а) тәмамланган үткән заман сөйләү моментыннан а л д а булган,
ү т к ә н н е ң б и л г е л е б е р м о м е н т ы н д а процесс рәвешендә башкарылган эш-хәлләрне белдерә:
Кара Чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә кулубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. (М.Мәһдиев). Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан гына әрәмәгә чыгып китә идек тә, яшел аланда рәхәтләнеп әүмәкләшә идек. (Г.Мөхәммәтшин). Монда эштән туктаган арада еш кына шашка уйнап маташалар иде, әмма картка каршы уйнаучы юк иде (Ш.Камал);
ә) заманның бу мәгънәсендә контекстта үткәннең билгеле моментына ишарәләүче сүзләр булып вакыт рәвешләре, яки –ды, -ган, -ганда формалы фигыльләр килә:
Музыка һаман тын гынв уйный, балкон ишегенең ак пәрдәләреһаман тирбәлә иде (Г.Әпсәләмов). Ул килгәндәсоңгы сүзен сөйли иде Фәйрүзә... (М.Җәлил). Йөгерә-йөгерә озатырга килдең, Җилдә йөгерә иде үзәннәр... (М. Әгъләм). Туңгак алып капка янындагы каравыл өендә йоклап ята иде, аны шундук уяттылар (Н.Фәттах).
С и н т а г м а т и к мәгънәләр:
а) ч и к с е з фигыльләрдә бу заман формасы эшнең д ә в а м л ы булуын белдерә:
б) үткәндәге эшне с у б ъ е к т к а х а с б и л г е итеп белдерә:
Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга яраталар иде (Ф.Яруллин). Сафиуллин институтка укырга китте. Минем дә теләк зур иде, ләкин әни аркасында калдым. Чирли иде ул, җиде-сигез ел инде туктаусызчирли иде (Т.Миңнуллин).
К ү ч е р е л м ә мәгънәләр: аерым очракларда тәмамланмаган үткән заман сөйләү моменты белән туры килгән эш-хәлне белдерә, ягъни х ә з е р г е з а м а н мәгънәсендә кулланыла:
Апайның өсте-башы матур, йөзендә шатлык уйный. Ул хәзер берәүдән дә битен яшермичә, мактаганга кинәнеп, бөтенесенәелмаеп тора иде (Г.Бәширов). Учак сүнеп бара, вагонның ишеге яртылаш ачык, ишек янындагы абзыйның башы тирәсендә тәмәке уты җемелди иде(М.Мәһдиев). Сине көтеп тора идем әле (сөйләм теле). Чынлап та, кышкы көнсүнеп бара иде инде (Ә.Еники).
§ 79. Күптән үткән заман хикәя фигыль.Күптән үткән заман хикәя фигыль –ган кушымчалы – нәтиҗәле үткән заман һәм иде ярдәмче фигыле катнашында ясала: барган иде, килгән иде, кайткан иде, киткән иде; II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:
Если Вам нужно дополнительный материал на эту тему, или Вы не нашли то, что искали, рекомендуем воспользоваться поиском по нашей базе работ:
Берлек Күплек
Что будем делать с полученным материалом:
Если этот материал оказался полезным ля Вас, Вы можете сохранить его на свою страничку в социальных сетях:
МОРФЕМИКА
§ 5. Морфемика џђм аныћ тел белемендђ тоткан урыны.М о р ф е м и к а– ул тел белеменећ с њ з т љ з е л е ш е н љйрђнђ торган бњлеге. Соћгы вакытта татар тел белемендђ сњз тљзелеше
СҮЗ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ.
§17. Морфологик ысул белђн сњз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белђн бђйлђнештђ булган сњз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сњзлђр кушу), м о р ф о л о г и к-
Тартым категориясе.
§ 36. Исемнең тартым белән тљрлђнеш њзенчђлеклђре. Тартым - тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категория. Аныћ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е – предметныћ к
Исемнђрнећ ясалышы..
§ 39. Гомуми төшенчә.Татар телендђ исемнђр ф о н е т и к, л е к с и к- с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с њ з к у ш у џђм м о р ф о л о г и к-с и н т
Берлек Күплек
I з. Мин бара алам Без бара алабыз
II з. Син бара аласың Сез бара аласыз
III з. Ул бара
Берлек Күплек
I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар
II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар
Юнәлеш категориясе.
§ 92. Гомуми төшенчә.Ю н ә л е ш – эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар тел
ДЂРЂЌЂ КАТЕГОРИЯСЕ.
(Аспектуальлек)
§ 98. Гомуми төшенчә. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен белдерњ — тљрки теллђр љчен њзенчђлекле л е к с и к-г р а м м а т и к категория. У
Новости и инфо для студентов