (М.Ђгълђмов). Эш­чђн џђм гадел булганы љчен яратабыз без аны (М.Хуќин).

5. Хайваннарны џђм ќђнлеклђрне характерлый торган сый­фатлар: елгыр, уйнак, шаян, елдам, чаптар, љркђк, куркак, йљгерек, чыгымчы, симез, арык, кљр, кысыр, буаз, мњклђк џ.б.

И куян, куркаккуян, йомшак куян! (Г.Тукай). Йљрђк ярылмаса чаптар атларТуктармыни тояк кителеп… (М.Ђгъ­лђм). …Ђмма елдам аты хуќасының дилбегђгђ кагылуын тойды (М.Хуќин).

6. С и з њ –т о ю аша беленђ торган сыйфатлар: авыр, ќићел, эссе, салкын, суык, куе, каты, йомшак, кызу, кайнар, дымлы џ.б.;

7. Предметларныћ ф о р м а с ы н, з у р л ы г ы н, к њ ­ л ђ м е н белдерђ торган сыйфатлар: зур, олы, мђџабђт, тар, озын, кић, иркен, ерак, якын, сљзђк, текђ, авыш, тњгђрђк, озынча џ.б.

§ 47. Сыйфат дђрђќђлђре.Дђрђќђ белђн тљрлђнњ – асыл сыйфатларга хас бердђнбер грамматик категория. Татар телендђ дђрђќђ категориясе, башка тљрки теллђрдђге кебек њк, билге чамасыныћ џ ђ р т љ р л е њ з г ђ р е ш е н – уртача дђ­рђќђсен, билгенећ чагыштырмача артыграк, яки уртача дђ­рђќђдђн кимрђк булуын, ић югары дђрђќђсен – чиген белдерђ. Дђрђќђнећ бу рђвешле белдерелње белђн татар теле баш­ка теллђрдђн, ђйтик, рус теленнђн аерылып тора. Рус телендђ сыйфатлар билгенећ чагыштырма дђрђќђсен генђ (степени сравнения) белдерђлђр [Тумашева, 1964: 89 ].

Татар телендђ сыйфатларныћ дњрт дђрђќђсе аерып љйрђ­нелђ: т љ п дђрђќђ, ч а г ы ш т ы р у дђрђќђсе, а р т ы к л ы к дђрђќђсе, к и м л ек дђрђќђсе.

Т љ п д ђ р ђ ќ ђ.Сыйфат бернинди љстђмђ кушымча алмаган хђлдђ тљп дђрђќђдђ була. Ул билге чамасыныћ уртача бер халђтен (нормасын) белдерђ: суык, ќылы, кызыл, яшел џ.б.

Љстђ кояш, зђћгђр књк гљмбђзе, Яшел хђтфђ кырлар тњбђндђ (Ђ.Хђсђнов). Зђћгђр књк џђм зђћгђрдићгез, Йолдызлар монда бары (Р.Вђлиев). Кызу каным уйнар оланнарда, Уйларымныћ калыр кайсысы? (Ф.Сафин).

Ч а г ы ш т ы р у д ђ р ђ ќ ђ с е предметтагы билгенећ уртача дђ­рђќђдђн а р т ы г р а к булуын белдерђ: матуррак, ќи­тез­рђк, кызурак џ.б.

Чагыштыру дђрђќђсе сыйфат нигезенђ -рак/-рђк кушымчасы ялганып ясала џђм контекстта чагыштырыла торган икенче бер предмет (шђхес) була, яки ул сњз сљрешеннђн аћлашыла: Агыйделдђн кићрђк, дићгездђн кљчлерђк, аћардан яшьрђк џ.б.

И књћелнећ шаулап аккан Чишмђдђн сафракчагы! (Г.Тукай). Яктыракяна Казан утлары Чакыра безне њзенђ џаман (Р.Вђлиев).

Сљйлђм эчендђ сыйфатларныћ чагыштыру дђрђќђсе љч тљрле юл белђн белдерелђ:

а) а н а л и т и к – с и н т е т и к юл белђн, ягъни, чагыштырыла торган предметлар аерым сњз белђн бирелђ, сыйфатка -рак/-рђк кушымчасы ялгана: Идел Агыйделдђн озынрак; ул синнђн олырак џ.б.

Анда таћнар ќђйге дићгез

Балкуыннан нурлырак,

Анда ќырлар сандугачныћ

Сайравыннан моћлырак (Н.Исђнбђт);

б) с и н т е т и к юл белђн, ягъни кушымча ярдђмендђ белдерелђ. Бу очракта дђрђќђ мђгънђсе ике тљрле формалашырга мљмкин:

1) чагыштырыла торган предмет сњз сљрешеннђн аћлашылса, сыйфат билгенећ артыграк булуын белдерђ: пљх­тђрђк, тырышрак; Кђќђ ђйтђ: «Сарык абзый, син кљчлерђк», Сарык ђйтђ: «Син, сакалбай, гайрђтлерђк»… (Г.Тукай);

2) чагыштыру мђгънђсе аналитик юл белђн ягъни кушымчасыз, аерым сњзлђр ярдђмендђ белдерелђ: миннђн яшь, авылдан зур, шђџђрдђн кечкенђ џ.б.

Аттан биек,эттђн тђбђнђк (табышмак).

Тел кылычтан њткен, Калђм телдђн дђ њткен (мђкаль).

Чагыштыру төсмере булмаганда –рак/-рәк кушымчасы ялганган сыйфат билгенең артыклыгын түгел, киресенчә, уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын белдерә: кыскарак (күлмәк), олырак (апа) һ.б.

А р т ы к л ы к д ђ р ђ ќ ђ с е. Татар телендђ сыйфатларныћ артыклык дђрђќђсе билгенећ ић югары дђрђќђсен, чиген белдерђ. Артыклык дђрђќђсендђге сыйфат предметлардагы билгене чагыштыру аша белдерђ, мђсђлђн, ић бђхетле (кљн), ић яхшы (укучы), ић яћа (костюм); билгенећ ић югары чиген чагыштырудан башка, абстракт рђвештђ дђ белдерергђ мљмкин. Мђсђлђн: дљм караћгы (тљн), њтђ усал (кеше), япа-ялгыз (хатын), тып-тын (урман) џ.б.

Артыклык дђрђќђсен белдерђ торган универсаль чара булып телебездђ ић кисђкчђсе санала, ул телђсђ нинди сыйфат белђн килђ ала: ић яхшы, ић матур, ић зур, ић биек, ић кара, ић ак. Мисаллардан књренгђнчђ, бу кисђкчђ нигездђ артыклык дђрђќђсен чагыштыру тљсмере белђн белдерђ.

Ић бљек максат безем: хљр мђмлђкђт, – Хљр Руссия! (Г.Тукай).

Хђсрђтемнећ ић ачысы син, ђйе син… (Ф.Яруллин).

Абстракт мђгънђдђге артыклык дђрђќђсе башка тљрле кисђкчђлђр белђн дђ бирелђ ала: чем кара, ќете кызыл, дљм караћгы, њтђ ќаваплы, шыр ялангач, чалт аяз, тома сукыр, шыгрым тулы џ.б.

Чем кара карлыгачлары, Гљнаџсыз иде яры... (Р.Вђлиев). Шыгрым тулы џава йолдыз белђн (Зљлфђт). Алтынсу чђчле, ќете зђћгђр књзле бу кызга нибары егерме биш тулып килсђ дђ, аныћ кыяфђте яшенђ туры килми (З.Хљснияр). Аныћ љчен њтђ ќаваплы эш иде бу (Р.Мљхђммђдиев).

Тљс белдергђн џђм кайбер башка сыйфатларда артыклык дђрђќђсе кабатлау юлы белђн белдерелђ. Бу очракта сыйфатларныћ беренче иќеге беркадђр њзгђртеп кабатлана: кап-кара, кып-кызыл, сап-сары, ямь-яшел, зђп-зђћгђр. Сыйфатларныћ бу формасы тел белемендђ «кљчђйтелгђн формалар», ягъни и н т е н с и в дип йљртелђ.

Ќђйге таћ. Зђп-зђћгђр књк йљзе, яшђргђ иде ди књћеллђр (Н.Арсланов). Алда бит ап-ак кыш – ак љмет... (Ф.Яруллин). Урманында кып-кызыл кура ќилђк тђ ќирќилђк (Г.Тукай).

Артыклык дђрђќђсен бу рђвешле белдерњ тљс белдергђн сыйфатларда гына тњгел, кайбер башка сыйфатларда да бар. Мђсђлђн: япь-яшь, кђп-кђкре, кап-караћгы, яп-якты, нђп-нђзек џ.б.

Књћелем минем япь-яшь калыр, џич картаймас... (Г.Тукай). Ђйттем тып-тын карурманга, Ђй шаулады, ђй ќил­лђде... (Ф.Яруллин). Яп-ялангач, нђп-нђзек, лђкин кеше тљсле њзе, Урта бармак буйлыгы бар маћгаенда мљгезе... (Г.Тукай).

Сыйфатларны бу рђвешле кыскартып кабатлау тулы кабатлаудан барлыкка килгђн дигђн фикер дђ бар, ђйтик, зђћгђр-зђћгђр, туры-туры рђвешендђ. Ђмма хђзерге телдђ мондый кабатлаулар књпчелек очракта предметларныћ бњ­лен­гђнлегенђ ишарђ ясый: вак-вак књллђр, тђмле-тђмле конфетлар, зур-зур йортлар џ.б.

Корылык џђр урыннарда. Кибђ вак-вак кына књллђр (Г.Ту­кай). Књр, чишмђлђр књпме, вак-вак таштан... (Р.Гаташ). Улына тђмле-тђмле конфетлар алып килгђн (сљйл.т.).

Сирђгрђк мондый кабатлаулар мђгънђне кљчђйтњгђ дђ хез­мђт итђ. Мђсђлђн:

Тып-тыныч тљн, књклђр аяз,

Идел љсте зђћгђр, зђћгђр... (Р.Гаташ).

Аерым очракларда кљчђйтелгђн билге тасвирлама юл бе­лђн дђ белдерелергђ мљмкин: матурларныћ матуры, ућ­ган­ныћ ућганы, гњзђлдђн гњзђл џ.б.

Кимлек дђрђќђсе предметтагы билгенећ уртача дђ­рђ­ќђдђн кимрђк булуына күрсәтә. Мондый мђгънђ тљс белдерњче сыйфатларда морфологик юл белђн, ягъни махсус кушымчалар ярдђмендђ белдерелђ. Мђсђлђн: књк – књг-елќем, књк-сел; ак – ак-сыл, ал – ал-су, зђћгђр – зђћгђр-су; кайбер сыйфатларда нигез кыскара: яшел – яшь-келт, кызыл – кыз-гылт, сары – сар-гылт; -кылтым/-келтем кушымчасы књб­рђк тђм белдергђн сыйфатларга ялгана: ђче – ђч-келтем, тљче – тљч-келтем.

Эчкђрђк кергђн саен ђрђмђлек куера барды, кызарып ќитмђгђн баланнар, саргылт-яшел милђшлђр ешрак очрады (Г.Бђширов). Књкселяллы йљгерек поездлар, мине кайчан алып китђрсез, Казаныма кайчан илтђрсез, Књкселяллы йљгерек поездлар (Н.Хисамов).

Билгенећ кимрђк булуын, кљчсезлђнњен књрсђтњ инерциясе телдђ гомумђн алганда њзен шактый сиздерђ, лђкин ул тоташ бер система барлыкка китерми, тљрле сыйфатларда тљрле-тљрле юллар белђн белдерелђ. Мђсђлђн: ќылымса су, тилемсђ кеше, кыскача ђйтњ џ.б. Еш кына билгенећ билгеле бер чамада булуын белдерњ љчен гына/генђ кисђкчђсе дђ килђ: матур гына, яхшы гына, чибђр генђ џ.б.

– Конец работы –

Эта тема принадлежит разделу:

Югары уку йортлары љчен дђреслек

Ф М Хисамова... ТАТАР ТЕЛЕ...

Если Вам нужно дополнительный материал на эту тему, или Вы не нашли то, что искали, рекомендуем воспользоваться поиском по нашей базе работ: Фигыльдђн исем ясагыч кушымчалар.

Что будем делать с полученным материалом:

Если этот материал оказался полезным ля Вас, Вы можете сохранить его на свою страничку в социальных сетях:

Все темы данного раздела:

Югары уку йортлары љчен дђреслек
    Казан «Мәгариф» нәшрияты     УДК 811.512.145 (075.8) ББК 81.2Тат я73 Х 49 &nb

Хисамова Ф.М.
Х 49 Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары љчен дђреслек / Ф.М.Хисамова.–Казан: Мәгариф, 2006.— .335 б. ISBN 5-7761-1461-6   Югары уку йортлары өч

М орфология
§ 1. Морфологиянећ љйрђнњ предметы џђм бурыч­лары. Морфология – грамматиканыћ бер љлеше. Грам­матика – тел белеме фђненећ телнећ тљзелешен, сњзлђр тљрлђнешен, ќљмлђ тљзњ юлларын џђ

МОРФЕМИКА
§ 5. Морфемика џђм аныћ тел белемендђ тоткан урыны.М о р ф е м и к а– ул тел белеменећ с њ з т љ з е л е ш е н љйрђнђ торган бњлеге. Соћгы вакытта татар тел белемендђ сњз тљзелеше

СҮЗ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ.
§17. Морфологик ысул белђн сњз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белђн бђйлђнештђ булган сњз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сњзлђр кушу), м о р ф о л о г и к-

Килешнећ грамматик мђгънђлђре.
§ 28. Килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең синтаксик функцияләре.Килеш категориясе, килешлђр белђн тљрлђнњ телдђ, сљйлђмне оештыруда га

Тартым категориясе.
§ 36. Исемнең тартым белән тљрлђнеш њзенчђлеклђре. Тартым - тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категория. Аныћ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е – предметныћ к

Исемнђрнећ ясалышы..
§ 39. Гомуми төшенчә.Татар телендђ исемнђр ф о н е т и к, л е к с и к- с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к (ку­шымчалау), с њ з к у ш у џђм м о р ф о л о г и к-с и н т

Исемнђн сыйфат ясагыч кушымчалар.
-лы/-ле кушымчасы.Бу кушымчаны без алдагы бњ­лек­лђрдђ ике функцияле кушымчаларга керткђн идек. Њзенећ универсальлеге џђм књп кенђ очракларда форма ясагыч кушымча рђв

Фигыль Исем
язу – язмау язу – язу тњгел буяу – буямау буяу – буяу тњгел њлчђњ – њлчђмђњ њлчђњ – њлчђњ тњгел язучы – язмаучы язучы – язучы тњгел

Берлек Књплек
II з. -Æ -ыгыз/-егез, -гыз/-гез III з. -сын/-сен -сыннар/-сеннђр.   Т у л ы тљр зат кушымчалары белђн х ђ з е р г е заман, б и л г е с е

Берлек Књплек
I з. бар-а-м (мын) бар-а-быз II з. бар-а-сыћ бар-а-сыз III з. бар-а &A

Берлек Књплек
I з. бар-ды-м/кил-де-м бар-ды-к/кил-де-к II з

Берлек Књплек
I з. бар-ган-мын/кил-гђн-мен бар-ган-быз/кил-гђн-без

Берлек Күплек
I з. бара иде-м бара иде-к II з. бара иде-ң бара иде-гез III з. бара иде бара-лар иде, (

Берлек Күплек
I-з. барган иде-м барган иде-к II-з. барган иде-ң барган иде-гез III-з. барган иде барган-нар

Берлек Күплек
I з. бара торган иде-мбара торган иде-к II з. бара торган иде-ңбара торган иде-гез III з. бара торган иде

Берлек Күплек
I з. барыр-мын, киллер-менбарыр-быз, киллер-без II з. барыр-сың, киллер-сең

Берлек Күплек
I з. бар-ма-м бар-ма-быз II з. бар-мас-сың бар-мас

Берлек Күплек
I з. барачак-мын барачак-быз II з. барачак-сың барачак-сыз III з. бара-чак барачак-лар Заманның юклык формасы –ма/-мә кушымчасы

Берлек Күплек
I з. барачак иде-м барачак иде-к II з. барачак иде-ң барачак иде-гез III з. барачак иде барачак иде-

Ган бар, -ган (юк) әйләнмәсе.
Үткән заман сыйфат фигыль һәм бар, юк модаль сүзләре белән ясалган бу әйләнмә үткән заман хикәя фигыльләрг

Берлек Күплек
I з. барган-ым бар барган-ыбыз бар II з. барган-ың бар барган-ыгыз бар III з. барган-ы б

Боеру наклонениесе (боерык фигыль).
§ 85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.Боерык фигыльнең махсус грамматик күрсәткече юк, ул нуль формада килә, һә

Берлек Күплек
I з. - - II з. (син) бар, кил! (сез) бар-ыгыз, кил-егез III з. (ул) бар-сын, кил-сен (алар) бар-сыннар

Берлек Күплек
I з. бар-с-ам, кил-сә-м бар-са-к, кил-сә-к II з. бар-са-ң, кил-сә-v

Хикәя фигыль Теләк фигыль
Мин бара-м, укый-м (бара-мын, укый-мын) Мин барый-м, укый-м Без бара-быз

Берлек Күплек
I з. Мин бара алам Без бара алабыз II з. Син бара аласың Сез бара аласыз III з. Ул бара

Берлек Күплек
I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар

Юнәлеш категориясе.
§ 92. Гомуми төшенчә.Ю н ә л е ш – эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар тел

ДЂРЂЌЂ КАТЕГОРИЯСЕ.
(Аспектуальлек) § 98. Гомуми төшенчә. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен белдерњ — тљрки теллђр љчен њзенчђлекле л е к с и к-г р а м м а т и к категория. У

Килђчђк заман сыйфат фигыльләр.
§ 107. –ыр/-ер (-ар/әр) –р формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре.–ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль ясалганда кушымчалар түбәндә

Ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.
С у б ъ е к т мәгънәсе: а) сыйфатланмыш янындагы тартым кушымчасы аркылы белде­релђ:Ђйтер сњзем ђйтђ алмадым Књћеллђрем тулганга

Р кушымчалы сыйфат фигыльдђн ясалган икенчел формалар.
-лык/-лек џђм -дай/-дђй кушымчалары ярдђмендђ килђчђк заман сыйфат фигыльнећ икенчел формалары ясала. Искђрмђ. -лык/-лек, -дай/-дђй кушымчалары, мђгъл

Хђзерге заман сыйфат фигылләр.
§ 117. -учы/-њче кушымчалы сыйфат фигыль. Ясалышы һәм мәгънәләре. -учы кушымчалы хђзерге заман сыйфат фигыль гомумђн татар телендђге сый

А торган формасында эш башкаручы субъектныћ белдерелње.
а) -а торган формасы белдерелгђн процессныћ субъекты сый­фатланмыш аркылы бирелђ: Бик ачык, сњзгђ ќитез, егђрле, колхоз­чылар белђн њз булып сљйлђшђ торган кеше (Н.Ис

Хәл фигыль.
§ 124. Гомуми төшенчә. Хәл фигыль – ф и г ы л ь һәм р ә в е ш билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль формасы. Ике сүз т}

Исем фигыль
§ 130. Гомуми тљшенчђ. Исем фигыль - њзендђ фигыль џђм исем њзенчђлеклђрен берлђштергђн затланышсыз фигыль формасы. Хђзерге ђдђби телдђ исем фигыль -у/-њ кушымчасы белђн яса

Исем фигыль Исем
уку – укымау уку – уку тњгел язу – язмау язу – язу тњгел буяу – буямау буяу – буяу тњгел сайлау – сайламау сайлау – сайлау тњгел (Билгеле булганча, фигыльлђрдђ ю

Инфинитив.
§ 133. Ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре.Татар телендә инфинитив –ырга/-ергә, -рга кушымчасы белән ясала. Типологик планда и

Фигыльләрнең ясалышы[46].
§ 134. Морфологик юл белән фигыль ясалышы.Татар телендә иң актив фигыль ясагыч кушымчалар: –ла/-лә, лан/-лән, -лаш/-ләш. Алар төрле

Рәвеш.
§ 136. Гомуми төшенчә. Л е к с и к – с е м а н т и к яктан рәвеш э ш – х ә л билгесен, яки б и л г е н е ң билгесен белдерә: тиз (эшли),

Рәвешләрнең ясалышы.
§ 138. Рәвешләрнең лексик составы. Рәвешләр төрләнми торган сүз төркеме булганлыктан, аларда форма ясалышы юк дәрә

Морфологик юл белән рәвеш ясалышы.
–ча / -чә кушымчасы ярдәмендә исемнәрдән, алмашлыклардан, рәвешләрдән һәм төрле фигыль формаларыннан рәв

Аваз ияртемнәре.
(Ияртемнәр) § 142. Гомуми төшенчә. А в а з и я р т е м н ә р е - үзенчәлекле сүз төркеме. Кеше тавышына, х

Бәйлек.
§ 147. Гомуми төшенчә. С е м а н т и к яктан бәйлекләр г р а м м а т и к м ә г ъ н ә белдерәләр, ягъни алар телдә сүзл&#

Теркәгечләр.
§ 151. Гомуми төшенчә.Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне ү

Кисәкчәләр
§ 153. Гомуми төшенчә.Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгън&#

Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.
а) шатлану, канәгатьләнү, соклануны белдерә торган ымлыклар: и, әй, их, иһи, әй, ай-яй, абау, сөбханалла, бәрәкалла һ.б.

Модаль сњзлђр.
§157. Гомуми тљшенчђМодаль сњзлђр сљйлђмдђ модальлек белдерњнећ лексик чарасы буларак билгелђнђ. Белгђнебезчђ, модальлек, кић мђгънђдђ, сљйлђмнећ чынбарлыкка тљрле-тљрле мљнђсђбђте

Морфемика.
§5. Морфемика һәм аның тел белемендә тоткан урыны. §6. Морфема һәм аның төрләре. §7. Сүз тамыры һәм аны

Сүз ясалышы.
§15. Сүз ясалышы һәм аның тел белмендәге урыны. §16. Сүз ясалыш структурасы. 1. Сүз ясалыш мәгънәсе. 2. Сүз яс

Сыйфат.
§43. Гомуми төшенчә. §44. Сыйфатларның исемләшүе. §45. Сыйфатларның лексик-грамматик төркемчәләре. §46. Сыйфатларны&

Алмашлык.
§55. Гомуми төшенчә. §56. Алмашлыкларны төркемләү. §57. Алмашлыкларның мәгънә буенча төркемнәре. §58. Зат алма

Фигыль.
§66. Гомуми төшенчә. §67. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе). §68. Фигылҗнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәр

Хикәя фигыль.
§74. Гомуми төшенчә. §75. Хәзерге заман хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең үткән заман формалары. §76. Категорик үтк|

Шарт наклонениесе (шарт фигыль).
§87.Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. §88. Шарт фигыльнең функциональ-семантик кыры. §89. Теләк наклонениесе. §90. Шартлы тел&#

Дәрәҗә категориясе (аспектуальлек).
§98. Гомуми төшенчә. §99. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен кушымчалар ярдәмендә белдерү. §100. Эшнең w

Сыйфат фигыль.
§102. Гомуми төшенчә. Үткән заман сыйфат фигыльләр. §103. Ясалышы һәм төп функцияләре. §104. –ган кушымчалы сыйфат ф

Рәвеш.
§136. Гомуми төшенчә. §137. Рәвешләрнең мәгънә буенча төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы. §13

Аваз ияртемнәре (ияртемнәр).
§142. Гомуми төшенчә. §143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик төркемнәре. 1. Хайван, җәнлек, кош-корт, б}

Хотите получать на электронную почту самые свежие новости?
Education Insider Sample
Подпишитесь на Нашу рассылку
Наша политика приватности обеспечивает 100% безопасность и анонимность Ваших E-Mail
Реклама
Соответствующий теме материал
  • Похожее
  • Популярное
  • Облако тегов
  • Здесь
  • Временно
  • Пусто
Теги