рефераты конспекты курсовые дипломные лекции шпоры

Реферат Курсовая Конспект

Габдулла Тукай

Работа сделанна в 2006 году

Габдулла Тукай - Реферат, раздел Литература, - 2006 год - Реферат Габдулла Тукай (1886-1913) Выполнил Зарипов Эмиль Ученик 11 ...

Реферат ГАБДУЛЛА ТУКАЙ (1886-1913) Выполнил Зарипов Эмиль ученик 11 Б класса г. Нижнекамск, 2006 год Азмы какканны вә сукканны кутәрдем мин ятим Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. Габдулла Тукай Дөнья әдәбиятында мондый авыр язмышлы шәхесләр санаулыдыр.Шагыйрь нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән. Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң cөекле җырчысына әверелә. Тукай шигырьләрен, язмаларын укыганда хәйран каласың: сәламәтлекк&#124 1; дә туймаган ябык кына, кечерәк кенә буйлы бу кешегә шулкадәр рухи көч кайдан килде икән Күрәсең, халыктан, халык тормышын бөтен йөрәге белән тоюдан, аның өчен сызланудан, шатланудан, өметләнүд& amp;#1241;ндер. Кара урманнары, искиткеч әкиятләре, йөрәк өзгеч җырлары, моңнары белән Казан арты һәм Казаннан ерак Җаек каласы (Тукай анда 9 яшендә бара) шагыйрьнең тормыш һәм әдәби мәкт& #1241;бе булалар.

Кырлайның гүзәл табигате, аның самими кешеләре Габдуллада һәр күренешне образлы итеп кабул итәргә ярдәм итсәләр, Җаек аны шагыйрь буларак формалаштыра. 1895 елда Җаекта Газизә апасы гаиләсенә килү белән, Габдулланың кулдан-кулга күчеп йөрүе туктый. Монда аның шәкертлек чоры башлана.

Апасы һәм җизнәсе энеләрен укымышлы кеше итәргә телиләр һәм алдынгы уку йортларыннан саналган “Мотыйгыя” мәдрәсәсен ә бирәләр. Бу мәдрәсәд&a mp;#1241; гарәп-фарсы телләре & #1257;йрәтелә, Көнчыгыш классик әдәбияты укытыла.

Булачак шагыйрь мәдрәсәне& amp;#1187; җитәкчесе, алдынгы карашлы Мотыйгулла хәзрәт һәм аның улы Камил белән аралашып яши. Бу гаилә төрек һәм гарәп телендә чыга торган гәзит-журналлар да алдыра, һәм аларны& #1187; китап киштәләренд&#124 1; русча китаплар да күренгәли. Белемгә омтылган яшүсмер Габдуллага да алар белән танышу мөмкинлеге ачыла. 1905 елгы революция дулкыннары Җаекка да килеп җитә, азатлык, демократик хәрәкәт монда да активлаша.

Революция биргән мөмкинлектән файдаланып, Камил Мотыйгый “Уралец” нәшриятын һәм типографиясен сатып ала. Тукай шушы типографиягә хәреф җыючы булып эшкә урнаша.

Тора-бара тынгысыз журналист булып таныла. Җаек – Г. Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны.

Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь үзенең урыны хаклык, халык мәнф& #1241;гатьл&#1241 ;ре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды. 1905 елның ноябрендә Җаекта чыга башлаган “Фикер” газетасының беренче санында ук Тукай үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел-җ&#124 1;дит” һәм “Уклар” кебек журналларда к& #1199;пләгән шигыйрь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. “Уклар” журналы татар телендәге беренче сатирик басма булып, башыннан азагына кадәр Тукай редакциясендә чыгарыла. Җаек шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Уфада яхшы беләләр. Революция еллары яшь шагыйрьнең аның тиз үстерә. Аның иҗатында күтәрелгән мотивлар арасында татар халкын күп гасырлар буена басып торган иске, реакцион көчләргә һәм гадәтләргә каршы һөҗ&#1 199;мгә чакыру идеясе ачык чагыла.

Шушы мотивларда шагыйрьнең милли азатлык һәм мәгърифәтчелек хәрәкәте бел& #1241;н бәйле теләкләре алга чыга. Шагыйрь сатирага мөрәҗ& #1241;гать итә башлый. “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” (1906), “Хиссияте миллия” (1906) мәкаләләре һәм “Муллалар” (1909), “Ишаң” (1909) һ. б. шигыйрьләрендә яңалыкка каршы торучыларга кискен ут ача, милләткә хезмәт итүчеләрне зурлый, татар милләтенә шундый укымышлы, акыллы кешеләр кирәклеген әйтә. 1913 елда Гаяз Исхакыйның матбугатка кире кайтуын ишеткән шагыйрь аны “Мөхәррирг&#1241 ;” исемле шигыре белән сәламли. “Шиһап хәзрәт” шигырендә милләтебезгә мәгърифәт нуры чәчүче Шиһабеддин Мәрҗанига дан җырлый. 1907 елның көзендә Тукай Җаектан Казанга күчеп килә. Туган ягына ул өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайта.

Бу чорда ул политик лирикага да мөрәҗ& #1241;гать итә. Реакционерларның (“кара йөзләр”) татар халкын, Идел һәм Кама буйларын ташлап, Төркиягә күчәргә өндәүл&amp ;#1241;ренә каршы Г. Тукай “Китмибез!” шигыре белән җавап бирә, аңа гына хас үткенлек белән сатлык җаннарның чын йөзен ача. Казанга килүенең беренче көннәреннә н үк шагыйрь үзенә фикердәш һәм ышанычлы дуслар табарга тырыша. Һәм тиз арада ул Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Камал, Ф. Әмирхан шикелле алдынгы карашлы зыялылар белән аралашып китә. Дәртләнеп, җиң сызганып иҗат эшенә керешә. Әдәбият язмышы, аның үсеше өчен кайгырта. Һәр шагыйрь әдәбиятның язмышы өчен үзен җаваплы изәргә тиеш дигән фикер белән чыга. Бу уңайдан “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” мәкаләсен яза. Казанга килүгә, Ф. Әмирхан җитәкләг&a mp;#1241;н “Әл-ислах” газетасы эшендә актив катнаша башлый, 1908 елда Г. Камал белән бергә сатирик “Яшен” журналын чыгаруга ирешә. Аның беренче санында ук Тукай “Август башы” мәкаләсе белән чыгыш ясап, үзенең тоткан юлын, максатын, иҗат программасын күрәтә. Ләкин журнал 1909 елда чыгудан туктый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев мөхәррирлегенд&# 1241; сатирик журнал “Ялт-йолт” чыга башлый. Бу журналда эшләп, Г. Тукай татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерә, үзенең кыю әсәрләре белән замананың иң әһәмиятле сорауларына җавап һәм бәя бирә. Тукай бу елларда сатираның иң гүзәл үрнәге булган “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” (1908) поэмасын иҗат итә. Алдынгы татар җәмәгатьче леге реакцион көчләргә каршы юнәлтелгән бу әсәрне алкышлап каршы ала. Ф. Әмирхан үзенең рецензияендә “Тукайның бу & #1241;сәрен һәм “Яшен”дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңа татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады” дип яза. Шагыйрь иҗаты халык язмышы, тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Ул аның һәр сулышы белән яши: кайгырса – көенә, аз гына шатлыгы өчен дә сөенә. Халык иҗатын өйрәнү шагыйрьнең үз иҗатын халыкка тагын да якынайта.

Халык җәү&#1 211;әрләрен өйрәнү нәтиҗәсенд ә язылган әсәрләре артканнан-арта (“Таз”, “Су анасы”, “Милли моңнар”, “Кәҗә белән Сарык хикәясе”, “Шүрәле” һ. б.). Бу әсәрләрне& amp;#1187; теле дә саф татарча.

Аларда халыкның җанлы сөйләм телендәге поэтик чаралар, образлар урын алган.

Шагыйрь халыкның гүзәл үткәнен дә сагынып куя, бүгенге михнәтле тормышына борчыла. “Милли моңнар” шигырендә шагыйрьнең үз халкы, аның үткәне, бүгенгесе турындагы кичерешләр бирелә. Халык моңлы көй җырлый.

Бу көйдә аның бөтен тормышы чагыла.

Халыкның авыр тормышы өчен әрнү, аны яхшыртырга тырышу, шигъриятне кеше тәрбияләү, тормышны матурлау чарасы итеп карау шагыйрь иҗатының үзәгендә тора. Аның “Сәрләүх&a mp;#1241;сез” шигырендә шагыйрьнең җәмгыятьтә ге урыны күрсәтелә. Тукай үзе әйткәннәрг ә гомере буе тугры булып калды. Ул гомере буе халыкның “ачы хәсрәт көен” көйләде, “мәгънәсе юк көлке, уен” белән мавыкмады. 1911-1912 елларда Тукайның сәламәтлеге начарлана бара. Шулай да ул бу елларда Казан арты авылларында, Әстерхан, Уфа һәм Петербург кебек шәһәрл&amp ;#1241;рд& #1241; сәяхәт итә. Бу сәфәрләр халык тормышы, аның рухи хәзинәләре белән танышу ягыннан зур әһәмиятк&a mp;#1241; ия. Туган якларында булганнан соң, шагыйрь крестьян тормышының авыр якларын күрсәткән шигыйрьләрен яза. “Көзге җилләр” (1911), “Золым” (1911), “Авыл мәдрәс& #1241;се” (1912) шигыйрьләрендә һәм очеркларында халык өстенә килгән бәлаләрне сурәтли. 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый.

Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсенд&#1241 ; шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, Чөнки залимнәре, өтеннәре яклый алмадым. 15 (2) апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсе дә, икиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде.

Шагыйрьнең шигыйрь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгене& #1187; “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.

– Конец работы –

Используемые теги: Габдулла, Тукай0.048

Если Вам нужно дополнительный материал на эту тему, или Вы не нашли то, что искали, рекомендуем воспользоваться поиском по нашей базе работ: Габдулла Тукай

Что будем делать с полученным материалом:

Если этот материал оказался полезным для Вас, Вы можете сохранить его на свою страничку в социальных сетях:

Еще рефераты, курсовые, дипломные работы на эту тему:

Габдулла Тукай
Габдулла Тукай родился в апреле 1886 года в деревне Кушлавыч бывшей Казанской губернии. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки,… В этом уральском городке молодой Тукай познакомился с творчеством великих… Хозяин типографии заметил, что молодой корректор подбивает рабочих к недовольству, но принимать крутых мер не стал,…

Музей Габдуллы Тукая в г.Казани
Введение Немало в Казани мест, связанных с именем татарского народного поэта - основоположника татарской реалистической литературы - Габдуллы Тукая.… Здесь же в здании Восточного клуба он выступал со своими лекциями, а рядом… В создании экспозиции использован самый разнообразный материал книги, документы, музыкальные инструменты, произведения…

0.028
Хотите получать на электронную почту самые свежие новости?
Education Insider Sample
Подпишитесь на Нашу рассылку
Наша политика приватности обеспечивает 100% безопасность и анонимность Ваших E-Mail
Реклама
Соответствующий теме материал
  • Похожее
  • По категориям
  • По работам